Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск фабрикасына – 85!

    Бүген нәфис әйберләр туку фабрикасын хаклы рәвештә районның күренекле урыннарының берсе, Алексеевск осталарының иң яхшы традицияләренең чишмәбашы һәм аларны кадерләп саклаучы дип атыйлар. Аның диварлары элекке сәүдәгәр йортында 1927 елның августында булдырылган һәм "Фабричная" урамында урнашкан, заманча фабриканың ерак әбисе булган "Ударница" артелен бүгенгәчә хәтерлиләр. Артель сәүдәгәр Макариха ханымның биналарын...

    Бүген нәфис әйберләр туку фабрикасын хаклы рәвештә районның күренекле урыннарының берсе, Алексеевск осталарының иң яхшы традицияләренең чишмәбашы һәм аларны кадерләп саклаучы дип атыйлар.

    Аның диварлары элекке сәүдәгәр йортында 1927 елның августында булдырылган һәм "Фабричная" урамында урнашкан, заманча фабриканың ерак әбисе булган "Ударница" артелен бүгенгәчә хәтерлиләр. Артель сәүдәгәр Макариха ханымның биналарын гына түгел, ә бәлки гади техниканы да үзенә мирас итеп ала. Ул чактагы борынгы һөнәрләр: йон эрләү, бәйләү, бүрек тегү һәм трикотаж һөнәрләре үсеш ала. Кечкенә предприятиенең аякка басуы туктаусыз хезмәттә һәм йокысыз төннәр аша уза. Анда-безнең төбәкнең үзенә генә хас төсмерләре, кул белән тукуның кабатланмас бизәген булдыруда күп хезмәтле юлга илтүче җепләрнең башы.
    "Ударница"га күп сынаулар үтәргә туры килә. Берничә еллар дәвамында ул план үтәү өчен көрәшә, әмма кул хезмәте һәм күңел җылысына ниндидер саннар чит булып күренә, шуңа да 1935 елда артель үзенең зур бурычлары һәм рентабельле булмавы аркасында ябылу чигенә килеп җитә. Ә 1937 елда коллектив күптән көткән җиңүгә ирешә: җирле промышленность предприятиеләре арасында республика буенча беренче урынны яулый.
    Ләкин алда яңа сынау көткән икән: сугыш башлана. Армия җылы киемгә, бияләй-оекбашларга, бүрекләргә кытлык кичерә. Һәм "Ударница" билен кысыбрак бәйләп, көнне-төнне белми, ашау һәм йокы турында онытып, эшкә чума. Чөнки аның хезмәте фронтка бигрәк тә кирәк була. Нәкъ менә ил өчен катлаулы көннәрдә махсус үрнәкләр буенча осталар ясаган беренче туку станоклары барлыкка килә. Шырпы цехы да эшләп китә.
    50 нче елларда предприятие үзгәртелә һәм аның базасында итек, баш киемнәре җитештерүгә һәм тегү һөнәрләренә махсуслашкан "Ударный труд" артеле оештырыла. Тәңгәл рәвештә халыкны мебель ясау һәм балта эшләре белән шаккатырган осталары булган промкомбинат көч ала. 50 нче еллар азагында ялгызак предприятиеләр бердәм коллективка - Алексеевск райпромкомбинатына берләшә. Ә 1969 елның 1 сентябрендә һөнәрчеләр берләшмәсе үз тарихына йөзләрчә осталар, бөтен бер гаилә династияләре фамилияләре кереп калган Нәфис әйберләр туку фабрикасы статусы ала. Биредә талантлы җитәкчеләр Илья Муханов, Иван Макаров, Александр Дюдин, Николай Жирнов һәм Олег Зайцев көч куя. Аларның оста хуҗалык итүләре аркасында элекке кустпром көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты һәм кирпеч заводына нигез сала.
    Барысын бергә кушканда фабрикада Сидоровлар, Бахимовлар, Пилишкиннар, Новиковлар, Антоновлар гаиләләре 120-200әр ел эшләп чыкканнар. Апалы-сеңелле Харитоновалар, механик Александр Белкин, Сәгъдия Мотыйгуллина, туку цехы мастеры Мария Мартынова һәм күп кенә башкалар язмышларын шушы предприятие белән бәйләгән. 2002 елда туку цехы мастеры Надежда Садовниковага районның мактаулы гражданы исеме бирелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан А.Базанова, М. Миронов, хезмәт ветераннары Н. Жирнова, М. Баһаветдинова, Д. Хөснуллина, В. Шәйхет-диноваларның хезмәте күп кенә бүләкләр белән билгеләнде.
    Предприятие тарихында якты эз калдырган вакыйгалар күп була. 1991 елда Алексеевск тукучылары "Иң яхшы сувенир", бер ел үткәч"Алтын куллар"дипломына лаек була, ә 1995 елда фабрика "Россия икътисады лидеры" сертификаты алып, илнең 5000 әйдәп баручы предприятиесе составына керә.
    ...1999 елда фабрика коллективы белән аның тарихында беренче хатын-кыз Фирая Сергеева җитәкчелек итә башлый. Яшь һәм кыю Фирая Мирзаян кызы ышанычлы итеп предприятиене үзгәртеп коруга алынды. Эшләп чыгарылган продукциянең сыйфатына катгый контроль, ассортиментны даими яңарту, партнерлар эзләү, сату базарын өйрәнү - боларның барысы да производствога икътисадый тотрыксыз елларда да үсәргә ярдәм итә.
    Хәзер фабрикада ике цех эшләп килә: туку һәм тегү цехлары. Эшләп чыгарылган продукциянең күп өлеше дистәләрчә еллардагы кебек, борынгы агач станоклар белән җиһазланган туку цехына туры килә. Барлык тукучы хатын-кызлар да зур эш стажына ия һәм үз эшләрен зур осталык белән башкаралар. Аеруча да гаять катлаулы бизәкләр белән сөлгеләр тукучы Елена Егорованы билгеләп үтәсе килә.Цехта апала-сеңелле Филиповалар: Людмила Филипова, Любовь Погодаева, Лилия Черкесова, Галина Крыловалар күп еллардан бирле эшлиләр. Гомумән алганда, тукучылар коллективы- моңа бөтен тормышларын багышлаган үз эшләренең чын осталары.
    Һәм бүген, кыенлыкларга карамастан, Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы һәр төрле халык- художество кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәләрендә катнаша. Биредә эшләнгән эскәтерләр, тастымаллар, сөлге, өстәл япмалары, кечкенә сувенир сөлгеләр ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан , Яр Чаллы, Саранск, Пермь шәһәрләре күргәзмәләрендә урын алалар. Фабрика коллективы халык-художество кәсепләрен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен күп тапкырлар дипломнар белән бүләкләнде. 2009 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары" республика конкурсы йомгаклары буенча безнең предприятие I дәрәҗә дипломант булды. Чөнки без музейларда гына сакланган үрнәкләр һәм туку буенча әдәби- нәфис басмалар үрнәкләре буенча тергезелгән борынгы бизәк һәм орнаментларны халыкка җиткерәбез. Тукымалар үзләрендә тукучы кызларыбызның кайнар сулышын һәм куллары җылысын саклыйлар сыман. Алексеевск төбәгенең бәһасез мирасы-кул белән туку ысулы еллар үтү белән һич тә искерми, элеккечә үк үзенең нәфислеге һәм күркәмлеге белән һәр өйгә шатлык китерә.
    Тегү цехы эшләнмәләре дә үз сатып алучысын һәрчак таба: урын-җир комплектлары, гобелен япмалар, халатлар, махсус эш костюмнары, бияләйләр, автомобиль тышлыклары һ.б.лар һәркемгә ошарлык. Ә менә фабриканың сувенир җыелмасы-һәр бәйрәмгә менә дигән бүләк. Чөнки һәр атламга, һәр җөйгә күңел кыйпылчыгы салынган бит.
    Безгә шәхси заказлар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Мәктәпләр, мәчет, район мәдәният йортлары, клубларның сәхнәләре өчен пәрдәләргә заказлар, район сабан туен үткәрү өчен мәйданны бизәү элементлары сыйфатлы һәм вакытында башкарыла. Мария Швецкова, Любовь Варфоломеева, Кадрия Ибәтуллина, Елена Гагаркина һәм Лидия Козлова тегү цехының иң тәҗрибәлеләре.
    Барлык кыенлыкларга карамастан, предприятие белгечләре идеяләргә бик бай: булачак Универсиадага бүләк җыелмасы эшләп чыгару тормышка ашырыла, әйберләрнең ассортименты киңәя, идән келәмнәре эшләп чыгарыла башлады. Халык-художество кәсепләре эшләнмәләре урын алачак художество салоны ачарга әзерләнәбез. Болар хакында хәзер безнең предприятие сайтында да танышырга мөмкин. Барлык эшләрдә һәм башлангычларда да фабриканы район хакимиятенең аңлавы һәм булышуы куанычлы.
    Бүген нәфис әйберләр туку фабрикасы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Ихлас күңелдән барлык хезмәттәшләремне һәм производство ветераннарын шушы күркәм юбилей белән котлыйм, һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм эшләрендә уңышлар телим.

    Лариса Иванова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: