Заря
  • Рус Тат
  • Сугыш сынаулары

    Безгә Урманасты Шунталысы авылыннан Зилә Мостафина Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата мәкалә язып җибәргән. Без аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

    - Сугыш... Бу сүзләрне без хәзер дә куркып, моңсуланып әйтәбез. Бу сугышлар бик күп кеше гомерен юк итеп, күпме баланы ятим, хатыннарны тол, әти-әниләрне баласыз калдырды. Ул бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерде. Бер гасыр эчендә сугыш безнең гаиләне дә ике тапкыр сыный.

    Беренчесе Бөек Ватан сугышы елларында була. 1942 елда олы бабам Мостафин Гаяз Әхмәтсафа улын Биләр районы хәрби комиссариатыннан сугышка озаталар. Ул 1943 елда яраланып - кулын өздереп, туган авылына кайта. Олы бабама батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Сугыштан кайткач, "Алга" колхозында бригадир, Баганалы урманчылыгында урманчы вазыйфаларын башкара. Гаиләсе белән Ташкент якларында да яшәргә насыйп була аңа. Лаеклы ялга чыккач, туган авылына күченеп кайта һәм шунда яши. 2001 елда 77 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Әгәр дә минем олы бабам исән булса, без 9 май көнне аның белән бергәләп Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанага кулга-кул тотынышып барган булыр идек...

    Гаиләбез икенче сынауны Чечня сугышы вакытында узган. Әтием Мостафин Ленар Ралиф улы 2001 елда Алексеевск районының Урманасты Шунталысы авылыннан хәрби хезмәткә алына. Хәрби укулардан соң әтиемне Чечняга җибәрәләр. Ул анда күкрәгенә автоматын кысып, чик буен саклый. 2003 елдан алып 2005 елның язына кадәр «Борзой» отрядында разведчик булып хезмәт итә. Дәү әниемнең Төньяк Кавказда барган вакыйгаларны телевизордан карап, газеталардан укып, улы өчен борчылып йокламаган төннәре күп булган:

    -Телефон шалтыраган саен, нинди начар хәбәр бар икән, - дип йөрәгем "жу" итеп куя иде, - дип искә ала дәү әнием. Әтием III дәрәҗә "ПС отличнигы" һәм "Кавказда хезмәт иткән өчен" исемле күкрәккә тага торган билгеләр белән бүләкләнә. Мин олы бабам белән горурланган кебек, әтием белән дә горурланам. Ул хәрби бурычын намусына тап төшермичә үтәп кайткан.

    Әтием Кавказ якларыннан исән-сау әйләнеп кайткач, әнием белән таныша һәм гаилә корып ике бала: мине һәм энемне үстерәләр. Бу ике сынауны да гаиләм төшенкелеккә бирелмичә уза. Җир йөзендә бүтән сугышлар кабатланмасын иде. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: