Заря
  • Рус Тат
  • «ЭПРОН» БҮГЕН: хезмәттә дә, дуслыкта да

    Узган шимбәдә Алексеевск Сугышчан дан музеенда Кара диңгез флоты хәрби хезмәткәрләренең элек «ЭПРОН» коткару судносында хезмәт иткән алексе-евскилылар белән очрашуы булды.

    145 нче авария-коткарту отряды (АКО) командиры 2 нче ранг капитаны Джанунц Вадим Сергеевич, «ЭПРОН» коткару судносы командиры 3 нче ранг капитаны Хрипков Евгений Владимирович, тәрбия эше буенча судно командиры урынбасары Врелих Вячеслав музей экспозициясе белән таныштылар. Кунакларда «ЭПРОН» коткару судносына һәм анда якташларыбызның хезмәт итүенә багышланган экспозициянең бер өлеше аеруча зур кызыксыну уятты. Аннары әңгәмә булды, аның барышында карадиңгезлеләр судноны модернизацияләү, флотта контракт буенча хезмәт итү шартлары турында сөйләделәр һәм алексеевскилыларны «ЭПРОН» судносында сроклы хезмәттә һәм контракт буенча хезмәт итәргә чакырдылар.

    Җавап сүзендә Николай Чурин Алексеевск районының 2007 елдан бирле «ЭПРОН» коткару судносы белән хезмәттәшлек итү тарихы турында сөйләде, кунакларга егетләребезне чакырганнары өчен рәхмәт әйтте, Ватаныбызның көньяк чикләрен саклау эшендә моннан соң да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез, дигән ышаныч белдерде.

    Чараның рәсми өлешеннән соң алексеевскилылар эпрончылар белән бик озак аралашты, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

    Судноның тарихыннан…

     

    “Эпрон” варислары“ китабында әйтелгәнчә, 1923 елда Севастопольдән Мәскәүгә инженер Владимир Сергеевич Языков килә, ул 1853-1856 еллардагы Кырым сугышында баткан “Принц” пароходын тартып чыгарырга тели. 1854 елның 12 ноябрендә Балаклава бухтасында давыл чыга, нәтиҗәдә 34 корабль диңгез төбенә китә, алар арасында «Принц»да булган. Рәсми мәгълүматларга караганда, аның бортында 36700 пар йон оекбаш, 53000 шундый ук күлмәк, 2500 толып, 150 мең йокы капчыгы, 40 мең су үтми торган бүрек, шул ук санда пәлтә һәм 12000 пар итек була. Берничә елдан соң әлеге корабта 35 мең инглизләр армиясе өчен каралган алтын һәм көмеш тә булган дигән имеш-мимешләр пәйда була. Күпләр бу алтынны алырга омтылып карый, тик файдасыз. Бу эштә күп кенә байлык эзләүчеләр һәлак булган. Моның өчен корабльне «Кара Принц»дип атый башлаганнар. Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән аның турында онытканнар.

    Тик инженер-байлык эзләүче Языков кына онытмый бу турыда, ул хәзинә табу кайгысы белән яши. Мәскәүгә килгәч, ул Гейнрих Григорьевич Ягодадан эзләнү эшләрен оештырырга рөхсәт сорый. Моның өчен махсус төркем төзелә, ул ЭПРОН дип үзгәртелә, ә 1923 елның ноябрендә ул «махсус билгеләнештәге су асты эшләре экспедициясе» («ЭПРОН») дигән исемне рәсми төстә ала.

    Сентябрь аенда борттагы хәзинәләр белән корабльне эзләү башланды.

    Маҗаралар эзләргә яратучылар корабльдән алтын таба алмаган. Әмма эзләү елларында ул су астында-техник эшләр үткәрү, корпуслы конструкцияләрне күтәрү, тирән су астында йөзү техникасын, эзләү аппаратурасын һәм су астында судноларны аеру буенча яхшы тәҗрибә туплаган. Иң яхшы белгечләрне һәм техниканы туплап, экспедиция җитди оешмага әверелде, аңа төрле биремнәр, шул исәптән «Пеликан» су асты көймәсен, «Каликрия» не тартып чыгару мөмкин булды. Эшләр Балтыйк диңгезе суларында да алып барылды. Ун елдан соң, бу, инде хәрби-диңгез флотында аерым структура булып эшли, исемнәре дә төрле була.

    «ЭПРОН» коткару судносы үзенең исемен 1989 елда гына авария-коткару хезмәте ветераннары үтенече буенча алган. Ул еллар өчен уникаль булган характеристикалары һәм мөмкинлекләре булган, Кара диңгез флотының бердәнбер шундый коткару судносы теләсә кайсы минутта коткаруга әзер. Хәзер алексеевскилылар да «Эпрончылар» ның данлыклы тарихында катнаша.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: