Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Район газетасына язылу бара

Газета-журналларга язылу чорында укучылар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен, шелтәләрен җиткерәләр. Р. КЫЯМОВ. - Газета киң катлау укучыларының мәнфә-гатьләренә җавап бирергә тиеш. Моның өчен рубрикаларны төрләндерергә кирәк. Мәсәлән, мин, сәламәт яшәү рәвеше турындагы мәкаләләрне күбрәк яратып укыйм. Сүз уңа-еннан әйткәндә, мин ир-ат буларак, газетада "Автомобильчеләр өчен киңәшләр" рубрикасы бик урынлы булыр иде,...

Газета-журналларга язылу чорында укучылар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен, шелтәләрен җиткерәләр.

Р. КЫЯМОВ.

- Газета киң катлау укучыларының мәнфә-гатьләренә җавап бирергә тиеш. Моның өчен рубрикаларны төрләндерергә кирәк. Мәсәлән, мин, сәламәт яшәү рәвеше турындагы мәкаләләрне күбрәк яратып укыйм. Сүз уңа-еннан әйткәндә, мин ир-ат буларак, газетада "Автомобильчеләр өчен киңәшләр" рубрикасы бик урынлы булыр иде, дип уйлыйм. Газетабыз Совет заманнарындагы кебек, "бар да яхшы һәм шома, тәнкыйтьләрлек җир юк" килеп чыкмасын иде. Халыкның күп өлеше аз хезмәт хакына яши, авылларда кешеләр шәхси ярдәмче хуҗалыклары исәбенә көн күрә. Шул турыда күбрәк языгыз.

Г. МӘХМҮТОВА.

- Газетага даими төстә язылам. Авыл хуҗалыгы, савым, урып-җыюга кагылышлы темаларны укырга күбрәк яратам. Шигъри рубрикаларны яратып укыйм. Газетабыз битләрендә квалификацияле кулинарлар тәкъдим иткән сәламәт яшәү рәвешенә туры килүче ашларны әзерләү рецептлары укучыларның билгеле бер даирәсе өчен кирәкле һәм кызык булачак.

Район газетасында «Юридик консультация» рубрикасы бик кирәк, дип саныйм, анда квалификацияле белгечләр юриспруденция өлкәсендә өйгә, дачага, мираска документлар тутыру (нәкъ менә безнең җирләрдә) буенча аңлатмалар бирер иделәр, чөнки кешеләр бу нәрсәләрне аңламыйлар, тиешле мәгълүматны эзләргә вакыт та күп кирәк. Әгәр газетада нәзберек һәм сирәк үсемлекләр үстерү буенча тәҗрибәле чәчәк үстерүчеләр киңәшләре күренсә, күп кенә укучылар шат булыр иде.

Л. ХӘЛИЛОВА.

- «Таң» газетасы битләрендә «Экологик рубрика» күрәсем килә. Бу безгә бистәнең экологик торышын күзәтеп бару, кешеләрнең хәленә һәм аларның яшәү рәвешенә тәэсир итә торган проблемаларны ачу өчен зарури.

«Яшь хәбәрчеләр» рубрикасы балаларда бистәнең һәм тулаем районның проблемаларына үз карашларын чагылдыру, шулай ук бистәдә һәм районда бара торган вакыйгалар турында үз күзлекләреннән чыгып сөйләү мөмкинлеге барлыкка килсен өчен кирәк, дип исәплим. Фалия ХӘСӘНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев