Заря
  • Рус Тат
  • Бөек якташларыбыз

    Күптән түгел бистәбездәге "Туган як" музеенда булырга туры килде. Быел якташыбыз, химик, галим-умартачы, ниндидер дәрәҗәдә табиб Александр Михайлович Бутлеровның тууына 185 ел. Якташыбызга карата музейда шактый гына бай мәгълүмат тупланган, Ар. Баран авылындагы каберлеге дә чәчәккә күмелгән. Казан университеты галимнәре исемнәренең озын исемлеге арасында якташыбыз Александр Михайлович Бутлеров исеме дә...

    Күптән түгел бистәбездәге "Туган як" музеенда булырга туры килде. Быел якташыбыз, химик, галим-умартачы, ниндидер дәрәҗәдә табиб Александр Михайлович Бутлеровның тууына 185 ел. Якташыбызга карата музейда шактый гына бай мәгълүмат тупланган, Ар. Баран авылындагы каберлеге дә чәчәккә күмелгән.

    Казан университеты галимнәре исемнәренең озын исемлеге арасында якташыбыз Александр Михайлович Бутлеров исеме дә җемелдәп күренә.

    Бөек галим, Ватаныбыз горурлыгы, Н.Н. Зининның һәм К.К.Клаусның талантлы шәкерте Россиядә генә түгел, ә бәлки чит илдә дә актив эшләде. Органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен булдыручы дөнья фәнендә революция ясады.

    1857 елдан Александр Михай-лович - профессор, ә 1860-1863 елларда - Казан университеты ректоры, ә 1874 елдан Петербург фәннәр академиясенең гыйльми әгъзасы. 26 илебез һәм чит ил университетының һәм фәнни җәмгыятенең мактаулы әгъзасы итеп сайланды.

    Аның хезмәтләре һәм тикше-ренүләре бөтен дөньяга билгеле. 1861 елда Бутлеров реакциясе ачылды. Ә бераз соңрак Казанда "Органик химияне тулы өйрәнүгә кереш" исемле фундаменталь хезмәте басылып чыкты. Ул немец теленә тәрҗемә ителде һәм фәнне үстерү өчен гаять зур әһәмияткә ия булды.

    Теоритик кына түгел, ә практик та булып, А.М.Бутлеров - натуралист, рациональ умартачылыкка нигез салучыларның берсе, бакчачы һәм чәчәк үстерүче, Кавказда чәй культурасын үрчетү инициаторы буларак киң танылды.

    Аның исеме Казан химия фәнни-тикшеренү институтына бирелде, ә 1978 елда университеттан ерак та түгел бөек рус фәненә нигез салган галимгә менә дигән һәйкәл куелды.

    * * *

    ... Бүген Бутлеровка авылыннан зур булмаган зират һәм А. М. Бутлеров кабере өстендә 1904-1908 елларда төзелгән нәфис часовня гына калган.

    Бүгенгә кадәр галимнәр Алек-сандр Михайловичның туган урыны турында бер фикергә килә алмыйлар. Башкалар арасында Зур Кызылъяр авылы (анда яңа туган сабыйны чукындырганнар) һәм Бутлеровка үзе (анда дворян Бутлеровларның утарлары булган) дә бар.

    Тууга диярлек ятим калган малай (әнисе бала тапканнан соң үлә) биредә әтисе белән Чирүле Шынталысы авылында да алпавыт Стрелков бабасында яшәгән. Апаларының мәхәббәте белән тәрбияләнгән бу бала кече яшьтән үк француз һәм немец телләрендә иркен сөйләшкән. Нәкъ менә биредә, авыл табигатендә, булачак галимнең шәхесе формалаша: югары интеллект, белемгә омты-лыш, киң мәдәнилек һәм чиксез мөлаемлык. Бирегә, туган авылы Бутлеровкага ул һәрчак ашкынып кайта - умарталар белән әвәрә килә, оранжереялар ясый, ауга йөри, зур ятьмә белән бытбылдыклар, балык тота һәм крестьяннарны дәвалый. Тирә-юньдә данлы доктор һәм авылдашларының яраткан кешесе А.М.Бутлеров турында сүзләр дистә чакрымнарга тарала. Биредә ул үзенең соңгы сыену урынын таба.

    Вакыт торак корылмаларын җимерде, ләкин кешеләрнең яхшы хәтере бөек кешенең каберен саклап калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: