Заря
  • Рус Тат
  • Нәби Дәүли иҗатына таянып

    Редакциягә Урта Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Җаббарова хат язып җибәргән. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

    - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан сугышта булган язучыларның иҗатларын өйрәнү Урта Тигәнәле мәктәбендә һәрдаим дәвам иттерелеп килә. Шундыйларның берсе - күренекле шагыйрь Нәби Дәүли.

    Кем соң ул Нәби Дәүли? Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Нәби Дәүли бернинди дә мифик герой түгел, ә гап-гади кеше. Ләкин тормыш аны утлы сиратлардан еш кичәргә, кырыс сынауларда сынатмаска-сыкранмаска өйрәткән. Изге туфрагыбызга мәкерле дошман аяк басканның икенче көнендә үк яу кырына киткән Нәби Дәүли авыр бәрелешләрнең берсендә йөзләгән иптәшләре белән чолганышта кала һәм тоткынлыкка төшә. Ләкин язучы гади солдат, гади әсир түгел, ул яшенне үзенә тарткан имән кебек, тормышның драматик катлаулылыгын бөтен тулылыгы белән үз йөрәге аша үткәргән кыю ир.

    Бөек Ватан сугышына Нәби Дәүли тормышка, яшәүгә, көндәлек проблемаларга карата үз фикере булган, әдәбиятта инде билгеле бер дәрәҗәдә танылган кеше буларак китә. Тетрәндергеч илкүләм вакыйга нәкъ менә шундый, инде каләме чарланган әдәбият әһелләренә булдыра алганны күрсәтү мөмкинлеге бирә, әле моңа кадәр ачылып бетмәгән талантларын эшкә җигә. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза. Ил сөенгәндә, ул каләм гади сүзләрдән чәчәк бәйләмнәре ясый.

    Илнең кайгы яше. Бер кешенең хәсрәт яшеннән җыела ул. Бер җиңү бөтен күзләрнең яшен киптерәчәк. Әгәр совет солдаты әнә шуны эшли алмый икән, аның исән калуыннан мәгънә юк. Сугыш вакытында да илебез бер йодрык, бер җан булып көрәшкән, яшәгән һәм өметләнгән. Нәби Дәүли әсәрләре аша моны тою кыен түгел. Аның кайсы гына шигырен, әсәрен алсаң да, әдипнең үз Ватанын көчле яратуы сизелеп тора.

    Әлеге легендар шагыйрь һәм язучы батырлык, туган ил, мәхәббәт турында җырлый. Нәби Дәүли иҗаты нинди, ул нәрсә турында яза? дигән сорау куйсалар, мин: "Нәби Дәүли иҗаты - Ватан һәм аңа лаеклы булу турында", - дип әйтер идем.

    Әлбәттә, газета битләре аша Нәби Дәүли турында күп язып булмый. Шуңа күрә без, укытучылар, дәресләребездә һәм сыйныфтан тыш чараларда әлеге күренекле шәхесләр турында укучыларыбызга күбрәк сөйләргә, аларның иҗатлары белән тагын да яхшырак таныштырырга тиешбез. Республика яисә зонакүләм үткәрелүче фәнни-тикшеренү конференцияләре дә моңа ачык бер дәлил булып тора.

    Менә күптән түгел генә мәктәбебезнең 3нче сыйныф укучылары Самат Камалов белән Данис Зарипов һәм 8нче сыйныф укучысы Земфира Рамаева Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе оештырган укучылар өчен Нәби Дәүли исемендәге II ачык фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып кайттылар. Талантлы шагыйрь, оста прозаик Нәби Дәүлигә 105 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган әлеге чарада, һәрберсе үз секцияләрендә чыгыш ясап, Самат Камалов - 1нче, Земфира Рамаева 3нче урынга лаек булдылар, Данис Зарипов исә дипломант булды. Конференциядә җиңүчеләр - грамоталар, аларны әзерләгән укытучылар исә рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Укучыларыбызны әлеге уңышлары белән барлык мәктәп коллективы һәм укучылары исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз, алдагы елларда да шундый зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Афәрин, укучылар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: