Заря
  • Рус Тат
  • Әфганстан яши күңелдә...

    Тау-таш арасында хезмәт үтә, Исән бүген, шөкер Аллага!.. Монда бары да сугыштагы төсле - Үлеме дә, алган яра да... Шул җирләрдә бурыч Үтәп кайттык, Күпме дуслар ятып калдылар, Илгә кайткан цинк табутларга Күпме кайнар яшьләр тамдылар... Әфган җиле исә, әфган җиле Исә йөрәкләрне телгәләп! Бер минутка тынып калыйк әле, Аннан...

    Тау-таш арасында хезмәт үтә,
    Исән бүген, шөкер Аллага!..
    Монда бары да сугыштагы төсле -
    Үлеме дә, алган яра да...
    Шул җирләрдә бурыч

    Үтәп кайттык,
    Күпме дуслар ятып калдылар,
    Илгә кайткан цинк табутларга
    Күпме кайнар яшьләр тамдылар...
    Әфган җиле исә, әфган җиле
    Исә йөрәкләрне телгәләп!
    Бер минутка тынып калыйк әле,
    Аннан дога кылыйк бергәләп!

    1989 елның 15 февралендә генерал-лейтенант Борис Громов командалыгындагы 40 нчы армия иң соңгылардан булып Әфганстаннан чыга. Әлеге сугыш тәмамлануга инде чирек гасыр вакыт үтеп китте. Әмма бу сугышның кайтавазы һаман да халык күңелендә. Сугыш... Ул нинди генә булмасын, һәрвакыт сугыш булып кала, бихисап корбаннар, күз яшьләре, кайгы-хәсрәт алып килә. Әлеге кирәксез сугыш та ун елга сузылды. Күпме яшь кешеләрнең гомерләре өзелде, сулышы киселде, күпмесе туктаусыз пулялар сызгырган, мина-снарядлар шартлаган җирләрдә яшәде....


    Илебез бу сугышта 14433 кешесен югалткан, 300 дән артык кеше хәзер дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Әфган җирендәге канкойгыч вакыйгаларга төрлечә бәяләмә бирәләр. Әмма тарихны хөкем итеп булмый, аны фәкать күңелләрдә генә сакларга мөмкин. Кем өчендер кирәк булган, кемдер файда-табыш күрергә маташкан мәгънәсез кан коюларда һәлак булган һәр өч кешенең икесе - 18-20 яшьтәге ир-егетләр. Татарстан җирлегендә туып үскән 257 егет тә тау-таш арасында җан биргән, ә күпмесе гарипләнеп кайткан! Алган яраларыннан иза чигеп, ничәмә еллар урын өстендә тилмереп ятып, бакыйлыкка күчкәннәр никадәр! Үзебездә туып-үскән Алексеевск төбәгеннән дә дүрт солдат күз күрмәгән чит-ят җирләрдә башларын салган. Аларның исем-фамилиясе Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган ветераннар истәлегенә куелган мемориаль тактада урын алганнар. Фоторәсемнәрдән безгә япь-яшь чырайлы, хәрби киемнән төз һәм горур якташларыбыз карап тора, алар күп буыннар хәтерендә шулай яшь килеш һәм геройлар булып сакланырлар, минемчә. Интернациональ бурычларын үтәгән ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә кайгылы бу көннәрне онытырга хакы юк.


    Әфганстанда хәрби бурычларын үтәп кайткан якташларыбыз арасында үзебезнең Зур Тигәнәле, күрше Әшнәк авылы егетләре дә бар: болар Илдус Шамил улы Нуруллин (хәзерге көндә Казанда яши), Рәмис Миңгаяз улы Хисмәтов (Чаллыда яши), Марат Мансур улы Әсфәндияров (Зур Тигәнәледә яши), Илшат Кираметдин улы Хисамов (Алексеевскида яши), Әшнәктә туып үскән Фәнис Әшрәф улы Сәхбиевлар (Ульяновск өлкәсендә көн итә). Нинди зур бәхет, Ватаныбызга, туган төбәккә исән-сау килеш әйләнеп кайттылар алар! Тик йөрәкләрдә генә мәңгелек яра - иптәшләрен, хәрби дусларын, ватандашларын югалту ачысы! Биниһая күп сулар акса да, бихисап еллар үтсә дә, йөрәкләре сызланып, сулкылдап куя аларның. Хәзерге көндә әлеге егетләр, шөкер, исән-сау, һәркайсы үз гаиләләрен корып, балалар үстерде, һәркайсы республикабызның, районның төрле производство объектларында намус белән яраткан эшләрен башкара. Авыл кешеләре аларны хөрмәт белән телгә ала.


    Әйе, туган илнең тугрылыклы уллары буларак, үзләренә җиткерелгән хәрби боерыкны ахыргача үтәгән, шәһит киткәннәрне һәрчак истә тоту һәм хөрмәтләү - изге бурычыбыз.


    Тынычлыкны саклау, яңа сугышларга юл куймаслык кыюлык һәм көч солдатның үлемсез батырлыгыннан, аналар газабыннан һәм халыкның сүнмәс хәтереннән торадыр, дигән фикердә калам.


    (Фотосурәтләр һәм шигырь юллары Бәдертдин Шәйхетдиновның "Олы юлда - Олы Тигәнәле" китабыннан алынды, авт. искәрмәсе).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: