Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Рәхмәтле йөрәкләр салюты

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы. Безнең районда кан коюлы һәм әрнүле, яу кырларында сугышлар белән тулган көннәрнең шаһитлары да шуның кадәр диярлек калды.

Өлкәннәрнең алга тө-бәлгән күз карашлары, сугыш ветераннарының арыган, ләкин нур чәчеп торучы күзләре, балаларның шат көлүе - боларның барысы да бездә иң кадерле дип саналучы бәйрәм билгеләре. Кояшлы май иртәсендә йөзләрчә алексеевскилы һәлак булган солдатларны, тантанага килә алган сугыш ветераннарын хөрмәтләп искә алу өчен килгән. Ә алар исә азайганнан-азая бара. Районда фронтка киткән 12 меңнән артык кешенең нибары 70е генә исән-сау. Җиде меңгә якын алексеевскилы туган якларына әйләнеп кайта алмады.
Ветераннар алдыннан сафка тезелеп районның төрле мәктәпләре отрядлары узды. Алар алдында аграр колледжның булачак сугышчылары тез чүкте. Аларны Әфганстан һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары сәламләде.
Бу көнне Биләрдә Дан орденнарының ту-лы кавалеры Михаил Шляпниковның өен рес-таврацияләгәннән соң мемориаль такта ачылды.
Исән калганнарга район башлыгы Владимир Козонков йөрәк җылысы белән тулган сүзләрен әйтте. Аларга күңелләрне айкап ташлаучы җырлар, шигырьләр багышланды. Ә һәлак булганнар бер минут тын торып искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев