Заря
  • Рус Тат
  • Яз бәйрәме

    Язның тәүге бәйрәме - 8 нче Март җир йөзендәге илаһи зат - хатын-кызларга ныклы игътибар һәм хөрмәт күрсәтү көне. Бу көнне күпләребез көчле затлар тарафыннан назлы караш, ягымлы сүзләрнең күбрәк булуын, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләрнең мул булуын өмет итә. Чөнки көннең традициясе шундый. Бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз, куаныч тойгылары...

    Язның тәүге бәйрәме - 8 нче Март җир йөзендәге илаһи зат - хатын-кызларга ныклы игътибар һәм хөрмәт күрсәтү көне.

    Бу көнне күпләребез көчле затлар тарафыннан назлы караш, ягымлы сүзләрнең күбрәк булуын, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләрнең мул булуын өмет итә. Чөнки көннең традициясе шундый. Бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз, куаныч тойгылары кичерәбез. Якын кешеләребез: ир-егетләребез, йөрәк парәләребез - балаларыбыз котлау сүзләре әйткәндә нык дулкынланабыз. Әлеге бәйрәм ничек барлыкка килгән соң - бу хакта әллә ни уйланып та тормыйбыз. Еллар үтү белән, әлбәттә, 8 нче Мартның тәүге мәгънәсе югалган, дөрестән дә, бу көнне ни өчен бәйрәм итәбез соң?
    Ерак заманнарда бу һич кенә дә хатын-кызларны зурлау көне булмаган, ә бәлки революционеркалар бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. "Правда" газетасы революция таңында әлеге көнне "эшче интернациональ хатын-кызлар көне"дип атый. Бу - ирләре белән бер хокукта булырга омтылган ханымнар бәйрәме. Кызганыч, хәзерге көндә бәйрәм үзенең тарихи билгеләнешен югалткан.
    1857 елның 8нче мартында Нью-Йорк фаб-рикасының тегү һәм аяк киемнәре цехын-да эшләүче хатыннар ма-нифестациягә җыелалар. Алар эш шартларын яхшыртуны, эш көнен кыскартуны, ирләр белән бертигез хезмәт хакы алу таләбен куялар. Чөнки хатын-кызлар завод-фабрикаларда тәүлегенә 16шар сәгать көч куйсалар да, үз хезмәтләре өчен хәерче тиеннәр генә алганнар. Катгый чыгышлардан соң барыбер эш көненең 10 сәгатькә калуына ирешәләр. Демонстрацияләргә чыгып, профсоюз оешмалары вәкилләре үзләренең сайлау хокукларын даулыйлар.
    Европада исә 8нче Март тарихы традицион төстә Клара Цеткин исеме белән бәйле. Кыю һәм куркусыз ханым хатын-кызлардан гына торган революцион отряд оештыра, бу отряд эксплуататорларга каршы көрәш алып бара. 1910 елда Копенгагенда социалист хатыннар конференциясе оештырыла. Клара Цеткин тәкъдиме белән нәкъ шул көнне ел саен бәйрәм итү резолюциясе кабул ителә. Бу көн дөньяның барлык хатын-кызларын тигез хокуклары өчен көрәшкә күтәрелергә чакырган сыман.
    Россиядә беренче тапкыр әлеге көн 1913 елда Петербургта билгеләп үтелә башлый. Совет властеның беренче елларыннан 8нче Март бездә дәүләт бәйрәменә әйләнә. 1917 елның мартында Россия хатыннары тавыш бирү хокукы алалар, ә 1918 ел Конституциясе исә хатыннарның ирләр белән бер хокукта булу сәясәтен ныгыта.
    Заманалар үтү белән Халыкара хатын-кызлар көне үзенең сәяси төсмерен югалта. 1965 елда ул фәкать ял көненә әйләнә. Шул көннән аның бәйрәмчә-рәсми ритуалы яшәп килә: тантаналы чараларда дәүләт җәмгыять алдында хатын-кызларга карата үз программасын тормышка ашыру турында хисап тота.
    Әмма үзгәртеп кору елларында күп кенә хатын-кызлар туры мәгънәсендә тормыш читенә ыргытылдылар. Эшсезлек барлыкка килде, кайберәүләр эчүгә сабышты.
    Советлар Союзы таркатылганнан соң 8нче Март Россия Федерациясенең истәлекле даталары исемлегендә кала. Ул БДБ илләрендә, Әзербайҗан, Грузия, Таҗикстан, Украинада - Халыкара хатын-кызлар көне, ә Белоруссия һәм Үзбәкстанда Аналар көне буларак бәйрәм ителә, ә Әрмәнстанда 7 апрель Әниләр һәм матурлык көне булып исәпләнә.
    Ә хәзер замандашларыбыз бу бәйрәмнең чишмәбашы турында әллә ни уйланып утырмыйлар, бу көнне фәкать кадерле гүзәл затларга чәчәк бүләк итү форсаты итеп карыйлар. Ә иң мөһиме - ул көнне көчле затларыбыз тарафыннан игътибар һәм хөрмәт көчәя сыман. Ләкин хатын-кызның табигате шундый: ул үзенең нечкә күңеле белән бәйрәмнәрдә генә түгел, ә бәлки башка көннәрдә дә ир затының үзенә карата кайгыртучан һәм игътибарлы булуын тели. Иң мөһиме - әниләр балаларының тыңлаучан, миһербанлы һәм шәфкатьле; хатыннар - ирләренең тугры һәм кайгыртучан; апа-сеңелләр ир туганнарының ихтирамлы һәм гадел булуларын телиләр. Нәфис затлар әле тагын үз янәшәсендә көчле, ышанычлы, җир-яңгырдан саклаучы һәм яклаучы ир-егетләрне күрергә тели. Иреннән кадер-хөрмәт, яхшы мөнәсәбәт, тугрылык көтә. Чөнки мондый сыйфатларны бернинди кыйммәтле бүләкләр дә алыштыра алмый. Шуңа күрә дә һәркемгә өлешенә тигән көмешенең ягымлы карашын, назлы елмаюын ешрак күрергә, матур сүзләрен ешрак ишетергә язсын. Аллаһы Тәгалә һәркемгә сөю-сәгадәт бакчасы җимешләрен мул татырга насыйп итсен!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: