Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Шигъри мизгелләр

Фронттан хат Газизәгә хат килде Сугыш кырыннан. Гайнулла язуы бит - Сөйгән ярыннан. Күпме көтте сабыр гына, Ә хат килмәде. Газизәнең күзләреннән Очкын сибелде. Нечкәреп киткән күңелне Тыялмый йөрәк. Өчпочмаклы хаты кулда - Укырга кирәк. Яза яры: "Гүзәлкәем, бәхет кошым, Мин бит исән-сау. Барыгыз да сәламәтме, Иң изге сорау. Сылукаем,...

Фронттан хат

Газизәгә хат килде

Сугыш кырыннан.

Гайнулла язуы бит -

Сөйгән ярыннан.

Күпме көтте сабыр гына,

Ә хат килмәде.

Газизәнең күзләреннән

Очкын сибелде.

Нечкәреп киткән күңелне

Тыялмый йөрәк.

Өчпочмаклы хаты кулда -

Укырга кирәк.

Яза яры: "Гүзәлкәем, бәхет кошым,

Мин бит исән-сау.

Барыгыз да сәламәтме,

Иң изге сорау.

Сылукаем, нечкә билләреңне

Килә кочасым.

Көчле кулларыма алып

Күккә очасым.

Назлы гөлем, хатларыңны

Көн дә язарсың.

Яратуым шундый көчле,

Ныграк аңларсың.

Сандугачым, кызым туса,

Таңсылу булыр.

Без аерылышкан алсу таңның

Бүләге булыр.

Таңсылуыма нәфис бишек

Үрә алмадым.

Нәни кошчыгыма тал бишегем

Элә алмадым.

Карлыгачым, яратуым шундый көчле -

Таулар күчерер.

Мин ышанам, керсез саф мәхәббәт безгә

Бәхет китерер.

Матур кызлар, батыр уллар

Без үстерербез.

Туган илне, туган җирне

Гөлгә күмәрбез.

Газизәкәй бәгърем, Гайнуллаңны

Сагынып көтәрсең.

Кавышу таңы тизрәк атсын

Шуны теләрсең".

Каһарманның фронт хаты

Йөрәк яндыра.

Кош теледәй шушы хаттан

Дөнья яктыра.

Сугыш елы толлары

Сугыш көне...

тыныч җәйге иртә.

Ил өстенә дошман ташланды.

Йөрәк кабул итми, әйтәсе дә килми,

Каһәр суккан сугыш башланды.

Башка тимер таяк төштемени -

Ачы нәфрәт җанны телгәли.

Ерткыч дошман, куарбыз без сине

Кызганусыз, бер дә жәлләми.

Авыл урамнары тыныч иде,

Сулышыбыз чиста, саф һава.

Күздә яшьме, томан, әллә ялкын-

Тормышыбыз бүтән төс ала.

Бүгенгесе авыр - ир-егетләр

Кулларына корал алдылар.

Ә аналар балаларын кочып

Җирдә аунап елап калдылар.

Сорамады сугыш ничә балаң диеп

Өч баламы, алты, җидеме.

Яшь аналар сыгылып төште бүген,

Тормыш уты шулай сүндеме?

Бу гүзәлләр сыгыла торган түгел

Бик яшь булсалар да үзләре.

Бер эштән дә алар курыкмады,

Бөтен эшкә җитте көчләре.

Сөю назын, мәхәббәтнең көчен

Нәни гөлләр тоеп үстеләр.

"Әти" сүзен изге сөю белән

Кабатлыйлар иде иреннәр.

Арысландай көчле ирләренә

Гүзәл затлар тугры булдылар.

Матур апа, дәү әниләр булып,

Хәтер түрләрендә калдылар.

Саимә, Хөсния, Ләйлә,

Җамалия, Татьяна, Кәүсәр -

Дәү әниләр оныкларның йөрәгендә

Үрнәк булып мәңге яшәрләр.,

Рабига Ишниязова.

Урманасты Шунталысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев