Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Алдан беләсем килә”

Алексеевск районында яшәүче укучыларыбызның берсе В.Поликарпов редакциягә үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Хатның текстын без "Таң" газетасында бастырабыз. "Газетаны тормыш хәлләре, уңышлары һәм районыбыз казанышлары турында гына белү өчен яздырмыйм. Алда торган чаралар турында да алдан хәбәрдар буласыбыз килә. Газетаны көннең икенче яртысында гына кулга алабыз. 19 октябрьдә чыккан газетаның 82нче...

Алексеевск районында яшәүче укучыларыбызның берсе В.Поликарпов редакциягә үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Хатның текстын без "Таң" газетасында бастырабыз. "Газетаны тормыш хәлләре, уңышлары һәм районыбыз казанышлары турында гына белү өчен яздырмыйм. Алда торган чаралар турында да алдан хәбәрдар буласыбыз килә. Газетаны көннең икенче яртысында гына кулга алабыз. 19 октябрьдә чыккан газетаның 82нче санында беренче биттә: "Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары гражданнарны видеоконференция режимында сәгать 3тә шәхси кабул итә... Катнашу өчен гаризаларны дежур частька бирергә мөмкин..."
Әйтегез әле, мин бу турыда кабул итү алдыннан гына белгәч, нинди катнашу турында сүз булырга мөмкин? Бу турыда бер сан алдан укучыларга сорауларын әзерләп, видеоконференциядә катнашу өчен гариза бирергә өлгерү өчен хәбәр итәргә ярамыймы икән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы министр урынбасары Д. Динниуловның үзенә дә күбрәк кеше белән аралашса, кызыклырак булыр иде".
Укучыларыбыз игътибарына В. Поликарпов хатында әйтелгән игъланның бастырылу сроклары хакында аңлатмаларыбызны тәкъдим итәбез. Кагыйдә буларак, редакция үзенең укучыларына, хәбәрчеләренә һәм башка мәгълүмати материаллар бастыруны сорап мөрәҗәгать итүчеләргә бервакытта да каршы килми.
Менә бу юлы да өстә күрсәтеп үтелгән мәгълүмат та эчке эшләр бүлегеннән газетабызны басмага тапшырырга бер көн калгач бирелде-Алексеевск районы эчке эшләр бүлеге вәкиле бик таләп итеп сорагач (гәрчә барлык газета укучылар аның белән танышып өлгермәячәк, дип кисәтүгә дә карамастан) канәгатьләндерелде.
Без шулай ук Россиянең эчке эшләр министрлыгы бүлек начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры Валерий Баннициннан укучыларыбызга булачак видеоконференция турында хәбәрнең ни өчен алдан бирелмәвен сорадык. Ул безгә менә нәрсә аңлатты: "ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары, эчке эшләр хезмәте полковнигы Д. Динниулов имзасы белән Алексеевскида 2011 елның 19 октябрендә узачак видеоконференция турында телеграмма безнең бүлеккә 2011 елның 18 октябрендә генә килде. Игълан шул ук көнне газетага тапшырылды.
Р.S.: Кызганычка каршы, район үзәгенең күп кенә кешеләре чыннан да "Таң"ны көннең икенче яртысында гына кулларына алалар, ә кайбер авылларда бөтенләй дә икенче көнне. Редакциягә булачак видеоконференция турында мәгълүматны газетада бастырмаска иде. Оешма һәм предприятие җитәкчеләренең газетада бастыру өчен мәкаләләрен алдан бирүләрен сорыйбыз.
Т.ВАСИЛЬЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев