Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Туган авылым турында

Коры Көрнәле авылының матур табигатенә багышланган шигъри юлларымны тәкъдим итәм.

Һәр җисемнең исеме булган кебек

Һәр табигать бездә исемле.

"Пәҗи" аланнары, "каршы киләк"

"Бүре" елгалары дисеңме.

Табигате матур авылымның,

Бер башыннан урман башлана.

Бер башында "Озынкуак" күле

Ераклардан күзгә ташлана.

Урамыбыз күрке, "Озынкуак",

Бар иде бит сулы чакларың.

Әле бүгенгедәй искә төшә

Су коенып үскән чакларым.

Тирән сулы идең,"Озынкуак",

Ат йөздерә иде абыйлар.

Әти-әниләре коенганын

Карап тора иде сабыйлар.

"Дуңгыз киләге"ндә печән чаптык,

Еланнар күп шушы киләктә,

Июль башларында кәрҗин алып

"Мич башына" мендек җиләккә.

Җиләк кенә түгел, чикләвек тә

Җыя идек "Каршы киләк"тә.

Мактаныша идек өйгә кайткач,

Сыймый иде ике чиләккә.

Төбәк урманнары элек заман

Шомлы булып шаулап үскәннәр.

Әти, бабаларым шул урманнан

Өй салырга усак кискәннәр.

Чикләвек һәм җиләк кенә түгел,

чишмә суы, балык дисеңме.

Атлар да урлаучы булган,

Вәли карак булган исеме.

Төнлә белән чыккан сәяхәткә

урлар өчен атлар байлардан

Ярлыларга өләшергә диеп,

куып кайткан әллә кайлардан.

Моңланып тыңлап утырдым

Урмандагы күке тавышын.

Аның күкелдәве дәва булды

Басар өчен йөрәк сагышын.

Күке генә түгел, сандугач та

Өзелеп сайрый безнең таллыкта,

Онытмыйча туган авылыбызны

Яшик әле рухи байлыкта.

Имән урманнары урап алган

Тирә яклап туган авылны.

Һәр чак саклый ул бәла-казадан

Кертмиенчә җилне, давылны...

Кызганмаган Ходай матурлыкны,

Нурлар сипкән туган ягыма

Искә төшә, уйнап үскән чагым,

Кайтам төсле бала чагыма.

Эчим дисәң, чишмә сулары бар,

Сулыйм дисәм, чиста һавасы.

Мәтрүшкәләп әле чәй дә эчсәм,

Булмый калмас, дустым, дәвасы.

Гөмбә кирәк булса,

"Наратлык"та,

Чикләвеге - "Каршы киләк"тә

"Мич башына" таба юл

тотасың,

Кызарып пешкән җиләк кирәксә.

Каен себеркесе кирәк булса,

"Каенлык"ка рәхим итәсең.

Хуш исләрен иснәп бер

чабынсаң,

Яңа туган булып китәсең.

Кайткан чакта туган авылыма

"Әби" чишмәсенә тукталам.

Шифалы һәм салкын суын эчеп

Арыган тәннәремә көч алам.

Сагынганда туган авылымны

Сызлый бугай газиз башларым.

Йоклаганда һәр көн төштә

күрәм.

Мичтә пешкән әни ашларын.

"Кыркүл тауның" башларында

Бар яраткан чишмәбез,

Җиләк җыеп кайтып барышлый

Туктап аның суын эчәбез.

Авылымның сулап саф һавасын

Эчеп җибәр чишмә суларын.

Тормыш көзең җиткәч,

Алла боерса,

Сызламаслар аяк-кулларың.

"Бүре" елгалары тармак-тармак,

Тармак саен үсә кузгалак.

Шушы кузгалакны авыз итәм

Киткән саен шуннан узгалап.

Белми генә кушмагандыр әле

Авылым халкы "Бүре" исемен.

Элек заман шунда явыз бүре

Булмагандыр әле, дисезме?

Бүре генә түгел, ул елгада

Булган, диләр, хәтта Шүрәле.

Шүрәлене бик күрәсең килсә,

Шул елгага килеп күр әле.

Ханнар торгангамы, әллә юкмы?

Шул исемдә бар бер буабыз.

Эссе көндә сусаган малларны

Су эчәргә шунда куабыз.

"Ханнар" буасыннан ерак түгел

Тагын бер күл ята ялтырап.

Суы салкын иде коенганда,

Чыга идек судан калтырап.

Исеме дә матур күлебезнең,

"Тәмәке" дип кушкан бабайлар.

Җәйләр җитү белән шунда килә

Кармак тоткан шаян малайлар.

Наил МАХАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев