Заря
  • Рус Тат
  • Соңга калмагыз!

    Бәлки мине әнием эзлидер, Бәлки мине әтием эзлидер. Әнием! - Мин монда, Әтием! - Мин монда Каты тимер караватымда Ишек бикле булса- ачыгыз, Тәрәз бикле булса- ачыгыз, Кертмәсәләр качып керегез. Ләкин мине барыбер күрегез... - дип яза Фәнис Яруллин үзенең "Калмагыз соңга" шигырендә. Ата-анасы ташлап киткән бер үксезнең җан авазы...

    Галия бик күп игъланнар карап чыкканнан соң, балалар йортына социаль эш буенча белгеч кирәк, - дигән язмада тукталып калды. Барлык кирәкле документларны да җыеп, ул шунда юл тотты. Аның белән сөйләшү үткәргәннән соң, фәлән көнне эшкә чыгыгыз, диделәр.


    Менә бүген беренче эш көне. Балалар йорты каршына килеп житкәч, Галия озак кына уйланып торды. Бу бина аңа беренче күрүдә үк шундый матур, якын булып тоелды, аннан ниндидер җылылык бөркелеп тора иде. Әнә урамнан саф һавада уйнап арыган балалар кайтып килә. Аның бу балаларга ярдәм итәсе, авыр вакытта аларга терәк буласы килде. Әйе, Галия чыннан да йомшак күңелле, кешеләргә гел кул сузарга, ярдәм итәргә ашкынып торучы кеше иде.
    Беренче көннән үк Галия башы-аягы белән эшкә чумды. Галиянең эш вазыйфаларына балаларның бу йортка эләгү тарихын өйрәнү, әти-әнисен эзләп табып, кире гаиләгә кайтарырга тырышу, бу мөмкин булмаганда баланы яңа гаиләгә урнаштыру юлларын эзләү керә иде.


    Эшнең нечкәлекләренә төшенә-төшенә, Галиянең ике эш атнасы үтеп т ә китте. Үзенә бер көн сайлап, ул балалар белән танышып, аларның хәлләрен белеп чыгарга уйлады. Төркемнәргә керүгә, аны тәрбиячеләр каршы алды. Болар балаларны үз балаларыдай якын күреп, аларның киләчәк тормышларын кайгыртып, бөтен күңел җылылыкларын биреп эшләүче илаһи затлар иде. Галияне күрүгә алар үзләрен борчыган сорауларын бирергә ашыктылар. "Алмазның әти-әнисеннән берәр хәбәр юкмы? Булатның әтисе килгән иде, алып китәме әллә? Марат белән яңа әти-әниләр танышырга килгән иде, бик тә яраттылар үзен, - дигән куанычлы хәбәрләр белән дә уртаклаштылар.


    Балалар белән таныша-таныша, бүгенге эш вакыты да үтеп китте. Ләкин Галия кайтырга ашыкмады. Соңгы төркемгә дә кереп, андагы балалар белән дә танышып чыгарга иде исәбе. Бераз хәл алырга дип, ул эш бүлмәсенә керде. Кәнәфигә утырды да, бүгенге балалар белән танышуын күз алдына китереп утырды. Аларның барысының да күзләре моңсу, карашлары уйчан. Галия аларның сабырлыгына таң калды, алар өчен нидер эшлисе, йөрәктә булган бар җылылыгын, барлык мәрхәмәтен шул ятимнәргә өләшәсе килде. Әйе, дөрестән дә бу балалар олы кешеләргә караганда да боеграк...


    Галия үз уйларына чумып, әкрен генә соңгы төркемгә атлады. Ишектән килеп керүе булды, бер сабый "әнием килде, әнием!" дип йөгереп килеп кочаклап алды. Галия бер мизгелгә каушап, югалып калды, ни әйтергә дә, үзен ничек тотарга да белмәде.
    Шул көннән бирле, бу очрашу Галиянең күңеленә тынгылык бирмәде. Ул беренче эш итеп баланың шәхси эше белән танышып чыкты. Аннары опека органнарына шалтыратып, хатлар аша аның әти-әнисен, туганнарын эзләргә кереште, түземсезлек белән җавап көтте. Ләкин бу эшләрнең берсе дә ул теләгән нәтиҗәне бирмәде. Бала беркемгә дә кирәк түгел иде...


    Галия баланы язмыш кочагына ташлап калдырган ата-ананың фотосурәтләренә күз салды һәм шаккатты. Рамилнең әнисе Галиягә ике тамчы су кебек охшаган иде. Әнисенең йөз чалымнарын хәтерли икән, дигән уй чагылып үтте башында.


    Галия бу турыда бала белән үзе сөйләшеп карамакчы булды . Өч яшь кенә булуга карамастан, бала чиста, матур итеп сөйләшә иде. "Сез бит миңа шарлар алып киләм дип киттегез дә юк булдыгыз. Ник килмәдегез, мин сезне һәр көнне көттем", -диде ул еламсырап.


    Галия апасын күргән көннән бирле, Рамил дә үзгәрде. Моны тәрбиячеләр дә бик тиз күреп алды. Рамилнең көйсезләнүе дә кимеде, шатланып көлү тавышлары да ешайды. Галия дә баланы игътибарсыз калдырмаска тырышты, буш вакыты булган саен аның хәлен белеп, яратып чыга иде.
    Менә беркөнне киңәшмә булды. Киңәшмәдә һәрбер хезмәткәргә интернатка җибәрелергә тиешле балаларның документларын җыярга куштылар, балаларның фамилияләрен укып чыктылар. Бу исемлектә Рамилнең дә фамилиясе бар иде. Көтелмәгән хәбәр булды бу Галия өчен. Аның Рамилне югалтасы килми иде. Аның башында бу баланы уллыкка алу турында фикер кереп урнашты.


    Галиянең үз гаиләсе дә бар иде бит. Үзенең дә Рамил кебек кечкенә улы үсеп килә. Бу хәбәргә ире ничек карар? Чөнки бу бик җаваплы эш, аны тиз генә хәл итеп булмый шул. Ә мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк, аннары үкенергә калмасын. Ул бар көчен җыеп, уллыкка алу өчен кирәкле документларны җыярга кереште. Аның юлында төрле киртәләр очрады, гаепләүче кешеләр дә күп булды. Ләкин Галия бернәрсәдән дә курыкмады, Рамилнең өмете аңа рухи яктан көч өстәп торды. Ике ай дигәндә ул бу зур эшне башкарып та чыкты.


    Менә, ниһаять, балаларны гаиләгә урнаштыру үзәгеннән Галия рөхсәт алды. Ул моңа үзе дә ышанып бетә алмый иде әле.
    Баланы барып алырга тиешле көн килеп җитте. Галия һәм аның гаиләсе бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Юлда машинаны туктатып, Галия кибеткә кереп төрледән- төрле шарлар сатып алды.


    Менә дулкынландыргыч мизгелләр. Тәрбиячеләр дә Рамилне яңа тормышка озатырга дип җыелышып чыкканнар иде. Рамил башта бу тамашаны аңламады. Ләкин Галияне күрүгә, аның йөзе үзгәрде, ул "Әнием минем!" дип аның кочагына ташланды. Галия аны булачак әтисе, энесе белән таныштырды.

    Машина кузгалып китте. Тәрбиячеләр күз яшьләрен тыя алмыйча бу балага бәхетле тормыш теләп калдылар.
    Гөлия ХӨСНЕТДИНОВА, 2нче Алексеевск гомумбелем мәктәбенең татар теле укытучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: