Заря
  • Рус Тат
  • Яхшылык һәм хөрмәт көне

    Көзнең беренче ае өлкәннәргә багышланган бәйрәм концерты белән төгәлләнде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә балалар бию төркемнәре чыгышлары күрсәтелде, җырлар җырланды. Залда җыелган кунакларга Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Беловадан, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужинадан һәм ветераннар советы рәисе Шамил Мөлековтан күп теләкләр яңгырады. Чараны оештыручылар хөрмәтле пенсионерларның буш...

    Көзнең беренче ае өлкәннәргә багышланган бәйрәм концерты белән төгәлләнде.

    Район мәдәният йорты сәхнәсендә балалар бию төркемнәре чыгышлары күрсәтелде, җырлар җырланды. Залда җыелган кунакларга Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Беловадан, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужинадан һәм ветераннар советы рәисе Шамил Мөлековтан күп теләкләр яңгырады.
    Чараны оештыручылар хөрмәтле пенсионерларның буш вакытларын төрләндерергә тырыштылар: бәйрәмдә Балалар иҗаты үзәге күргәзмәсе, чәй эчү һәм татлы бүләкләр дә булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: