Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Газ–җылылык чыганагы гына түгел

Соңгы вакытларда редакциягә җитәкчеләрнең эшләренә җавапсыз мөнәсәбәте турында хатлар күп килә башлады. Алексеевскида яшәүче Валентина Белянинага да мондый хәлне башыннан үткәрергә туры килә. "Көннәрдән-бер көнне безнең өебездә автомат газ суҗылыткычыбыз сафтан чыкты, газ горелкадан янга чыкты (соңрак, форсункасы бушаганны белдек). Шулай итеп казанны сүндердек, таш өебез бик тиз суынды, өстәвенә...

Соңгы вакытларда редакциягә җитәкчеләрнең эшләренә җавапсыз мөнәсәбәте турында хатлар күп килә башлады. Алексеевскида яшәүче Валентина Белянинага да мондый хәлне башыннан үткәрергә туры килә.

"Көннәрдән-бер көнне безнең өебездә автомат газ суҗылыткычыбыз сафтан чыкты, газ горелкадан янга чыкты (соңрак, форсункасы бушаганны белдек). Шулай итеп казанны сүндердек, таш өебез бик тиз суынды, өстәвенә урамда яңгыр. Кызыбыз-I группа инвалид, аңа җылы кирәк, үзебез дә авырулар. Мондый хәлдә нишләргә? Ирем 04 газ авария хезмәтенә шалтыратырга булды: баштан озак кына җавап бирүче булмады, соңыннан телефон трубкасын алгач, бүген шимбә, чакыру буенча чыкмыйбыз, дүшәмбе көнне генә киләчәкбез дип җавап бирделәр. Без дүшәмбегә кадәр көтеп тора алмыйбыз, өйдә авырулар бар, чыгып торган газ да куркыныч тудыра. Моңа алар әлеге проблема аларга кагылмавын, алар инде ниндидер ноктага барып кайтуларын һәм башка бер җиргә дә бармаячакларын әйттеләр. Әңгәмәбез берәр сәгать чамасы баргандыр, һәм без газ хезмәте начальнигы Т. Назыйровка шалтыратырга, ә авария хезмәтенә түгеллеген кирәклеге турында аңладык. Җиренә җиткереп эшләргә булмагач, бу хезмәт нәрсәгә кирәк соң? Без, гади гражданнар, әлеге хәлдә үзебез бер нәрсә дә эшли алмыйбыз, без бит белгечләр түгел, аның каравы техник карау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен 900 сум түләп торабыз. Ә газ хезмәте эшчеләре, өй алдына киләләр дә, эскәмиядә утырып торалар да, аннан имештер техосмотр үткәрдек дип ведомостька кул куюны сорыйлар да китеп тә баралар...
Аллага шөкер, бездә кайгыртучан кешеләр бар, шулар арасында Михаил Кулемин, ул газ хезмәтендә эшли һәм бездән ерак яшәми. Без аңа кичке сигезенчедә шалтыраттык, ул инде ял итүенә карамастан, 10 минуттан казанны төзәтте дә, ремонтлаган өчен акча да алмады. Без Михаил Борисовичка кайгыртучанлыгы һәм аңлавы өчен бик рәхмәтлебез.
...Дүшәмбе көнне ирем газ хезмәте начальнигы Т. Назыйров янына китте, ул да хезмәткәрләре кебек үк, авария хезмәте юкка барга барырга тиеш түгел дип җавап биргән. Өстәвенә начальник арыганлыгына да зарланган. Газчыларның эшләренә болай салкын каравы беренче тапкыр гына түгел инде, безне һәрвакыт Михаил Борисович коткара. Мин җавапсыз кешеләр җитәкче урыннарда утырмасыннар иде дип саныйм, ә эшкә хезмәтен яратучы һәм кешеләрне хөрмәт итә белүчеләрне генә алырга кирәк".
Редакциядән: Газ чыгып тору нәтиҗәсендә торак йортларда шартлау очраклары булгалады, ә бу исә сак булырга мәҗбүр итә. Күңелсез нәтиҗәләр белән көрәшкәнче, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу җиңелрәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев