Заря
  • Рус Тат
  • «Мин яратам сине, тормыш...»

    Кичә Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, безнең районга егерме елдан артык җитәкчелек иткән Алексей Демидов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төрле вакытларда аның белән бергә эшләгән кешеләрнең кайберләре гадәти булмаган җитәкче турында үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар һәм аны газетабыз битләрендә котлыйлар. Алексеевск мәхәлләсе настоятеле, протоиерей Павел (Чурашов): "Алексей Иванович...

    Кичә Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, безнең районга егерме елдан артык җитәкчелек иткән Алексей Демидов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
    Төрле вакытларда аның белән бергә эшләгән кешеләрнең кайберләре гадәти булмаган җитәкче турында үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар һәм аны газетабыз битләрендә котлыйлар.

    Алексеевск мәхәлләсе настоятеле, протоиерей Павел (Чурашов): "Алексей Иванович Демидов белән Алексеевск бистәсе мәхәлләсенә настоятель итеп билгеләнүемнең беренче көненнән үк таныштым. Бу 1995 ел иде. Ул Алексевск районы хакимияте башлыгы иде. Яшь, энергияле, максатчан, кешеләр ихтыяҗларын алдан күрә белә торган кеше буларак, рухи яктан үсү өчен бистә халкына чиркәү кирәклекне аңардан да яхшырак аңлаучы булмагандыр.
    Иске зиратта часовня, аннан гыйбадәт йорты, якшәмбе мәктәбе, агач эшкәртү остаханәсе, Ахтырканы яңадан торгызу, Хач Ману бәйрәмен үткәрү-болар әле ул кылган игелекләрнең бик азы гына, аларны Алексей Иванович хуплап кына калмады, аларда шәхсән үзе дә катнашты. Ә гүзәл Чаң тавышы бәйрәме республикабызда гына түгел, аннан читтә дә билгеле!
    Алексей Ивановичның иң мөһим хезмәтләренең берсе, ул Татарстанда иң матур чиркәү төзеде. Төзелеш процессында бер нәрсә дә аның игътибарыннан башка узмады: тышлый торган кирпеч нинди була, гөмбәзе нинди материалдан, кыңгыраулар кайда коелачак, нинди җиһазлар булачак һ.б.лар. Нәкъ менә Алексей Иванович чиркәүнең барлык чиркәү кагыйдәләре буенча булуын кайгыртты. Аның бу теләкләре барып чыкты. Хәзер чиркәү бар кешене сөендереп, ерактан балкып тора. Алексеевск бистәсендә рухи тормышны яңартуга һәм чиркәү төзүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен ул 2нче, 3нче дәрәҗә Изге Даниил Московский ордены белән бүләкләнде. Алексей Иванович кешеләргә игътибарлы булганга минем өчен бик якын. Ул хәзер дә, авырлыкларга карамастан, мәхәлләбез һәм дини оешмабызга ярдәм итеп тора.
    Мәхәллә кешеләре һәм шәхсән үз исемемнән Алексей Ивановичны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Барлык уйлаган планнарыгыз Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән тормышка ашсын иде.
    Озын гомер Сезгә, Алексей Иванович!"
    Алексеевск районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков: «Алексеевск районы мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән Сезне әлеге истәлекле датагыз белән тәбрик итәбез.
    Мин Аллаһы Тәгаләдән Сезгә игелек, тынычлык, бәхет, сәламәтлек, нәтиҗәле, дәвамлы хезмәт бирүен сорыйм.
    Аллаһы Тәгалә Сезгә хәерле, изге ниятләр генә насыйп итсен иде».
    Валерий Иванов, район башлыгының элеккеге урынбасары, район Советы рәисе урынбасары: "Алексей Иванович Демидов кебек җитәкчеләр бик сирәк очрый. Ул беркайчан да кабинет хезмәткәре булмады, аны эш урынында киңәшмәләр вакытында яки кабул итү көннәрендә генә туры китерергә мөмкин иде. Бәлки, моңа ышануы да кыендыр, ләкин беренче елларда ул тәүлегенә 14-16шар сәгать эшләде. Инде иртәнге 5тә районның иң еракта урнашкан хуҗалыкларында була иде. Беркайчан да гади кешеләрдән читләшмәде, механизаторларны һәм сыер савучыларны танып белә, һәркайсына исеме, атасының исеме белән эндәшә иде, аларның һәр соравын-шәхсиме ул, эшнекеме-һәрвакыт уңай хәл итәргә тырыша иде. Казандагы ишекләре түрәләр өчен генә ачык булган өлкә комитет хастаханәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гади хезмәткәрләре, районыбыз эшчеләренең сәламәтлекләрен ныгытулары күп нәрсә турында сөйли. А. Демидов сүзнең туры мәгънәсендә аларга дәвалану өчен урын табыштыра иде. Әлеге элита хастаханәсендә башка районнар эшче сыйныфы вәкилләрен көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый иде.
    Бөртекле һәм башка культураларның уңышлылыгы 2 тапкыр күтәрелде, маллар саны, савым артты. Терлекчелек фермаларын төзүгә, реконструкцияләүгә, торак салуга аеруча игътибар бирелде: Татарстанда районыбыз газлаштыруны, юллар төзүне беренчеләрдән булып тәмамлады, шул рәвешчә кешеләрнең тормыш дәрәҗәләре дә күтәрелде. Район Алексей Иванович килгәнче республика сводкасында урталыкта барса, 3-4 елдан соң инде барлык күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтенә чыкты-бу күп нәрсә турында сөйли.
    Андый җитәкче белән эшләргә, бер яктан, катлаулы булса, икенче яктан кызык иде. Нәтиҗәләр бар иде бит, ә бу инде иң мөһиме. Баштарак аңардан бераз шүрләсәк, озакламый чын күңелдән хөрмәт итә башладык. Мине тагын гаҗәпләндергәне шул-ул кадрлар белән, кеше нинди генә урын биләп торса да, эшләргә ярата һәм эшли белә иде. Күп еллар җитәкче булып эшләве дәверендә бер генә кеше дә начальник вазыйфасыннан алып ташланмады. Чөнки Алексей Иванович аларны рухи, һөнәри яктан тәрбияләде, җаваплылыкка, чынлап торып бөтен күңелеңне биреп эшләргә өйрәтте. Эшкә шулай гадәти булмаганча карау нәтиҗәсендә Алексеевск районы зурдан-зур уңышларга иреште.
    Әсхәт Мортазин, партия райкомының элеккеге инструкторы, гомуми бүлек мөдире, район ветеран оешмасы советы рәисе урынбасары: "Миңа Алексей Ивановичның кул астында турыдан-туры эшләргә туры килмәде-без киңәшмәләрдә, пленумнарда, депутатлар очрашуларында гына очраштык. Ләкин аның нык кулы, ярдәме, кешелеклелеге һәм мәрхәмәтлелеге бар нәрсәдә сизелде. Хәтта хәзер, берничә ел буена югары урында утыруына да карамастан, ул Бөек Ватан сугышы ветераннары турында онытмый, безнең һәркайсыбызны Бөек Җиңү көне, Ватанны саклаучылар көне һәм туган көннәребез белән котлый. Сугыш ветераннары исеменнән аңа бик әйбәт сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим".
    Валентина Горелова, район Советының элеккеге оештыру бүлеге мөдире, хәзер лаеклы ялда: "Еракта калган 80нче елларда аның белән эшли башлавыбызга 30 елдан артык вакыт узып китте. Алексей Иванович-рәис, мин хезмәт ияләре депутатларының Алексеевск район Советы башкарма комитеты секретаре идем. Без ул чакта яшь, тәҗрибәсез идек һәм бер-беребездән өйрәндек. Алексей Иванович үзенең ару-талуны белмәс холкы белән бар нәрсәгә: барысын да танып-белергә, бөтен җирдә булырга һәм үз күзләре белән күрергә бик тиз өйрәнде. Без кайчак, ул барысына да кайчан өлгерә икән? дип гаҗәпләнеп тә кала идек. Ә сере бик гади иде: Алексей Иванович тынгысыз, ял белмәде, үзен тулысы белән эшкә багышлады, шәхси вакыты һәм сәламәтлеге белән исәпләшеп тормады.
    Алексей Иванович эшләгән елларда авылларыбыз сизелерлек яхшырды, бистәбез чәчәк атты, ул бүген дә күркәмләнгәннән-күркәмләнә бара. Аңа эше һәм сүзе белән ярдәм иткән бик күпләр рәхмәтле. Аны үзе артында "аллабыз һәм патшабыз" дип атадылар, чөнки аңа ышандылар һәм өметләнделәр.
    Без элеккеге хезмәттәшләрем, җирлек башлыклары (аларның да күбесе хәзер пенсиядә инде) белән элеккеге җитәкчебезне һәм аның яраткан "Я люблю тебя, жизнь, и хочу, чтобы лучше ты стала..." дигән җырын еш искә алабыз. Елларның шулкадәр тиз үтеп китүенә ышанасы да килми. Менә инде аңа да 60 яшь. Менә 100 яшь тә булыр, шул чакта моның бернәрсә дә түгеллеге аңлашылыр. Алексей Ивановичны чын күңелдән юбилее белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә аңа бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк сәламәтлек, көч, дусларының һәм гаиләсенең мәхәббәтен һәм бик күп якты, җылы көннәр телим".
    Николай Баранов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең элеккеге начальнигы, партия райкомының бүлек мөдире, "Тельман" совхозы директоры: "Үтә дә көчле шәхес буларак, югары җитәкче урынын биләсә дә, Алексей Иванович гади, крестьян тормышына якын кеше булып калды. Барлык кыенлыкларга, авыл хуҗалыгында килеп туган авыр хәлгә дә карамастан, ул эшкә җиң сызганып, кыю кереште. Ул җитәкче башкарырга тиеш булмаган бернинди эштән дә тайчанып тормады, шәхсән үзе минем белән (ул елларда мин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшли идем) һәм гади эшчеләр белән район хуҗалыкларында асрала торган малларны ачтан үтермәс өчен катнаш азык алырга Чернигов өлкәсенә барды. Нәкъ менә крестьяннарга хас тапкырлыгы, халыкка хөрмәте һәм якынлыгы Алексей Ивановичка тулаем районны, атап әйткәндә, бистәне үстерүдә дөрес курс алырга һәм ул лаек булган өстенлекләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Районның элеккеге башлыгына әйбәт сәламәтлек, эшендә уңышлар һәм иң изге теләкләр генә телим".
    Ильяс Әхмәтов, "Родина" колхозы рәисе: "Алексей Ивановичны мин тәҗрибәле һәм грамоталы җитәкче, үз көченә нык ышанган һәм куйган максатларына ирешүдә үз дигәнендә нык торучан кеше буларак беләм. Бу сыйфатлары аңа күп кенә проектларны гамәлгә ашырырга, Алексеевск җиренең йөзен шактый үзгәртергә мөмкинлек бирде. Ул күп санлы социаль һәм халыкны эшкә урнаштыру, районның торак пунктларында төзекләндерү һәм торак төзелеше мәсьәләләрен хәл итү өчен гаять күп көчен һәм энергиясен бирде. Ул район кешеләре арасында зур абруй казанды. Авыл кешеләре яхшы эшләре өчен аңа бик тә рәхмәтле. Ул җитәкләгән район республикада юллар, күперләр төзү, су белән тәэмин итү, авылларны газлаштыру буенча иң алдынгы районнарның берсенә әйләнде. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү-үсемлекчелек һәм терлекчелек, маллар саны буенча республикада беренче бишлектә торды. "Родина" колхозының бөтен коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә, хөрмәтле Алексей Иванович, нык сәламәтлек, бәхет һәм якыннарыгызга һәр нәрсәдә иминлек телим. Өегездә һәрчак шатлык, җылылык, гармония хөкем сөрсен, ә эшегездә теләктәшләрегез һәм дусларыгыз ярдәм итсен. Юбилеегыз белән Сезне!
    Мансур Хәлилов, "Алга" колхозының элеккеге рәисе: "Алексей Иванович Демидов безнең районга халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе булып килде. Бу вакытта аңа бары тик 28 яшь кенә иде әле. Районга килүенең икенче көнендә үк безнең колхозга килеп, хуҗалык белән танышып йөрде. Терлекчелек фермаларын карады, киләчәккә планнарыбыз турында сорашты. Ә алар зурдан иде: гаражлар, авыл мәдәният йорты, спорт комплексы төзү, асфальт юллар салу һ.б.лар. Бик тиз уртак тел таптык, бөтен эшне киңәшләшеп эшләдек. Безнең белән гел элемтәдә торды. Аның ярдәме белән буа төзедек, газ керттек. Авылыбызга һәр көнне килеп, төзү эшләрен контрольдә тотты, кызыксынып торды. Халык аны бик яратты, килгән саен колхозчылар белән үз итеп сөйләшә иде. Халык аны һаман да сагынып искә ала. Аңа бөтен кеше рәхмәтле. Бик җаваплы, гадел Алексей Иванович бөтен мәсьәләләрне уңышлы хәл итте. Беркемне дә рәнҗетмәде. Безнең колхоздан беркемне дә төрмәгә утырттырып җәзаламады. Без аның белән хәзер дә элемтәдә торабыз. Ул әле бүген дә ярдәм итә. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, гаилә иминлеге, бүгенге катлаулы икътисадый чорда искиткеч җаваплы хезмәтендә уңышлар, тормыш юлында ныклы сәламәтлек, бәхет, куанычлар телим".


    Камил Сафин, "Родина" колхозының элеккеге рәисе: "Мин Алексей Иванович белән пенсиягә киткәнче 20 ел эшләдем. Колхоз районда гына түгел, ә бәлки республикада да һәрвакыт алдынгылардан саналды. Бу уңышларда А.Демидовка гаять зур роль туры килә. Аның эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатларын бәяләп бетерерлек түгел. Ул һәрчак хуҗалык үссен, ә кешеләр яхшырак яшәсен өчен тырышты. Җитәкче буларак, мин аның ярдәмен һәм игътибарын һәрдаим тоеп яшәдем. Аңа нинди генә сорау яки үтенеч-ул мәсьәләләр хуҗалыкка кагыламы, әллә шәхси характердамы-белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул аларны иртәгегә калдырмыйча хәл итә иде. Бүген колхозчылар яши торган 175 өйне төзүдә Алексей Иванович зур ярдәм күрсәтте. Бөтен авыллар асфальт юл белән тоташкан. Бөтен җирдә аның ярдәмендә асфальт юллар, фермаларга килү-китү юллары салынды. Икешәр фатирлы коттеджлар төзүдә дә ярдәм күрсәтте. Бик тә принципиаль, катгый, гадел, үзенә һәм башкаларга таләпчән Алексей Ивановичны юбилее белән чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, шәхси тормышында иминлек, гаилә бәхете телим. Мин аңа фермалар төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен бик рәхмәтлемен".
    Җәүдәт Әхмәтҗанов, "Разумовский" совхозының элеккеге директоры: "Алексей Иванович Демидов белән без 20 елдан артык бергә эшләдек. Беренче тапкыр аның 1980 елда безнең районга килгәне, район Советы башкарма комитеты рәисе булып сайлануы хәтердә калган. Ул президиумда, ә без залда күзебезне дә алмыйча аны күзәтәбез. Аны райсовет рәисе итеп тәкъдим иткәннән соң Алексей Ивановичка сүз бирделәр: трибунага яшь, матур, таза, бераз гына оялчан ир-егет күтәрелде. Ул үзенең тормышы, хезмәт юлы белән таныштырганда тын да алмый тыңлап тордык. Зал бертавыштан кул чапты. Шул көннән башлап районга чын хуҗа килде, дип шатландык.
    Безнең хуҗалык белән танышырга ул, алдан хәбәр итмичә, иртән-иртүк килде. Ул вакытта "Разумовский" совхозының директоры идем. Алексей Иванович безнең районга килгәнче үзе дә совхоз директоры булып эшләгәнгә күрә, хуҗалык эшләре, андагы проблемалар аңа таныш иде. Ул чорда безнең совхоз 4 бүлекчәдән торып, анда 4 милләт-мордва, рус, татар, чуваш милләте вәкилләре яши иде. Ул көнне без көн буена хуҗалык белән танышып, кырларны, терлекчелек объектларын, эшчеләрнең тормыш-көнкүрешен, социаль объектларны-мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм медпунктларны карап чыктык. Авыллар арасындагы юллар турында да сүз алып бардык.
    Кыскасы, шул көннән башлап, Алексей Иванович шул беренче очрашулардан ук безнең хуҗалык турында хәбәрдар булып, беренче нәтиҗәләрне дә ясады. Алексей Иванович шунда хәлнең бик үк яхшы түгеллеген аңласа да, төшенкелеккә бирелмичә, алга, бары алга гына барырга, дип нәтиҗә ясадык. Шуннан бирле, нинди генә проблемалар булса да, мин һәрвакыт (мин генә түгел, башка бөтен хуҗалык җитәкчеләре дә) аның белән киңәшеп эшләдем.
    Ул елларда Алексей Иванович киңәше, ярдәме белән безнең хуҗалыкта башкарылган эшләрне санап бетерерлек тә түгел. Кырчылыкта яңа технологияләр кертеп, яңа төр культуралар чәчеп, икътисадны ныгыттык. Яңа техника алып, районда иң көчле машина-трактор паркы булдырдык. Терлекчелектә нәселле терлекләр алып, кул хезмәтен механикалаштырылган хезмәт белән алыштырдык. Терлекләр симертүдә яңа технология буенча 1 кеше 300-350 баш терлек симертеп, елына 800-900 центнер ит җитештерә иде. Азык базасын ныгытып, берьеллык запас белән яшәдек. Терлек азыгы сатып та, хуҗалыкка күп керем керә иде. Хуҗалыкта төзү эшләре дә җәелдерелде. Терлекчелек биналары яңартылды, складлар төзелде. Бөтен азыкны (печән һәм тамыразыкларны) бары складларда гына саклый идек. Авыл кешесенең тормыш хәлен яхшыртуга да ул елларда зур игътибар бирелде. Урта мәктәп, балалар бакчасы төзү белән беррәттән, совхоз эшчеләренә, белгечләргә, укытучыларга һәм башка бюджетта эшләүче хезмәткәрләргә өйләр салу киң җәелде. Кайбер елларда 16-18әр гаиләгә йорт төзеп, ачкычлар өләшә идек. Беренчеләрдән булып авылларыбызны газ белән тәэмин иттек.
    Бу биеклекләргә ирешүдә Алексей Ивановичның ярдәме бик зур булды. Бу 20 ел эчендә нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килмәде. Совхоз районда гына түгел, республикада да алдынгы хуҗалыклар рәтендә булды. Эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең, мәктәп балаларының ялларын оештыруны да Алексей Иванович үз контролендә тотты. Ел саен хуҗалыктан йөзәрләгән кеше туристик сәяхәтләргә, экскурсияләргә, ял йортларына, чит илләргә йөреп торды. Мәктәп балалары һәр елны Волгоград, Ленинград, Киев, Брест кебек шәһәрләргә экскурсияләргә барды. Алексей Иванович хезмәт кешесенә бик хөрмәт белән карый.
    Безнең хуҗалыктагы һәр сыер савучыны, механизаторны ул исемнәре белән белә, таный, әле хәзер дә онытмый.
    Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Алексей Иванович безнең районны алдынгылар рәтенә чыгарды, аның хезмәтләрен әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Ул кешелекле, вөҗданлы, һәр кешегә ничек тә ярдәмле булып безнең район тарихында иң почетлы кеше булып калачак. Ул безнең районнан китсә дә, үзенең киңәшләре белән, башкача да күбебезгә булышып тора. Без, район халкы, аны һәрвакыт хөрмәт итәбез.
    Юбилей көннәрендә, Алексей Иванович, Сезгә озын гомер, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар телибез. Якыннарыгыз, аралашкан кешеләрегездән Сезгә шатлыклар гына килсен".
    Рәмис Кәбиров, "Алексеевск керамикасы" ААҖ генераль директоры: "Бераз артка карагач, мин предприятиебезнең ничек аякка басуы турында уйлыйм. Алексеевск кирпеч заводын төзүгә район төзелешләренә дә, шул исәптән республика өчен дә продукциянең җитәрлек күләмдә булмавы сәбәп булды. Әлеге гаять зур эшнең башында А.И. Демидов торды. Аның профессиональлеге, җаваплылыгы производствобыз чәчәк атсын өчен бер этәргеч көч булды.
    1993 елның апрелендә Алексеевск районына килгәч, республика Президенты М.Ш. Шәймиев хакимият башлыгыбыз А.И. Демидов белән бергә завод төзелеше белән таныштылар, шуннан ел бик уңышлы барды.
    Илдә үзгәрешләр булу сәбәпле, авырлыклар да булмады түгел. Тик Алексей Иванович дөрес карарлар таба белде. Аның ярдәме белән завод төзүне дәвам иттерү өчен кирәкле суммага кредит алынды, һәм 1997 елның августыннан Алексеевск кирпеч заводының икенче туган көне башланды. Кирпеч җитештерелә башлады. Еллар үтү белән җитештерү күләме артты. Инвестицияләрне җәлеп итү максатыннан, 2001 елдан предприятие ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде. Тышлый торган кирпеч җитештерү буенча яңа, Франция фирмасы "CERIC" чит ил линиясен төзү башланды.
    Миңа ул вакытта Алексей Иванович Алексеевск районында шулкадәр күп игътибар биргән "сафка кертелә торган объект" юктыр кебек тоелды. Шул чакта ул: "Без бу заводны бөтен ил белән күтәрдек, бүген ул безгә социаль проблемаларны чишәргә ярдәм итә", - диде.
    Хөрмәтле Алексей Иванович, һәрдаим кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сез яңадан-яңа төзелешләргә тормыш бүләк итә торган завод төзедегез. Сезнең белән эшлисе, Сезнең эздән атлыйсы килә, һәрвакыт шундый булып калуыгызны телибез. Тормышны яратуыгыз, кешеләргә игелегегез беркайчан да сүнмәсен".
    Фәния Хәсәнова, терлекче: "Алексей Иванович Демидовны юбилее белән кайнар котлыйм. Аңа игелекле һәм кайгыртучан җитәкче булганы өчен бик зур рәхмәт. Ул беркайчан кешене байга да, ярлыга да аермады. Миңа, мәсәлән, өемә газ кертүдә ярдәм итте. Шулай ук мин аны үзенә алмашка шундый ул үстергәне өчен хөрмәт итәм. Шундый кешеләр күбрәк булсын иде".
    * * *
    Редакция коллективы да Алексей Ивановичны юбилее белән котлый һәм әйтелгән бөтен теләкләргә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: