Заря
  • Рус Тат
  • «Эпрон» варислары

    Июльнең соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби-Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. 2008 елдан бу бәйрәм районыбыз өчен аеруча да кадерлегә әйләнде. Нәкъ менә шул вакытта Алексеевск районы Кара диңгез флоты составына керүче "Эпрон" коткару судносын шефлыкка алды, һәм якташларыбыз анда хезмәт итәләр.

    Биш елда бу корабльдә 51 кеше хезмәт итте, аларның өчесе килешүгә кул куеп, анда калды.
    - Алексеевскилылар яхшы хезмәт итәләр, капитан һәм офицер-ларның боерыкларын җаваплы үтиләр, - диде коткару судносы капитаны Денис Будыш диң-гезчеләр бәйрәмендә Севастопольдә булган Алексеевск районы вәкил-ләренә. Бу хакта делегация әгъзаларының берсе, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы рәисе Николай Гордеев сөйләде. Ул шулай ук баруның максаты турында да әйтте, Герой шәһәр Севастополь һәм корабльләрнең Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм парады турында тәэсирләре белән уртак-лашты.
    - Төп максатыбыз егетләребезне һәм офицерларны Хәрби-Диңгез флоты көне белән котлау иде, - ди Николай Михайлович. - Чөнки районыбызга Кара диңгез флоты кораблен шефлыкка алу хөрмәте күрсәтелде бит. Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары да безнең урында булырга бик теләр иделәр, тик корабльләр бөтенесенә дә җитми шул. Шуңа күрә без монда килмичә булдыра алмадык. Шуның өстенә егетләребезгә әти-әниләреннән күчтәнәчләр дә алып килдек.
    Кара диң-гез яры буенда без өч көн булдык, анда капитан чакыруы буенча 27 июльдә төнлә килеп төштек, судноның үзендә урнаштык. Делегация составына миннән кала тагын район башлыгы Владимир Козонков, "Элита-М" хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Козонков, улы Вадим (ул диңгез пехотачысы) Севастопольдә хезмәт итә торган Кр.Баран авылы кешесе Владимир Павлов та барды. Әйтергә кирәк, ул без килер алдыннан гына парашюттан беренче тапкыр сикергән булып чыкты.
    Безнең "Эпрон"да булган вакытыбызда ул док-та иде, аны ремонтлый, буйый, шомарта иделәр... Диңгезчеләр исәпләве буенча бу зур корабль дә түгел, ләкин стапельдә (судно корпусларын җыю һәм судноларны суга төшерү урыны) торганда ул үзенең зурлыгы белән таң калдырды -винтның бер канаты гына да кеше буеннан зуррак иде.
    Николай Гордеев сүзләре буенча иң матур мизгел Россия һәм Украина флотлары корабльләре парады булган:
    - Без бу гамәлләрнең барысын да "Сметливый" сакчы корабле палубасыннан күзәтү бәхетенә ирештек. Без, причаллар һәм аның янындагы калкулык тулган дистәләрчә мең тамашачы кебек үк, яныбыздан парадта катнашучыларны: зур һәм кечкенә корабльләрнең ничек узып китүләрен күрдек, алар салют бирделәр, сугышкан булып кыландылар, десант төшүен күрсәттеләр, корабльләрдә янгын сүндерделәр һәм суга егылып төшкән кешеләрне коткардылар.
    Аннары без Севас-топольдә хезмәт итүче алексеевскилылар: Александр Турнин, Герман Шеин, Юрий Шинкарев һәм Вадим Павлов белән Севастопольне батырларча саклаган "35 яр буе батареясе" тарихи-мемориаль комплексына һәм диңгез флоты музеена бардык. Музейлар барыбызда да җитди тәэсирләр калдырды. Диңгезчеләр белән очрашканда район башлыгы Владимир Козонков егетләргә әйбәт хезмәт итүләрен, район намусына тап төшермәүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
    Без киткәндә "Эпрон"ны суга төшереп, үз вазыйфаларын үтәүгә керештеләр. Мин, сәяхәтебез файдалы булды, дип исәплим: егетләребезнең ничек хезмәт итүләрен күрдем һәм Россия флотының куәтенә үз күзләрем белән ышандым. Мин Герой шәһәрдән үзебезнең музей өчен дә берничә экспонат, шул исәптән хәрби галимнәр һәм коткару хезмәте ветераннары А.В. Жбанов, Л.Г. Лей һәм башкалар язган "ЭПРОН" варислары" исемле китап алып кайттым.
    Бу китапны мин укучыларны Кара диңгез флоты тарихының аз билгеле сәхифәләре белән таныштыру өчен Николай Гордеевтан алдым.

    "Эпрон" варислары

    Әлеге күләмле, 600 битле китап белән танышкач, мин безнең корабль белән бәйле күп кенә фактларны белдем.
    Безнең район шефлык иткән судноның исеме нәрсә аңлатканын бик аз кеше генә беләдер, мөгаен. Ул беренче коткару хезмәте- аерым билгеләнешле су асты эшләре экспедициясе аббревиатурасы булып тора. Экспедиция тарихы баткан корабльләрне эзләүдән башлана.
    Китапта әйтел-гәнчә, 1923 елда Севас-топольдән Мәскәүгә инженер Владимир Сергеевич Языков килә, ул 1908 елдан башлап Кырым сугышы елларында баткан "Принц" инглиз пароходын су төбеннән күтәрү буенча нәтиҗәсез эшләрне оештырып карый. 1854 елның 12 ноябрендә Балаклава култыгында шторм кузгала, 34 кораб су төбенә китә, алар арасында "Принц" та була. Рәсми мәгълүматлар буенча аның бортында 36700 пар йон оекбаш, 53000 шундый ук күлмәк, 150 мең йокы капчыгы һ.б.лар була. Соңрак ул корабльдә инглизләрнең 35 меңлек армиясен карап тоту өчен шактый күп алтын һәм көмеш булган, дигән имеш-мимешләр йөри. Күпләр бу алтынны су төбеннән алырга тели, әмма юкка гына тырышалар. Күпләр бу эштә һәлак була. Шуңа күрә корабльне "Черный Принц" дип атый башлыйлар. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, бу хакта оныталар. Бу турыда фәкать инженер-хәзинә эзләүче Языков кына онытмый, ул һаман да бер теләк - баткан хәзинәне табу уе белән яши. Һәм менә, өстә әйтелгәнчә, Мәскәүгә килгәч, ул Берләшкән Баш Сәяси Бүлегенең аерым бүлеге начальнигы Гейнрих Ягоданы эзләү эшләрен оештыруга күндерә. Моның өчен махсус төркем булдыралар. Ул соңрак алтын эзләү өчен чараларны тикшерү һәм сынау максатында тәҗрибәле тирән су партиясе итеп үзгәртелә, ә 1923 елның ноябреннән ул "Эпрон" дигән исемне ала.
    Экспедициягә зур игътибар бирелә: махсус аңа дип зур тирән-леккә төшү өчен снаряд төзиләр, иң яхшы белгечләрне алалар. Сентябрьдә бортында хәзинә булган корабльне эзләү башлана, ул хәтта 1927 елга кадәр сузыла.
    Маҗара эзләүче-ләрнең бәхетсезлегенә, алтын тәки табылмый. Үзенең исемен исә "Эпрон" коткару судносы авария-коткару хезмәте ветераннары юллавы буенча легендар оешма истәлеге итеп 1989 елда гына ала.

    Алексей Вангаев



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: