Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Коры Көрнәледә яшәүче, шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Разия апа Хөснуллина

"Май чүлмәге тышыннан күренә", - диләр Разия апа турында

Коры Көрнәле авылыннан Резидә Фатыйхова үзенең матур-матур мәкаләләре белән безне гел сөендереп тора. Менә бу юлы да ул Коры Көрнәледә яшәүче, шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Разия апа Хөснуллина турында язып җибәргән.

- 1921 елда тулысынча диярлек янып беткән, халкы ачлык тарафыннан Урта Азиягә, Урал якларына куылган Коры Көрнәле 1920-30 елларда авырлык белән булса да яңадан төзелеп килә. Халык үз нигезенә кайтып яңа өйләр, каралты-кура тергезә. Шуңадыр да авыл яңа, матур була. Авыл үсә. Яңа гаиләләр яңа нигезләр кора, аларда бер-бер артлы балалар туа. Нәҗмиев Бәдертдин абый белән Нәгыймә апа гаиләсендә дә 1941 ел февраленең соңгы көнендә 4нче бала - Разия дөньяга килә.

Әнә шулай матур гына тормыш көйләнеп килгәндә, 22 июнь таңында, аяз көнне яшен суккандай, фашистик Германия Советлар Союзы шәһәрләрен һәм авылларын утка тота. Искәрмәстән генә тормышның асты өскә килә. Авылның асыл ир-егетләре сугышка китә башлый. Беренчеләрдән булып Бәдертдин абыйны да фронтка озаталар. Берсеннән-берсе кечкенә балаларының кайсысын кочагына алырга белми ул: Кадриягә - 8, Рәшиткә - 5, Нәкыягә -3, ә иң нәние Разиягә нибары 4 ай була. Ирен озатырга чыккан Нәгыймә апага өйдән "Бала елый" дип кычкыралар. Әнә шулай ачыргаланып бишектә яткан Разия әтисен сугышка озата. Бәдертдин абый шул китүдән кайтмый, яу кырында башын сала. Балаларны аякка бастыру Нәгыймә апа өстендә кала... һәм нарасыйларын ачлыктан-ялангачлыктан саклап калу өчен җан тартыша ул. Кеп-кечкенә балалары ялгыз, ач дип тормыйлар, колхоз эшенә дә тарталар. Ә сугыш чорының өстәмә мәшәкатьләре ничаклы! Берсеннән дә читтә калмый ул, "балаларым ач булмас", дип терлеген дә асрый. Сыерлы кеше авыл җирендә беркайчан да ач булмаган, әмма аны тоту никадәр мәшәкать һәм чыгымнар сораганын асраган кеше белә инде. Кечкенәдән балалары кул арасына кереп үсәләр. Нинди генә авырлыклар алдында калмасын, үзенең кешелеген югалтмый яшь хатын, "матур Нәгыймә" диләр аның турында. Бу мөһер аңа уңганлыгы, пөхтәлеге билгесе буларак берегә. Өч кыз баланы матур итеп үстерә, ә улы Рәшит аның уң канаты була.

4 айлыктан әтисез калган бәләкәй Разия сылу, матур кыз булып үсеп тә җитә. Авылда уңганлыклары нәтиҗәсендә мул тормышта яшәүче зур, тату гаиләгә килен булып төшәргә насыйп була кызга. Авылның күренекле кешесе Хөснуллин Нотфулла абзыйның олы улы Сәлимҗан күз төшерә аңа. Бу олы йортка, ишле гаиләгә кушылу зур бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та була. Яшьтән эшкә өйрәнеп үскән 19 яшьлек кыз куркып калмый, 5 кайнигәчкә - сеңел, бер каенсеңелгә һәм ике каенэнегә апа була.

Мин Нотфулла абзыйларда, кардәш-ыру булганга, еш була торган идем. Разия апа белән Сәлимҗан абыйның кызлары белән бергә үстек. Бу гаиләдәге татулык, олыны - олылау, кечеләргә кече итеп, кайгыртучан карашка сокланмаслык түгел иде. Нотфулла абзый белән Галнехәят әби Разия апаны үз кызлары кебек күрделәр, канат астына алып, бер-бер артлы туган өч балаларын: кызлары Фәүзия, Зөлфирә һәм уллары Рәхимҗанны карап үстерештеләр. Балалары тәртипле, тырыш булып, яшьтән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үстеләр. Олы йорт беркайчан кунак төшемсез тормады, кунакчыл йортка, төп йортка бертуктамый туган-тумача өзелмәде. Алар килеп керүгә Галнехәят әби белән Разия апа карашып кына куялар, өстәл өсте мул ризык белән тула иде. Зур казанда итле шулпа кайнаган арада, Разия киленнең авызда эреп китәрдәй камыры да өлгерер, кортлы мае, кайнатмасы да өстәлгә менеп утырыр иде. Разия апа ире туганнарын үзенекеләрдәй якын итеп, "апа-җизни", "безнең Рәхилә", "безнең Марат", "Лилиябез" дип һәрчак яратып сөйләр иде. Күрше-күлән белән дә туганнар күк аралашып яшәделәр.

Ишле гаиләдә килен вазыйфасын башкару - бер эш, совхозда төрле эшләрдә: фермада сыер саусынмы, бозаулар карасынмы, ындыр табагында ашлык чистартсынмы - һәр җирдә эшен җиренә җиткереп башкара Разия апа. Инде лаеклы ялга чыгуына да 20 ел үтеп киткән.

Гомер әнә шулай күңелле мизгелләре белән генә түгел, борчу-мәшәкатьләре, кайгы-хәсрәтләре белән сулардай ага. Кайнана белән кайната да, әнисе Нәгыймә әби дә күптән гүр ияләре булдылар, матур итеп балалар рәхәте, оныклар шатлыгын тоеп яшәгәндә генә иңгә-иң куеп тормыш иткән ире - Сәлимҗаны да вафат булды. Разия апа төп йортта ялгызы торып калды. Балаларының кайсысына барып керсә дә, урыны түрдә булган ана төп йортны ташларга ашыкмый, гомер-гомергә гөрләп торган нигез әле дә кайнап тора. Әле Алексеевск бистәсендә, әле Казанда яшәүче кызлары, оныклары кайтып төшә, иң ешлаганы - улы Рәхимҗаны атна саен юлда, әнисенең хәлен белеп тора. Ишле туганнарның, аларның балаларының да авылда кайтып керер нигезе бар: Разия апа аларга һәрвакыт шат, көләч йөз белән каршы алып, кунак итә - шуңа бар туганнар да бик рәхмәтле аңа. Ә үзенең ягыннан булган эне-сеңелләре яратып "алма апа" дип дәшәләр. Ул аларга да һәрчак якын киңәшче, яраткан апа.

"Май чүлмәге тышыннан күренә", диләр. Гомергә Көрнәледә олы, таза хуҗалык булып саналган ("Нотфулла бай" диясе урынга халык хөрмәт белән "Нотфулла абзый" дияр иде, чөнки ул бик ярдәмчел кеше булып, гозер белән килгән кешене бер дә кире бормаган) Нотфулла абзый нигезе яши, һәм ул нигезне бүген Разия апа тота. Язлар килгәч, өй чәчәкләргә күмелә, бакча җиләк-җимеш, яшелчә белән бизәнә. Җырдагыча, "авырлыкларны да җырлый-җырлый, гөл бәйләме итеп үрүче" Разия апа яши биредә һәм ул үзенең 75 яшен билгеләп үтәргә җыена. Шушы көннәрдә өй тагын балалар чыр-чуына күмелер, туганнар, дус-ишләрне кабул итәр. Мәңге яшә, игелекле нигез, озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч, мул, бәхетле тормыш сиңа, Разия апа! Балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларыңның рәхәтен күреп, сине хөрмәт итеп, яратучы күп санлы туганнарыңның якты карашын тоеп яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен үзеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев