Заря
  • Рус Тат
  • Батыр сугышчы

    Редакциягә Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Земфира Рамаева хат җибәргән. Ул үзенең карт бабасы Мәгыйзов Хафиз Мәгыйз улы турында язган. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 70 ел тулып килә. Дөньяны тетрәткән вакыйгалар инде еракта, ләкин безнең ил өчен зур сынау булган бу дүрт ел халык хәтереннән мәңге китмәс.

    Сугыш! Нинди коточкыч сүз. Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылган болыннар, ятим балалар килеп баса. Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы- хәсрәт китерә.

    Сугыш килде безгә сорамыйча,

    Шакымыйча керде ишектән,

    Кабатладык шулчак тешне кысып;

    "Без җиңәргә тиеш ничек тә".

    (Р. Вәлиев)

    Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да, җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Бөек Ватан сугышы чоры илебез халкы өчен зур сынау еллары булды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Әйе, безнең халкыбыз һәрчак батыр һәм курку белмәс булган, шуның өчен җиңгән дә. Ләкин бу җиңү халыкка бик кыйммәткә төшкән, зур корбаннар хакына яуланган.

    Бу куркыныч сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Нәселебездә сугышның ачысын тылда да, фронтта да татыган кешеләребез күп. Аларның берсе - карт бабам Мәгыйзов Хафиз Мәгыйз улы. Ул сугышны башыннан ахырына кадәр кичкән батыр сугышчы.

    1907 елның 7 маенда дөньяга килә ул. 14-15 яшьләрендә үк, олылар белән бергә, үз атларын җигеп, Казан-Аксубай юлында товар ташый. Соңрак колхозда эшли. 1931 елда карт әбием белән өйләнешәләр. Күп тә үтми, гаилә хәлен яхшыртырга дип, Иваново өлкәсенә чыгып китәләр. Матур гына яшәп ятканда, сугыш башлана. Карт әбием, балаларын алып, туган якларына кайта. Дәү әтием Тәбрискә ул вакытта 8 ай гына була әле.

    Сугышның беренче көннәреннән үк, бабамны сугышка алалар.

    Карт бабам сугыш елларында бик күп батырлыклар эшләгән. Иң зур бүләкләре арасында - "Кызыл Йолдыз" ордены һәм "Батырлык өчен" медальләре. Аның батырлыкларын исбатлаучы документларны барлыйм. "Бөек Ватан сугышы хәрәкәтләрендә беренче көннәрдән үк катнашучы, 1941 елның 10 июлендә Смоленск янындагы сугышларда пулеметчы булып дошман уты астында немецларның ике взводын юк иткән. 1942 елның 13 июленнән алып 1943 елның 3 сентябренә кадәр 2нче гвардия бригадасы составында Белгород һәм Харьков янындагы сугышларда катнашкан. Аннан соң 94нче укчы дивизиянең 188нче укчы полкында миномет батареясында наводчик булып хезмәт итә. Үзен кыю һәм тәвәккәл, куелган бурычны төгәл үтәүче итеп күрсәтә. Күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт бүләге - "Кызыл Йолдыз" орденына лаек", - диелә бер документта.

    Шулай ук монда бабамның 3 тапкыр яралануы хакында да язылган.

    1944 елның 1 сентябреннән алып 1945 елның 7 маена кадәр бабам Карпатта һәм Чехословакия территориясендә барган сугышта азык-төлек белән тәэмин итүче полкта хезмәт итә. Авыр шартларда, дошман уты астында, таулы-урманлы урыннардан, тар сукмаклардан азык-төлекне, үз җилкәсендә күтәреп, алгы сызыкта сугышучы солдатларга, өзеклекләр ясамыйча, вакытында илтеп җиткерә. Бу батырлыклары өчен "Батырлык өчен" медаленә лаек була.

    Нинди кыю һәм батыр булган минем бабам!

    Карт бабам сугыштан 1945 елның декабрендә кайта. Сугыштан соңгы чорда да күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Фронттан кайтуга бабам урман хуҗалыгына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы урманчы булып эшли.

    Куйган хезмәтләре өчен күп тапкыр Мактау грамоталары, күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнә.

    Картлык көннәрендә карт бабам дәү әтием Тәбрис гаиләсендә олы хөрмәттә яши. 1990 елның августында вафат була.

    Бабамнан соң илнең тынычлыгы сагында аның уллары, оныклары торган. Хәзерге вакытта бу эшне аның оныкчыклары дәвам итә.

    Р.S. Земфира үзенең гаилә тарихын, бабаларының язмышын, аларның сугышта күрсәткән батырлыкларын өйрәнгән һәм күп мәгълүмат туплаган. Шул мәгълүматларга нигезләнеп язылган, гаилә тарихына багышланган беренче эшен Спас районында үткәрелгән "Татарстан халыклары 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорында: батырлыкның бөеклеге һәм аны заманча аңлау" зонаара конкурсына тәкъдим итә һәм "Минем нәселемдә Бөек Ватан сугышы" номинациясендә 1нче урын яулый, ә бабасының батырлыкларына багышланган икенче эше "Россия династияләре-2015" төбәкара конкурсында 2нче урынга лаек була.

    Фото:http://gdb.rferl.org/12FD30F8-CF46-475A-A5A6-2D47D846BC7F_mw1024_n_s.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: