Җирдә тынычлык булсын
"Мин сугышның нәрсә икәнен белмим. Мин генә түгел, әти-әниләрем дә сугыш узып, бик күп вакыт үткәч, туганнар. Мин һәм минем яшьтәшләрем сугыш турында китаплардан укып, фильмнар карап кына беләбез", - дип башлап җибәргән үзенең мәкаләсен Кыр Шунталысы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Гөлзадә Гайсина.
- Күптән түгел мәктәп музеенда үткән сыйныф сәгатендә без авылыбызның сугыш чорындагы тарихы турында белдек. Кечкенә генә музей почмагында өчпочмаклы солдат хатлары, сугыш еллары истәлекләре, сугыш елларындагы газета материаллары саклана. Авылым тарихындагы сугыш сәхифәләре турында сөйләшү миндә кызыксыну уятты, үземнең якыннарымның сугыш елларындагы язмышларын беләсем килде. Бу турыда әни белән әбием сөйләде.
Әтиемнең бабасы Кыямов Гайса Ленинград өчен сугышларда катнашып, бу мәхшәрнең эчендә кайный. Ике аягы яраланып, госпитальләрдә дәвалангач, яңадан сугышларга керә. Сугышның соңгы көннәренә кадәр сафта булып, җиңү залпларын ишетергә насыйп була аңа.
Икенче бабайны - әбиемнең әтисен - мин дә, әни дә, әби үзе дә белми. Сугышка китәргә повестка кәгазе килгәндә, бабай кырда эштә була. Әнинең абыйсын - кечкенә малаен күтәреп бара әби кырга. Ике яше яңа тулган малай да, әнисе дә бүтән күрешмәячәкләрен белмиләр, әтиләрен өчәү каршы алырбыз, дип өметләнәләр. Өченчесе - минем әбием - бабай киткәч, 1942 елда туа. Кара кәгазь килгәнче, аның Смоленск янындагы каты сугышларда катнашуын, сугышның бик канкойгыч икәнлеген генә белеп калалар.
Карт әбиебез берүзе ике баласын тәрбияли, ачлы-туклы көннәрнең кайчан да булса бетәчәгенә, тормышның рәтләнәчәгенә, балаларын аякка бастырачагына ышанып яши ул. Яу кырыннан килгән кара кәгазьгә генә ышанмый әби, үлгәнче могҗиза көтә.
Бу дөньяда бер генә көн дә әтиле булып карамаган, әти нинди була икән, дип үскән әбием дә, ел саен Җиңү бәйрәменә бара. Аның өчен күз яшьле, авыр бәйрәм ул.
Пилоткасын кырын салган килеш, әти кайтыр төсле терелеп, ...дигән юлларны тыңлаганда, әтисез балачакның һәр мизгелен күз алдыннан үткәрәдер ул.
Бүген әбием олы яшьтә, дөньяларга иминлек, тынычлык теләп яши, шуны сорап дога кыла. Быел армия хезмәтенә киткән абыем өчен икеләтә борчыла ул. Мин дә, әти-әнием дә шундый теләктә калабыз: абыем кебек солдатлар өчен армия чыныгу мәктәбе генә булсын, халыклар дус яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев