Заря
  • Рус Тат
  • Идел артында җир юк!

    2 февраль - тарихта истәлекле көн. 1943 елның бу көнендә иң канкойгыч, куркыныч һәм героик көрәшләрнең берсе тәмамланды, аның ничек тәмамлануын бөтен дөнья күзәтеп торды. Сталинград какшамас һәм тиңдәше булмаган батырлыкның уртаклык исеменә әйләнде. Безнең районда ул вакыйгаларда катнашкан өч кеше исән. Болар-Макарова Клавдия Антоновна, Гунина Анна Тимофеевна һәм Филиппов...

    2 февраль - тарихта истәлекле көн. 1943 елның бу көнендә иң канкойгыч, куркыныч һәм героик көрәшләрнең берсе тәмамланды, аның ничек тәмамлануын бөтен дөнья күзәтеп торды.

    Сталинград какшамас һәм тиңдәше булмаган батырлыкның уртаклык исеменә әйләнде. Безнең районда ул вакыйгаларда катнашкан өч кеше исән. Болар-Макарова Клавдия Антоновна, Гунина Анна Тимофеевна һәм Филиппов Гурий Филиппович. Бүген сүзебез аның турында.
    1938 елда Гурий Филиппович Филиппов Чувашия АССРдан районыбызның Савинск бистәсенә килеп урнаша, шуннан 1941 елның апрелендә армиягә алына, Белоруссиягә, танк гаскәрләренә озатыла. Сугышны шунда каршылый. Аның өченче көнендә үк сугышка керә. Могилев шәһәрен саклаганда аның дивизиясен тулысынча тар-мар итәләр, ә ул яралана. Госпитальдә ятканнан соң 1941 елның октябрендә аны 2нче танк полкы белән бергә Сталинград янына, ә май аенда Сталинград трактор заводына җибәрәләр, анда станоклар ремонтлау буенча слесарь ярдәмчесе булып эшли.
    1942 елның җәендә немец армиясе стратегик яктан мөһим шәһәр-Сталинградка ыргыла, аны тартып алу тулаем бөтен сугышның барышына йогынты ясарга мөмкин була. Әлеге шәһәрне саклау ил өчен иң мөһим бурычка әйләнә һәм бөтен көч шунда ташлана. Сугышның башлануы август азагында тарихта тиңе булмаган бомбага тоту белән билгеләп үтелә. Гурий Филиппович, бу вакыйга турында искә төшереп, болай ди: " Күктә очкан самолетларның исәбе-саны юк иде. Төтен, ут. Барысы да яна, бернәрсә күренми. Шушы бомбага тотудан соң шәһәр хәрабәләргә әйләнде, хәтта баганалар һәм агачлар да калмады-коточкыч күренеш хакимлек итте..." Шуннан соң якташыбызны Иделнең сул ярына күчерәләр. Биредә ул төп максаты тере көчне җиңү булган җиңел Т-60 танкы ала. Сентябрь азагында үзенең подразделениесе белән шәһәргә чыга.Сугышның азагын хәл итәчәк героик оборона башлана. "Сталинградның озынлыгы трактор заводыннан алып шәһәрнең икенче очына кадәр 70 чакрымнан артыграк. Безне Иделгә кыстылар, аңа кадәр 50-60 метр ара калды. Ләкин без бирешмәдек, һәр өй өчен көрәш барды. Шул чакта без шәһәрне теләсә нәрсә бәрабәренә саклап калырга, соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышырга, немец басып алучыларының колы булмаска ант иттек. Гаскәрләрдә бер фикер-"Идел артында җир юк!"-дигән фикер яшәп килде. Барыбыз да батырларча көрәштек, Сталинградта һәр солдат үз-үзенә командир иде.
    Гадәттә көндезләрен оборонада тордык, ә төннәрен һөҗүм иттек: штурмовиклар (10-12 кеше) задание алды, ә минем танкым тәрәзәләргә атып, дошманны юк итә-итә, аларны каплый иде. Һөҗүмнәрнең берсендә мин штурм бригадасын ут белән яклаган өчен Кызыл Йолдыз ордены алдым,-диде Юрий Петрович.-9 ноябрьдә немецлар безнең уң флангыбызны өзделәр һәм Иделгә чыктылар, пехота аларны аннан куып чыгарырга боерык алды, ә безнең танк отряды аны каплап торды. Сугыш аяусыз булды, ләкин без позицияне алдык. 19 ноябрьдә Рокоссовский җитәкчелегендә Сталинград казанын юк итү башланды һәм гаскәрләребез һөҗүмгә күчте. Ә 5 декабрьдә мин торган землянкага, штабка килергә, дигән боерык белән йомышчы килде. Аның артыннан чыгып, мин снайпер пулясыннан яраландым. Ул бит йомышчыны түгел, мине көтеп торган икән. Менә шулай икенче кат яраландым һәм госпитальгә озатылдым. Сталинград өчен сугышуым шулай тәмамланды..."
    Гурий Филипповичның сугышчан тормышы моның белән генә бетми әле. Яраларыннан төзәлеп, Җиңүне Украинаның Гродно шәһәрендә каршылый, хәрби әсирләрне саклый. Җиңү яулап өенә кайта, "Большевик" һәм "Ромодан" совхозларында эшли. Хәзер Алексеевск бистәсендә яши, җәмәгать тормышы белән кызыксына, газеталар укый, гаиләсенең уңышларына сөенә. Оныкчыгының берсе, Анастасия Калашникова, сишәмбе көнне көрәш буенча ярышларга Воронежга китәчәк, студентларның җәйге уеннарында катнашу хокукы өчен көрәшәчәк. Ләкин бусы бөтенләй башка нәрсә, ә Гурий Филипповичка ул вакыйгалар турында яралары гел искә төшереп тора, алар һава торышы үзгәргәндә сызлап әрниләр, вакыт агышларына ул куркыныч көннәр турындагы хатирәләрне үзе белән алып китәргә ирек бирмиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: