Заря
  • Рус Тат
  • Туганлыкны ныгытучы бәйрәм

    16 июльдә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең 17нче Питрау бәйрәме үтте. Биредә Татарстан керәшеннәре генә түгел, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе вәкилләре дә килгән иде. "Ничек матур итеп сез үзегезнең гореф-гадәтләрегезне саклыйсыз. Без сокланып карыйбыз", - диде аларны сәламнәргә килгән Татарстан президенты,-дип хәбәр итте безнең редакциягә Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы...

    - Шимбә көнне Питрауның рәсми өлеше кичке алтыда гына ачылса да, бәйрәм буласы урынга халык бишенчедә үк агыла башлады. Иң беренче итеп мәйданнан читтә ат чабышлары узды. Аннан соң исә Питрауның төп өлеше башланып китте.

    Сәгать сигезләр тирәсендә мәйдан тирәсендә ун меңләп кеше җыелган иде инде. Оештыручылар 60 меңләп халык көтте. Безнең Кр.Баран авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Бәрәнҗәр халык фольклор ансамбле дә әлеге бәйрәмгә чакырылды.

    Исегезгә төшереп узам, әлеге ансамблебез мәдәният йортыбыз ачылганда, 2004 елда оешкан иде, коллектив үзгәреп тә тора, остара да бара. Менә шул коллективка халкыбызның, авылыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын яңартып җибәрүләре, саклап калулары өчен рәхмәт.

    Киләчәктә дә аларга уңышлар телим, коллективта: укытучылар, почта хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, медиклар, әлбәттә инде мәдәният хезмәткәрләре. Менә быел да Бәрәнҗәрләр үзләренең барлык йорт эшләрен калдырып Мамадыш якларына юл тотты. Анда оештырылган бәйрәмгә бармыйча мөмкин түгел.

    Шул кадәр матур оештыралар, сөйләп кенә бетеререлек түгел, барып күрергә кирәк. Ә безнекеләр кабат үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, уңышлы гына чыгыш ясадылар. Быелгы бәйрәмгә "Айбагыр" балалар ансамбле дә чакырылды, алар бит безнең "Туым җолдызы" конкурсы лауреатлары.

    Баранова Аня, Фомина Ангелина, Вәлиев Данил бәйрәмнең үзәк сәхнәсендә чыгыш ясап, халыкны шатландырды. Безнең керәшен халкында бәйрәмнәр бик күп. Язгы кыр эшләре беткәч шаулатып "Труйсын" бәйрәме уздырдык.

    Халкыбыз үзенең гореф-гадәтләрен дә онытмый, быел тирә- як авылларда яңгырлар ява да ява, бездә юк, үтеп китә, шуннан олысы- кечесе киңәшләшеп Корбан боткасы пешерү йоласын искә алып, яңгыр сорап, җыелышып ботка пешереп алдык, өлкәннәребез килеп укыдылар, ботка пешәргә дә өлгермәде җылы гына яңгыр китте, Аллаһы Тәгалә корбаныбызны кабул итеп алды.

    Питрау көнен керәшеннәр 12 июльдә билгеләп үтә. Петр һәм Павел хөрмәтенә уздырыла торган чара игеннәрне җыеп алыр алдыннан ял итү буларак оештырыла. Керәшеннәр генә түгел, барлык христиан халкының уртак бәйрәме саналган Питрау, таң аткач кына тәмамлана.

    Питрауда катнашкан керәшеннәр бу бәйрәмне җәй белән саубуллашу дип атый. Питрау җитсә - җәй бетә, кошлар сайраудан туктый, Питрау көнне дару үләннәренең шифасы тамырга төшә, шуңа да керәшеннәр 12 июльдә төшкә кадәр үләннәрне җыеп калырга кирәк дигән сынамышлар белән яши. Бәйрәм көнне Питрау себеркесе һәм кырык бер төрле үлән жыю гадәте дә шуннан килгән икән.

    "Ул үләннәр балалар авырса, баланы өшкергәндә, сыер бозауласа, бозауга күз тимәсен өчен өшкергәндә кулланыла. Чабатага утлы күмер салып, аның өстенә шул үләннәрне куеп, өч тапкыр йөреп чыгабыз сыер тирәли", дип аңлатты безгә бер керәшен түтие. Бу гадәтләрне яшьләр дә күреп үсә. Без, үз чиратыбызда, шулай ук әти-әниләрдән өйрәнеп калган идек. Мисал өчен, бу көнне беренче тапкыр бәрәңге алып карыйлар. Әгәр дә инде яңгыр да яуса, бәрәңге уңа ди алар.

    Керәшеннәрне бәйрәм белән котларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аларның үзенчәлекле якларына игътибар итәргә тырышты кебек, йолаларын саклап, үстереп баруларына соклануын әйтте.

    «Килгәч тә йөреп, карап чыктык. Ничек матур итеп сез үзегезнең гореф-гадәтләрегезне, киемнәрегезне, ризыкларыгызны, җырларыгызны саклыйсыз. Әлбәттә, без аны сокланып карыйбыз, яратабыз һәм сезнең белән бергә Питрау бәйрәмен көтеп торабыз.

    Бу җирдә унҗиде ел әлеге күркәм бәйрәм үткәрелә. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында Питрауны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә Питрау Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Әлеге бәйрәм киләчәктә дә бирегә тартып торсын иде», диде Миңнеханов. Шуннан ул бер төркем билгеле керәшеннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

    Алар арасында, «Бермәнчек» керәшен дәүләт фальклор ансамбле мөдире Артур Поляковка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Татарстан Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшен татарлары һәм нугайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге әлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаровка «Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре» исеме бирелде.

    - Безнең халык борынгы бәйрәм, гореф-гадәтләр, йолаларны югалтмыйча буыннан-буынга тапшырып килгән. Шулай гына халкыбызның телен, динен, үзебезне саклап кала алабыз. Үз динебезне югалтмавыбыз, мирасыбызны яшь буынга тапшыру алда торган бурычыбызның берсе.

    Бәйрәмнәр үтте, уңышлар җыяр вакыт та җитте. Кырларда комбайннар күренгәли башлады. Уңышлар да Аллага шөкер күренә. Шул мул игеннәрне исән-сау, бәла-казаларсыз җыеп алып, тынычлык белән үзебезгә кулланырга язсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: