Заря
  • Рус Тат
  • Авыл үз төсен югалтмый

    - Күптән түгел авыл җирлекләрендә референдумнар булып узды, ул безнең районда уңышлы үтте, - дип башлап җибәргән редакциягә юллаган хатын Урманасты Шунталысы авыл җирлеге секретаре, сайлау комиссиясе рәисе Гөлия Исламова.

    - Гомумән дә, 2016 ел тарихка сайлауларга бай ел булып кереп калды, - дип дәвам иттерә үзенең сүзен Гөлия ханым, - мартта - референдумнар, сентябрьдә - Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, ноябрьдә үзенең яңа максатлары, планнары белән яңадан референдумнар булып узды. Урманасты Шунталысы авылында 309 кеше катнашырга тиеш булса, сайлауларга 197 кеше килеп, гражданлык бурычын үтәде, сайлау участогына өченче тапкыр килеп тавыш биргән авылдашларга рәхмәт әйтәбез. Бу референдумга ничек килмисең ди, ул бит капиталь ремонтланган мәдәният йортында үтте.


    Чираттагы утырышта сайлау комиссиясе әгъзалары белән үзара урамнар бүлешеп, мәгънәле аңлатма язылган чакыру хатларын йорт саен таратып йөрдек. Традицияне бозмыйча иң беренче булып сайлауларга лаеклы ялга чыкканнан бирле Халиков Рәшит абый белән Галия апа матур гына пар булып җиңел аяктан, бисмилләләрен әйтеп, бюллетень салгангадыр, мөгаен, сайлауларда халык актив катнашты.


    Һәр сайлауда төшке ашка кадәр 50-60 процент халык сайларга өлгерсә, бу сайлауда баштан сайлау проценты түбәнрәк булды, чөнки кич белән Казан артистлары килде, халык шул концертка килеп тавыш бирүен дәвам итте. Нәтиҗәләр дә начар булмады, 197 кешенең 16 сы гына каршы тавыш биргән булып чыкты. Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, узган референдумнардан соң планлаштырган һәм эшләгән эшләр күз алдында. Шуның өстенә халык, дәүләт программаларында катнашып, мөгезле эре терлеккә, кәҗәләргә, үтә дә чаяраклары кош-кортка да субсидия алды. Ветеринария хезмәте өчен дә акчалар кире кайтарылды, алты гаилә 60*40 программасы буенча савым аппаратлары алды, әле мәкалә басмага әзерләнеп ятканда гына тагын алты гаилә саву аппаратлы булды. Дүрт гаилә: Гобәйдуллин Расих, Калинин Андрей, Александров Иван, Шәйхетдинов Сөләйман хуҗалыклары шул рәвешчә мал-туар абзары салуга 100 һәм 200 мең сумлык акчалата ярдәм алды. Бу көннәрдә генә атларга субсидия алу өчен документлар әзерләнә. Кыскасы, йоклап ятмаган кеше эшли дә, ашый да белә. Авылда ике кибет, мед. пункт, саклык банкы, мәктәп, почта, балалар бакчасы, сөт җыю пункты, клуб, китапханә, авыл Советы, болар барысы да бер тирәдә. Начар яшәмибез бит, шулай да күңелне "колхоз, совхоз" дигән сүзләр борчый, авылдан берничә ир-егетебез һәм хатын-кызыбыз Кыркүл авылына йөреп, ә күп кенә ирләр, гаиләләреннән аерылып, башка шәһәрләргә китеп эшли, кызганыч, сабыйларына әти тәрбиясе тими, дисәк тә дөрес булыр.


    Бер уңайдан шуны да әйтеп узыйк, референдумга килгән көнне үк Мостафин Мөхлис белән Раилә: "Акча булганда биреп куябыз, берәр дәфтәргә теркәп куегыз", - дип 900 сум биреп тә калдырдылар, әле бит алар күп акчалар алып эшләүче гаиләләр дә түгел, шулай ук күп балалы Шәйхетдинова Зөлфирә дә: "Ничек булса да өлешләп булса да түләрбез",- дип ризалыгын белдерде, калган авыл халкы да вакыты җиткәч үз ихтыяры белән билгеләнгән сумманы авыл юлларын төзекләндерергә тапшырырлар, дип ышанып калабыз. Шуны ассызыклап әйтәсе килә, җыелган акчалар үз авылыбыз өчен генә кулланыла бит, һәр авылның халкы җыйган акчасы шул авылга гына тотыла, күрше авыллар җыялар икән, аларныкы үзләренеке үзләренә. Шулай булгач, үзебез яшәгән җирлек өчен хәлдән килгәнчә булышу дөрес булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: