Заря
  • Рус Тат
  • Истәлекле датаны каршылап

    Күпләрне моннан чирек гасыр элек булган вакыйгаларга кайтаручы датага бер айдан азрак вакыт калып бара. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылды.

    Район башлыгы Владимир Козонков төрле җирле консилиумнарда җәмәгать инициативасы турында һәрдаим искә төшереп тора һәм монда Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннарын үрнәк итеп куя. Район җитәкчелеге һәм күп кенә иганәчеләр ярдәмендә алар булдырган музей бүген инде патриотик эш үзәге буларак кабул ителә.

    Отылган өч хөкүмәт гранты музейны җиһазларга булышты. Хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгын каршыларга гына түгел, ә бәлки Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә дә әзерләнә. Кайбер алексеевскилылар, эш җитди алып барылганны күреп, музейга гаиләләрендәге истәлекле әйберләрне китерәләр. Мисал өчен Владимир Первушин ике бөек: Мәскәү янындагы һәм Сталинград сугышларында катнашкан әтисенең бүләкләрен китерде. Бөтен сугышны узган, яраланган һәм контузия алган Михаил Ильич сугыштан соңгы вакытта үзен педагогия хезмәтенә багышлаган. Ул 90 яшенә җитеп, узган елның көзендә вафат булды. Музей стендларының берсе якташыбызга багышланган.

    Музейдагы бүләкләр, фоторәсемнәр һәм башка сугыш истәлекләре һәр кеше таныша алырлык гомуми байлыкка әйләнәчәк. Яшь алексеевскилылар да тарихи Җиңүнең чын геройларын күңелләрендә саклаячак.

    Буыннар күчүчәнлеге кебек төшенчә хәзер ничектер яңгыраш тапмый сыман. Әмма чын тормыш кыйммәтләре тоныкланмый. Әлеге процесс башланды инде. Һәм алексеевскилыларның хәрби бердәмлеге җәмәгать инициативасының моңа булышуын тану куанычлы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: