Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кыр Шонталысы авылыннан Ислам «Хәмзә» мәчетендә азан әйтә

Мин үземне бик бәхетле хатын-кыз дип саныйм. Аллага шөкер, яраткан гаиләм, эшем, туганнарым, дусларым бар. Әниләрем икесе дә янәшәмдә яшиләр. Өебез авылыбызның күрке булган ике мәчет каршында урнашкан. Азан тавышын ишетү - үзе зур бәхет. Кичләрен эштән кайтканда мәчеткә йөрүче балаларны күреп, күңелем сөенә, күзләрем яшьләнә. Иманлы балалар үсә, димәк!

Сүзем бүген Сираев Ислам Ильдар улы турында. Ислам гап-гади авыл баласы. Бадминтонга йөри, йөзәргә бик ярата. Авылда  бабасы Сөенеч белән әбисе Суфиянең төп терәге. Аңа 12 яшь кенә булса да, инде күптән дин нигезләрен өйрәнә. Җәй көне Ислам авылдашы Рәсүл белән бергәләп район үзәгенә мәчет янындагы мөселман лагерена йөреп, Рөстәм хәзрәттә дини гыйлемен үстерде. Инде менә Ислам авылыбызда урнашкан “Хәмзә” мәчетенә намазга йөри. Киямов Ирек абый аңа азан әйтү тәртибен өйрәтә. Шәкертенең тырышлыгын күреп сөенә. Ә бит Ислам азанны күңел түрләренә үтеп керерлек моңлы итеп әйтә.

Укулар башланды. Ислам быел 6 сыйныфка укырга китте. Аның үз юлы бар. Туры юлыннан тайпылмыйча, югары үрләр яуларга язсын кечкенә шәкертебезгә! Исламны тәрбияләп үстергән гаиләсенә зур рәхмәт әйтәм.

Өйләрдә инде күптән утлар кабынган, авыл тынып калган. Тын да алырга куркып, мин дә кайта торган җиремнән туктап калдым. Азан тавышы яңгырый. Ислам тавышы.

Ходаем, дөньяларыбыз тыныч булсын, бала-ларыбызның шат авазларын ишетү бәхетеннән аерма бер үк!

Лилия Мингали кызы Нуретдинова,

 Кыр Шонталысы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев