Заря
  • Рус Тат
  • Дәһшәтле еллар кайтавазы

    Совет халкы иген үстереп, завод-фабрикаларда продукция җитештереп, иҗади хезмәт белән шөгыльләнгән бер вакытта фашистик Германия, Европа һәм Америка империалистлары котыртуы белән басып алу сугышы утын кабыза. Европаның күп өлеше гитлерчылар изүе астында кала. Башында Гитлер торган фашист илбасарлары СССРны җимереп ташлау өчен "Барбаросс планы" төзеп, шуның булышлыгында яшен тизлегендәге удар...

    1941 елның 22 июнендә көндезге 12 сәгатьтә Совет Хөкүмәте Гитлер Германиясенең безнең илебезгә ерткычларча һөҗүм ясавын радио аша халкыбызга хәбәр итә. Шул сәгатьтән башлап юлбасарлар һөҗүмен кире кагарга һәм явыз дошманны Ватаныбыз территориясеннән куып чыгару турындагы фәрман укыла. Партия армияне һәм халыкны дошманга җимергеч отпор бирергә чакыра.

    Коммунистлар партиясе, авыр сынау елларында, фашист басып алучыларына каршы бөтен халык көрәшен рухландыручы һәм оештыручы була. Иксез-чиксез илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче халык бер йодрыкка төйнәлеп, дошманга каршы баса, тагын да тыгызрак туплана. Үзенең бөтен тырышлыгын гомуми эшкә - явыз дошманны тар-мар итүгә юнәлтә.

    Әлеге дәһшәтле сугыш еллары күптән инде тарих сәхифәләренә кереп калса да, алар һаман да халык күңелендә, кешеләр йөрәгендә саклана, шушы җиде дистәгә якын ел эчендә күпме сулар агып, ничәмә-ничә буыннар алмашынса да, Ватан өчен башларын салган батыр сугышчылар һәм фидакарь, намуслы хезмәтләре белән ил тарихында якты эз калдырган якташларыбыз истәлеге онытылмый.

    Ачы сугыш кайтавазын фәкать кинолардан күреп, китаплардан укып кына күзаллаган бүгенге көн укучыларының үткәннәр тарихына битараф булмыйча, туган төбәк, авылдашлары, ватандашлары язмышы белән кызыксынуы, батыр һәм куркусыз, тырыш якташлары белән горурланулары сөендерә. Редакциягә әледән-әле килгән хатлар моны ачык дәлилли. Шундыйларның берсе - Кыр Шунталысы авылыннан 9 сыйныф укучысы Эльвира Нуретдинованың язмасын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

    - Кыр Шунталысы халкы Бөек Ватан сугышы фронтларына 200дән артык авылдашын озата. Колхозның бердәнбер машинасы, берничә аты да фронтка җибәрелә. Авылда калган халык фронтка көчләреннән килгәнчә ярдәм итә: җылы киемнәр җыеп, самолет эскадрильяләре, танк колонналары төзүгә акчалар биреп, фронтка зур булышлык күрсәтә. 1945 елның ахырына колхозда бары 3 ат кына кала. Күрше Сахаровка авылы белән Шунталыга - шушы ике авылга нибары ике трактор кала. Ләкин аларында да эшләргә ирләр булмый, шуңа күрә яшь кызлар, шулар арасында беренчеләрдән булып Әүхәдиева Шәмсенур, Сәләхиева Раифә, Сәхапова Фатыйма кыска сроклы курсларда укып, тракторга утыралар. Көнне төнгә ялгап, авылның башка хатын-кызлары да - Шиһапова Минсәхип, Сәхапова Катифә, Сираева Маһиҗамал, Закирова Мәймүнә апалар да Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Сугыштан соң күп кенә колхозчылар, Ватан сугышы елларында яхшы эшләгәннәре өчен орден-медальләр белән бүләкләнәләр.

    Сугыштан 96 авылдашыбыз кире әйләнеп кайтмаган, аларның күбесе канкойгыч бәрелешләрдә батырларча һәлак булган, кайберләре хәбәрсез югалган. 30 кеше авыр яралар белән инвалид булып кайткан. Исән-сау кайтканнары исә җиң сызганып эшкә керешә. Дәһшәтле сугыш елларында шактый нык какшаган хуҗалыкны торгызуга күп көч куела. Сугышта катнашкан биш авылдашыбыз - "Кызыл Йолдыз", ике авылдашыбыз "Дан" орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Шулар арасында Кутеев Имаметдин - "Кызыл Йолдыз", Хаматгалиев Нургали "- Ватан сугышы", Низамов Исмәгыйль - "Кызыл Йолдыз", Мәгыйзов Хафиз - "Кызыл Йолдыз", "Ватан сугышы", Кутеев Нурһада "Дан", ике "Кызыл Йолдыз" орденнарына һәм бик күп медальләргә лаек булалар. Сугыштан соңгы елларда да шактый авылдашларны сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт бүләкләре эзләп тапты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: