Заря
  • Рус Тат
  • көрәшләрдә сыналган

    Сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Танкистлар көне - Иван Федорович Ключников өчен чын мәгънәсендәге бәйрәм. Ике "Кызыл Йолдыз Ордены" һәм "Батырлык өчен" медален алган Бөек Ватан сугышы ветераны сугышта һәрвакыт танк гаскәрләрендә хезмәт итә.

    Билгеле, ул Чиләбе танк училищесында механикка укыганнан соң, сугыштан соң гына танкчы була. 19 яшьлек Иван өчен сугыш 1942 елда башлана, аны Алексеевск хәрби комиссариаттыннан Горький шәһәренә озаталар. Ул вакытта анда хезмәт итүчеләр составын һәм техниканы тулыландыру өчен Сталинградтан 101нче танк бригадасы килгән була. Рядовой Ключниковны элемтә ротасына алалар. Сентябрьдә бригада Калинин фронтына китә. Ә инде октябрьдә Михайловка авылы астында аның беренче көрәше башлана. Һөҗүмгә күчкәч, Совет гаскәрләре дош-манны Ржев шәһәренә кадәр куа килә. Аннан, авыр көрәштән соң Иван Ключниковның танк бригадасын техника һәм кешеләр белән тулыландыру өчен тылга җибәрәләр.

    Бераздан ул Мәскәү тирәсе өчен көрәштә катнаша, ул анда үзенә - немецны башкаладан мөмкин кадәр ераграк куарга дигән максат куя. Иван шунда беренче тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Менә ул ничек була: "Сугышның бер көнендә, өзелгән тимерчыбыкларны табып һәм ялгап өйгә кайтканда, ерак түгел снаряд шартлый һәм ул контузия ала".

    Госпитальдән соң аңа Курск сугышында катнашырга туры килә. Биредә ул үзенең беренче Кызыл Йолдыз орденын ала: " Ике фашист танкы безнең алгы сызыкка үтеп кергәндә мин элемтәне тикшерергә бара идем. Алдыма ыргылган коточкыч һәм иләмсез галәмәтне күреп, окопка сикердем. Пехотачыга рәхмәт, ни кызганыч, аның исемен инде хәтерләмим, әмма окопны ул бик яхшы итеп казыган. Төпкә ятып кына өлгердек, танк аны куәтле тәгәрмәчләре белән кап-лады. Мин инде якты дөнья белән саубуллашкан идем. Әмма гомерем бетмәгән булган. Танкның үтүе булды, без җирдән күтәрелеп, мин аңа граната ыргыттым, ә иптәшем исә янучан катнашмалы шешә ташлады. Танкка ут капты. Икенчесенә исә безнең артиллериячеләр ут ачты".

    Аннан соң Иван Ключниковның данлы биографиясендә Украинаны азат итү, Кырымдагы сугышлар һәм Севастопольне азат итүдә катнашу бар. Икенче Кызыл Йолдыз орденына Иван Федорович Балтыйк буен дошманнан азат иткәне өчен лаек була. 1945 елның март азагында аны иң тәҗрибәле һәм чыныккан сугышчы буларак, Япония белән сугышка җибәрәләр. Җиңүне ул Чиләбедә каршылый. Шунда ук ул механик-йөртүче белгечлегенә укый һәм тулы хокуклы танкист була. Язмыш кушуыдыр, аларның гаиләсендә кияүләре Владимир һәм оныклары Сергейга да танк гаскәрләрендә хезмәт итү насыйп була. Сугышларда алган чыныгуның тыныч тормышта да ярдәме кирәккәндер, мөгаен, улы Слава һәм хатыны Екатеринаны югалту ачысын кичерергә туры килә аңа...

    Кызы Татьянаның сүзләре буенча, ул кешеләргә һәрчак хөрмәт белән караган:

    - Беренче ферма сыер савучылары белән очрашканда аны нинди яхшы һәм кайгыртучан бригадир иде дип искә алалар иде. Ул малларны бик ярата иде диләр.

    5 сентябрьдә Иван Федорович үзенең 90 яшьлеген билгеләп үткән. Ветеранга котлау открыткасын һәм бүләкләрне Николай Чурин, Шамил Мөлеков, Елена Хамзиналар тапшырды. Фронтовик үзе исә, һич тә төшенкелеккә бирелми, еллар үзенекен иткән һәм хәтере бераз ялгышса да, безнең" кайсы танкта күбрәк хезмәт итәргә туры килде?" дигән соравыбызга анык итеп " легендар Т-34тә" дип җавап бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: