Заря
  • Рус Тат
  • 100 елдан соң...

    Шимбә көнне, 6 октябрьдә, 1нче Алексеевск урта мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйгага иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларыннан чыгарылыш укучылары җыелды. Әлеге бәйрәм көнендә укучылар һәм укытучылар кунакларга Сугышчан дан музеен күрсәтеп, мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр, анда ХХ гасыр сугыш низагларында катнашкан мәктәпнең чыгарылыш укучылары турында мәгълүматлар...

    Шимбә көнне, 6 октябрьдә, 1нче Алексеевск урта мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйгага иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларыннан чыгарылыш укучылары җыелды.

    Әлеге бәйрәм көнендә укучылар һәм укытучылар кунакларга Сугышчан дан музеен күрсәтеп, мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр, анда ХХ гасыр сугыш низагларында катнашкан мәктәпнең чыгарылыш укучылары турында мәгълүматлар һәм фотографияләр тәкъдим ителгән; заманча микроскоп һәм җиһазлар белән биология кабинеты; ноутбуклар һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге белән информатика сыйныфы; Икенче бөтендөнья сугышы тарихы экспонатларын өйрәнү белән шөгыльләнүче эзләү клубы; барлыкка килүеннән алып безнең көннәргә кадәр мәктәп тарихына багышланган мәктәп музее. Кунаклар шулай ук мәктәп территориясендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгенең күргәзмә залын һәм остаханәсен, иркен спорт залны һәм укучыларның спорт һәм сәнгать өлкә-сендәге уңышлары яктыртылган актлар залын карадылар. Моннан тыш, алар Горурлык аллеясе белән таныштылар һәм 1950 елдан башлап барлык чыгарылыш укучыларының фоторәсемнәре белән таныштылар. Бинаның иске өлеше буйлап экскурсия аеруча дулкынландырды. Хәзер барысы да үзгә булуына карамастан, элеккеге укучылар үз сыйныфларын таныдылар, хатирәләре белән уртаклаштылар.
    "Хәзер булганның элек 5 проценты да юк иде: барысы да үзгәргән. Барысын да ташлап, баскетбол уйнарга чыгасы килеп китте, без ул чакта бик каты уйный идек",-ди 1968 елда мәктәпне тәмамлаган Илдар Зыятдинов.
    "Сүз дә юк, барысы да бик әйбәт, яшьлегемә кире кайткандай һәм яшәреп киткәндәй булдым"-бу 1974 елда мәктәпне тәмамлаган Илшат Гомәров сүзләре.
    "Күп нәрсә үзгәргән, тик мәктәп рухы гына шул килеш калган,-ди 1960 елда аттестат алган Валентина Липужина. - Бу - кешенең киләчәген билгели торган урын. Мәктәп тормышка старт бирә. Нәкъ менә педагоглар үрнәге мине заманында математика укытучысы булырга рухландырды, ләкин була гына алмадым.
    "Без Кыркүлдән бирегә җәяү йөрдек. Андый укытучыларга йөрми мөмкин түгел. Ә хәзер күңел хис-тойгылар белән тула",- ди 1969 елда мәктәпне тәмамлаган Леонид Наумов.
    "Бүген без хыялыбызда үсмер чакка әйләнеп кайттык, сыйныфташларыбыз белән очраштык. Педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтергә кирәк: укучылар төрле булуга карамастан, алар һәркайсыбыз күңеленә ачкыч таба белделәр һәм белемле итү өчен күп көч куйдылар. Бу мәктәп күпләргә тормышка юл ачты. Һәм хәзерге укытучылар коллективы традицияләрне дәвам иттерә, мәктәп үсә һәм алга атлый",-ди 1973 елгы чыгарылыш укучысы Владимир Козонков.
    Тантаналар район мәдәният йортында концерт белән төгәлләнде, анда бистәнең беренче мәктәбенә үзләрен багышлаган педагоглар һәм чыгарылыш укучылары чакырылган иде. Символик мәктәп кыңгыравыннан башланган бәйрәм кичәсе дәресләр рәвешендә үтте, алар барышында юбиляр мәктәп тормышының төрле өлкәләре турында сөйләнде. Биредә республика һәм район бүләкләре тапшырылды, шәп концерт күрсәтелде, педагоглар да, чыгарылыш укучылары да чыгыш ясадылар, хисләр ташкынын тыю мөмкин түгел иде. Бүләкләрсез дә булмады. 1 нче КАПТ җитәкчесе, техник фәннәр докторы, профессор, Туполев исемендәге КДТУ кафедрасы җитәкчесе Леонид Наумов мәктәп коллективын Мәскәүгә туристик юллама белән бүләкләде, ә икенче мәктәпне тәмамлаучы, Яр Чаллы шәһәренең укыту-производство үзәге директоры Камил Минабетдинов элеккеге укытучыларына бераз акчалата бүләкләр тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: