Заря
  • Рус Тат
  • Мәңге җуелмас хатирәләр...

    Беренче Җиңү таңы кешелек тарихында иң зур һәм хатирәләргә бай бәйрәмнәрнең берсе булып уелып калган. Урам тулы кешеләр, хәрби киемлеләр елый- елый бер-берсен кочаклыйлар, үбәләр, жиңү белән котлыйлар.

    Мәгълүм булганча, Бөек Җиңү көненең тарихы 1945 елның 9 маенда Берлин читендә Германиядән Югары башкомандование штабы начальнигы генерал-фельдмаршал В. Кейтель, Кызыл Армиядән СССР Югары башкомандующий урынбасары Георгий Жуков һәм союзниклардан Бөекбритания авиация маршалы А. Теддер тарафыннан тулы капитуляция турында актка кул куелуга бәйле. Тарихтан шунысы мәгълүм: безнекеләр инде икенче майда ук Берлинга барып керәләр, әмма немец гаскәрләре әле ике атна дәвамында Кызыл Армиягә зур каршылык күрсәтәләр, шуңа күрә дә юкка кан түгелмәсен өчен, ниһаять, капитуляция турында карар кабул ителә.
    Ләкин шул мизгелгә кадәр үк, Сталин тарафыннан СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән 9 май дәүләт бәйрәме дип игълан ителә. Мәскәү вакыты белән иртәнге 6да бу Указ диктор Левитан тарафыннан укыла.
    ... Үземне белә башлаганнан бирле хәтеремдә әле, башлангыч сыйныфларда укыганда мәктәп каршындагы һәйкәл янында митинглар, хәтер көннәре табигатьтә яз, көннәр кояшлы һәм ямьле булуга да карамастан, ничектер сагышлы, моңсу уза иде. Шинель якаларын, күкрәкләрен орден- медальләр бизәгән сугыш ветераннары бер-бер артлы чыгыш ясаганда, дөрестән дә, күз алдына зур сугыш дәһшәте, без киноларда күргән яндырылган авыл һәм шәһәрләр, бик яшьли солдат шинеле кигән ир-егетләр килеп баса, колакта гөрселдәгән туп, ядрә тавышлары ишетелгәндәй була иде.
    Инде ул вакытлардан бирле дә күпме сулар аккан да, күпме буыннар алышынган! Ни кызганыч, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан 138 кешедән бүгенге көндә безнең Зур Тигәнәле авылында бер генә ветеран да исән түгел. Вакыт үзенекен иткән: алган авырулары һәм сызлап торган яралардан сугышта катнашкан абый-апалар, бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән...
    Ватан сугышы җилләре һәр совет гаиләсенә, һәр кеше язмышына кагылган. Аннан бер генә төбәк тә, авыл да, бер генә язмыш та читтә калмаган. Билгеле ки, ул безнең саллы нәсел вәкилләре - Нуруллиннарны да читләп узмый. Башка авылдашлары кебек үк, япь-яшь килеш әтиемнең өч бертуган абыйсы - Рәшит, Әнвәр һәм Әхнәф тә фронтка китеп баралар. Рәшит белән Әнвәр абыйларга канкойгыч бу сугыштан исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Алар икесе дә хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә. Алар турында башка мәгълүматны хәтерләмим дә диярлек.
    Сугышта күп батырлыклар күрсәтеп, дошманга каршы сугышкан абыем - Әхнәф Шәйдулла улының тормышы легендага тиң. Аның хакында Татарстан матбугатында күп тапкырлар язылганы булды. 1941 елның шомлы 22 июнь иртәсен ул Брянск өлкәсендә хәрби училище тәмамлаганда каршылый. Тәҗрибәсез булуына да карамастан, аңа укчы дивизия белән командалык итү вазыйфасын ышанып тапшыралар, ләкин ул сынатмый. Яшь командир дошман белән бәрелешләрдә оста җитәкчелек иткәне, батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Латвия, Литва җирләрен дошманнан азат иткәч тә, хәрби хезмәте югары бәяләнә. "Кызыл Йолдыз", "Александр Невский"орденнарына лаек була. Каты бәрелешләрнең берсендә абыем җитди яралана, уң аягының табанын дошман пулясы сыдырып үтә. Шулай да 4 сугышчан орден, дистәгә якын медальләр кавалеры туган төбәккә исән-сау килеш әйләнеп кайта. Һөнәре буенча сугышка кадәр үк педагог булган, балаларга хәреф таныткан "зур абый" (без, аның туганнарыннан туган балалар, яратып һәм хөрмәтләп аңа шулай дип эндәшә идек) партия вәкиле буларак, иң элек КПССның Әгерҗе районы комитеты аппаратында озак еллар эшли, данлыклы Иж-Бубый мәктәбен җитәкли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да берничә ел дәвамында ветераннар советын җитәкләп, ярдәм һәм булышлыкка мохтаҗ өлкән кешеләр мәнфәгатен кайгыртып яши. Хәзерге көндә ул инде вафат, арабызда юк, гомере буе чит төбәктә - Әгерҗедә яшәсә дә, күңеле һәм җаны белән Тигәнәлегә ашкынып яшәде ул, чөнки кеше кайда гына булмасын, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, аны туган туфрак үзенә тартадыр ул...
    Әтиемнең тагын бер якын туганы - Нуруллин Шамил Мияссәр улы, ул шулай ук 1924 елда Зур Тигәнәледә якты дөньяга аваз сала. 1942 елда Биләр районының хәрби комиссариатыннан фронтка китеп бара. Өлкән сержант, пулеметчылар взводы командиры күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" орденына лаек була. 1944 елда яраланып, туган якларга кайта. Тыныч тормышта укытучы булып, соңрак төзелеш бригадасында эшли. 1988 елда Шамил абый вафат була. Ул авыл зиратында җирләнгән.
    Сугышның иң кайнар нокта-ларының берсе - Белоруссия тирәсендә дошманга каршы көрәшкән Зарипов Нургаләм Сәгыйрь улы да әтием ягыннан туганыбыз (кызганычка каршы, фотосы сакланмаган). Танкист булып хезмәт иткән Нургаләм абый каты сугышларның берсендә бәхетле очрак белән генә исән кала. Корыч машинасында немец штабын юк итәргә дип барганда, дошман самолеты кинәт бомба ташлап китә, танкка ут каба, яшьлек җитезлеге булгандырмы, әллә инде сугыш шулай чыныктырганмы- җан-фәрманга ул түбәнгә, җиргә сикерә. 1945 елда орден һәм медальләрен чыңлатып, төз һәм озын буйлы, кара мыеклы солдат Тигәнәлегә кайтып төшә... Берничә елдан ул гаиләсе белән Казан шәһәренә барып төпләнә. Хәрби заводларның берсендә эшли. Сугышта алган яралар үзләрен сиздерми калмагандыр, күрәсең, 1973 елда ул кинәт авырып, йөрәк чиреннән дөнья куя.
    Фронтовикларның кайсын гына алма, аларны бер сыйфат берләштерә: бу - туган илне чиксез ярату, аның иминлеге һәм бәйсезлеге хакына үз тормышларын дошман тубына каршы куеп, утка-суга керү, матур киләчәк хакына яшь гомерләрен кызганмыйча, үзләрен корбан итү. Бу миллионнарга, туган ил өчен башын салган, чәчәктәй гомерләре өзелеп, ерак далаларда ятып калган; гарипләнеп булса да, исән кайтып, җимерелгән илне һәм халык хуҗалыгын аякка бастырган йөзләрчә мең ватандашыбызга хас күркәм сыйфат.
    Кешелек дөньясы инде бик тиздән Бөек Җиңүнең 68 еллыгын каршылар. Арабызда сугыш һәм тыл ветераннарының саны көннән-көн сирәгәя бара, ләкин хәзерге һәм бездән соң да киләчәк буыннарның алар күрсәткән тиңдәшсез батырлыкны онытырга хакы юк. Исәннәрне исән чакта кадерләп, үлгәннәрнең каберен белеп яшәсәк иде.
    Автор искәрмәсе: Кайбер мәгълүматлар Б. Шәйхетдиновның «Олы юлда Тигәнәле» китабыннан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: