Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Салих Баттал исемендәге музейга – 10 яшь

Узган шимбәдә Зур Тигәнәледә Салих Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музеена ун яшь тулу уңаеннан тантаналы чара булып үтте.


Район башлыгы Владимир Козонков белән "Татнефтепром" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булып эшләгән һәм хәзер директорлар Советы рәисе Ралиф Зарипов авыл халкы өчен бик тә мөһим мәсьәләне - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне яңадан торгызуны һәм музей янәшәсенә күчерүне хәл иттеләр. Киләсе елда яңа урында һәйкәл ачылыр, дип өметләнәсе генә кала.
Әлеге чарада Казан шәһәреннәндә кунаклар бар иде. Зур Тигәнәледә туып үскән һәм күп еллар мөгаллимә булып эшләгән Гайнелбәнат апа Мәксутованың улы, язучы Рафаэль Сальмушев җитәкчелегендәге "Яшисе килә" клубы ветераннары катнашында зур концерт күрсәтелде.
Салих Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе белән тулырак әңгәмәне 2нче биттән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев