Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Парад, Митинг, Фейерверк!

Алексеевскиларга 9 Майны кайда бәйрәм итәргә? «Заря», «Таң» хәбәрчеләре бәйрәмнең барлык программасын белделәр.

7.30 - 8.00 - ветераннар очрашуы: 40 Бөек Ватан сугышы ветеранын халыкны социаль яклау бүлеге "Апельсин" кафесына чәй эчәргә чакырачак. Аларны ташу өчен мәгариф һәм социаль яклау бүлекләренең ике "ГАЗеле" биреләчәк.
7.50 - 8.50 - Җиңү парады: "Кама" кинотеат-рыннан бистә үзәге аша Ватан өчен һәлак булганнарга куелган һәйкәл ягына тынлы оркестр, аның артыннан - сугыш җырлары смотрында катнашучылар колоннасы: аграр колледж һәм район мәктәпләре укучылары узачак. Бәйрәм йөрешен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары тәмамлаячак.

сүз уңаеннан

Җирле дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча 9 Майда Казаков урамында машиналар хәрәкәте көннең беренче яртысында ябылачак. Кич белән халыкның күңел ачуы вакытында автомобильләрне кую өчен дүрт мәйданчык: Чиркәү мәйданы, җәмәгать суды, "Ак Барс" банкы янындагы территорияләр һәм стадион эшләячәк.

8.50 - 10.00 - фронт боткасы һәм компоты белән сыйлау. Һәйкәл артында хәрби-кыр кухнясы урнашачак. Теләге булган кешеләр фронт рецепты буенча "Апельсин" кафесы поварлары пешергән ризыкларны татып карый алачаклар.
9.00 - 10.00 - һәйкәл янында тантаналы митинг: җыелучылар алдында район башлыгы Владимир Козонков, бистә мэры Александр Харитонов, район ветераннар оешмасы рәисе Шамил Мөлеков һәм район хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Дмитрий Дерунов чыгыш ясады.
10.00 - 11.30 - бәйрәм концерты: Мәңгелек ут янында бәйрәмгә килгән халык өчен үзешчән артистлар һәм коллективлар, шул исәптән атак-лы ветераннар хоры чыгыш ясаячак. Концерт тәмамланганнан соң һәйкәлгә веноклар куелачак һәм коралдан залп биреләчәк.
Бер үк вакытта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге укучылар өчен "Аҗаган" хәрби уены оештырачак, ул бистәнең 2нче мәктәбенең спорт стадионында узачак, район үзәгенең үзәк урамнары буйлап 5 һәм 10 километр арага мини-марафон булачак.
Шулай ук сәгать 10да Казаков урамында эчке эшләр бүлеге янында өлкәннәр өчен җиңел атлетика эстафетасы башланачак, ул район предприятиеләре һәм оешмалары арасында V спартакиада кысаларында узачак һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә туры китереләчәк.
11.30 - 13.00 - "Огонек": район мәдәният йортында Җиңү көненә багышлап бәйрәм чарасы үткәреләчәк, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм районның башка кешеләре чакырылачак.
18.00 - 19.00 - асфальтта рәсем ясау: бер сәгать дәвамында Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм конкурста катнашырга теләге булган башка балалар Чиркәү янындагы мәйданчыкта акбур белән сугыш турында рәсем ясаячаклар. Җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле бүләкләр көтә.
19.00 - 22.00 - халык-ның күңел ачуы: район кешеләре һәм кунаклары Җиңү көне бәйрәм ителәчәк 2нче мәктәп янындагы стадионга чакырылалар. Кич буена районның яшь һәм өлкән талантлары, шулай ук бәйрәмгә чакырылган танылган артистлар барысын да җырлары һәм биюләре белән сөендерәчәкләр. Традиция буенча стадион территориясендә эчемлекләр, туңдырма, шашлык һәм башка ашамлыклар сату оештырылачак. Шашлык әзерләү турындагы мәшәкатьләрне район кулланучылар җәмгыяте, "Биләр производствосы" кулланучылар җәмгыяте, "Эдем" ЧҖҖ, "Апельсин" кафесы һәм хәтта шәхси эшмәкәрләр үз өсләренә алачаклар.
22.00 - бәйрәм салюты.

саннар

Быел салют вакытында залп җибәреләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев