Заря
  • Рус Тат
  • Хәтер һәм кайгы көне

    Узган шимбәдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды.

    Бу көнне Дан монументы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, 40нчы елларда тылда җиңү яулаган хатын-кызлар, Әфганстан һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм бистәнең 2нче мәктәбе укучылары җыелды. Алар барысы да һәйкәл янына илебез тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе башланган кайгылы көнне искә алу һәм яу кырларында башларын салган, фашист канцлагерьларында газап чиккән, ачлыктан, мәрхәмәтсез һәм таш йөрәкле палачлар кулыннан үлгән, шулай ук туган якларына әйләнеп кайтса да, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган кешеләрнең истәлеген хөрмәтләү өчен килделәр.
    Өлкәннәрнең йөзендә елмаю сүнде, алар авыр хатирәләргә бирелде, ә чыгыш ясаучыларның сүзләре югалту ачысы һәм әрнү белән сугарылган иде. Фронт сызыгы Татарстанга килеп җитмәсә дә, бәла бер генә гаиләне дә урап узмады, үз юлында имгәтелгән язмышлар калдырды.
    Шул бәхетсез чордан соң җитмеш елдан артык вакыт узып китте, ләкин шушы фаҗигале вакыйгаларны кичерергә туры килгән кешеләрнең һәркайсы сугыш башланган көнне бик ачык, әле кичә генә булган кебек хәтерли.
    - Ә сез 41нең 22 июнен хәтерлисезме? - дип сорыйм мин чәчләренә күптән инде чал кергән бер ханымнан.
    - Андый нәрсәне онытып буламы соң! - дип җавап бирде соравыма Антонина Ивановна Абрамова. - Безгә ул чакта 15әр яшь иде, безнең җиде сыйныфны тәмамлаган гына чак, имтиханнарны биреп кенә бетергән идек, үзебезне кошлар кебек ирекле хис иттек. Бу шатлыкны сыйныфташларыбыз белән табигать кочагына, урманга барып билгеләп үтәргә ниятләгән идек, ләкин аңа кадәр бер дус кызыбызга кереп чыктык. Аның өе белән янәшәдә радиоузел урнашкан иде. Аннан күңелле җырлар яңгырады һәм кинәт бөтен дөнья тынып калды. Аннары Левитанның: "Бүген иртәнге 4тә фашист Германиясе тыныч килешүне бозып, сугыш игълан итмичә илебезгә басып керде...", - дигән тавышы яңгырады. Мин шунда ук шушы куркыныч хәбәрне әниемә сөйләү өчен өйгә йөгердем. Аны ишеткәч, ул хәлсезләнгәндәй урындыкка утырды... Ә инде икенче көнне ир-егетләрне фронтка озату башланды.
    Ярты ел буена кешеләр көн саен бер-берсеннән сугыш тәмамланмадымы әле, дип сораштылар: без шулай тәрбияләнгән идек, безне җиңәргә мөмкин түгел иде. Ләкин Бөек Ватан сугышы дүрт елга сузылды, ирләр, әтиләр, бабайлар һәм ир туганнарыбыз урынына авылга өч почмаклы хатлар килә башлады...
    Өлкән буын вәкил-ләренең күңелендә нәрсә булганлыгын сизгәндәй, монументның ике ягына да баскан балалар чыгыш ясаучылар әйткән һәр сүзгә игътибар иттеләр. Ә аннары бөтен кеше белән бергә һәлак булганнарның истәлеген бер минут тын торып искә алдылар, һәлак булган солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
    - Ә син бүген ни өчен монда җыелганыбызны беләсеңме? - дип кызыксынам бер кыздан.
    - Әйе, укытучылар безгә сугыш: аның ничә ел баруы, анда күпме кешенең һәлак булуы турында бераз сөйләгән иделәр, - диде район үзәгенең 2нче мәктәбеннән 4 нчы сыйныф укучысы Даша Марусина. - Бабайларыбыз һәм әбиләребез Ватанны ничек саклаулары турында яхшырак белү өчен безгә китап укырга киңәш иттеләр - аның исемен без көндәлекләребезгә язып куйдык.
    Митинг балаларның чыгыш ясаулары һәм аларның Җирдә тынычлыкны символлаштыручы шарлар очырып җибәрүләре белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: