Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Коръән – күңелләргә бер шифадыр

Һәркемгә мәгълүм булганча, 2012 ел - Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, апрель аеның соңгы көнендә Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортының китапханәсендә әлеге елга карата үзгә бер бәйрәм, үзгә бер тантана булды. Әлеге чарага имам-хатыйп Рәмис хәзрәт Фәссахов, авылыбыз мәчетенә йөрүче яшь шәкертләр, аларның дәү...

Һәркемгә мәгълүм булганча, 2012 ел - Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, апрель аеның соңгы көнендә Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортының китапханәсендә әлеге елга карата үзгә бер бәйрәм, үзгә бер тантана булды. Әлеге чарага имам-хатыйп Рәмис хәзрәт Фәссахов, авылыбыз мәчетенә йөрүче яшь шәкертләр, аларның дәү әниләре һәм берничә урта буын кешеләре килгән иде.

Кичәне китапханә мөдире Равия Сафина ачып җибәрде. Ул бу чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, Коръән турында кыскача гына мәгълүматлар бирде. Авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәтнең үтемле вәгазе бәйрәмдә катнашучыларның күңелләренә нур булып иреште. Апаларыбыз бик матур мөнәҗәтләр әйттеләр, ә шәкертләребез Коръән аятьләрен яттан сөйләп, Коръән укуга осталыкларын күрсәттеләр, догалар да укыдылар. Балаларның мөселманча матур итеп киенеп килүләре, бер-берсе белән "әссәламәгаләйкүм" дип күрешүләре күңелләргә аерым бер рәхәтлек өстәде. Дәү әниләр балаларга әхлак тәрбиясе турында сөйләп, киләчәктә дә дини һәм дөньяви укуларында уңышлар теләделәр.
Шуннан соң дәү әниләр белән оныклар арасында кечкенә генә ярыш булып үтте. Алар Равия Минхәт кызы биргән дини сорауларга төгәл җавап бирделәр. Шулай да өстенлек яшь шәкертләребез файдасына булды.
Кичәнең соңгы өлеше чәй табыны янында тәм-томнар белән бергәләшеп чәй эчү һәм ихлас аралашу белән дәвам итте. Монда барча кеше дә өстәл янына җыелышып, чәйләр эчеп, догалар кылды. Әлеге чара бөтен кешегә дә бик ошады.
Ике сәгать дәвамында үткән бу бәйрәм чын мәгънәсендә бик тәмле, җыйнак һәм үтемле, матур һәм үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Барлык катнашучылар исеменнән Равия Сафинага, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәйсә Курмаевага, клуб хезмәткәре Илүзә Хисмиевага, шулай ук бәйрәмне шундый югары дәрәҗәдә үткәрергә булышкан авылдашыбыз - «Алексеевск керамикасы» ААҖ-ның генераль директоры Рәмис Кәбировка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларның һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә күңел тынычлыгы теләп, мондый очрашулар тагын да кабатлансын иде дигән теләк белән таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев