Заря
  • Рус Тат
  • Яраткан укытучыбыз

    Урта Тигәнәле авылында гомер кичерүче Курмаев Гомәр Миңгәрәй улы 20 июльдә үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен каршылаячак. Аның хакында пенсиядәге укытучы Энҗе Камалова бик матур мәкалә язып җибәргән.

    - Вакыт бик озак узган кебек тоелса да, гомер бик тиз үтә. Шагыйрь дә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмыйдыр якут белән", - дигән.

    Күпме генә яшәсәң дә, яшәүдән туеп булмый. Аллаһ Раббыбыз безне акыл белән зиннәтләгән икән, шул гомерне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрү зарур. Аллаһ риза булсын өчен Ул кушкан гамәлләрне җиренә җиткереп үтәү, тыйганнарыннан тыелу, тәкъдиреңә риза булу кирәк.

    Пәйгамбәребез (с.г.в.)-нән бер кеше сораган:

    - Әй, Аллаһыбызның илчесе, иң хәерле кешеләр кем була?

    Пәйгамбәребез (с.г.в.):

    - Кемнең гомере озын һәм гамәле яхшы - шул.

    - Начар кеше кем?

    - Кемнең гомере озын, ә гамәле начар - шул, - дип җавап кайтарды.

    Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле, зыялы кешесе, Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны, иң әйбәт әти, мировой дәү әти Курмаев Гомәр Миңгәрәй улына 90 яшь тула. Иң хәерле кеше ул Гомәр абый. Гомере дә озын, гамәлләре дә яхшы булды аның.

    Минем кулымда 2005, 2010 еллардагы "Таң" газеталары. Рияз Гыйльфанов һәм Әлфия Хөсәенованың Гомәр абыйның юбилейлары уңаеннан язган бик эчтәлекле мәкаләләрен кабат-кабат укып чыктым. 90 ел эчендә ир-ат башы ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Күмәкләшү елларының авырлыкларын да, замананың кыенлыкларын да эшләп үткәрә. "Каты табигый сайланудан уздык: иң эш сөючәннәр генә аякка басты һәм исән калды", - ди ул.

    Гомеренең иң гүзәл вакытының җиде елы армия хезмәтендә үтә. Яшь фронтовик туган йортына Дан ордены һәм медальләр тагып кайта.

    Нинди генә эштә эшләсә дә, аны намус белән, җиренә җиткереп, кешеләргә игътибарлы, гадел итеп башкара Гомәр абый.

    Потребсоюз системасында да, КПСС райкомында инструктор, Урта Тигәнәле авыл Советы рәисе, "Алга" колхозы рәисе булып та эшли Гомәр Миңгәрәй улы.

    Утлар-сулар кичеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, авылдашлары арасында хөрмәтле кеше булып Гомәр абый лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә рус теле һәм тарих фәннәрен укытты, озак еллар завуч вазыйфаларын да башкарды.

    Әй, ул Гомәр абыйның дәресләре! Укучылар көтеп алалар иде аның мавыктыргыч, мәгълүматка бай дәресләрен. Үзе дә уңай энергетикалы кеше. Аның белән бер сөйләшү - үзе бер гомер. Ә тәҗрибәсен ничек итеп безгә - яшь укытучыларга бирә иде! Ул эчтәлекле, эшлекле педсоветлар, киңәшмәләр һаман да күз алдында. Иң соңгы төпле, акыллы фикерне Гомәр абый әйтә иде. Беркайчан да тавышын да күтәрми, орышмый да иде, ләкин бик үтемле иде аның сүзләре, киңәшләре. Аның сүзе безнең өчен закон булды. "Бервакытта да буш сүз сөйләми, әйткән сүзен эше белән дәлилләп бара иде Гомәр абый, - ди Зәмзәмия апа Сәхауова истәлекләргә бирелеп. - Мин Гомәр абыйга бик рәхмәтлемен. Ул миңа авыр чакларымда бик зур терәк булды".

    Клара апа Гыймадиева да аның турында үз фикерен әйтте:

    - Гомер буе күршеләр булып, бик матур, дус яшәдек. Алар минем өчен туганнарымнан да артык булдылар.

    Шәхсән мин үзем шундый оста укытучыны, акыллы җитәкчене бик хөрмәт итә идем.

    Табигатьтән бирелгән сүз байлыгыннан, сөйләм теленнән, аның язган иншаларыннан, ронога җибәрә торган хисапларының, характеристикаларының эчтәлегеннән ак көнләшү белән көнләшә идем. Эшен яратып башкарды Гомәр абый. Укучылар да, укытучылар да хөрмәтләп ярата идекме икән, яратып хөрмәтли идек микән аны. Мәхәббәт дигән олы хискә бай Гомәр абый. Тормышны, кешеләрне, табигатьне, матурлыкны ярата ул. Ярата белү - үзе зур байлык бит ул.

    Кешеләрдән көнләшмичә, булганына, тапканына риза булып, дөрес фикер, аек акыл, саф күңел белән яши ул.

    90 яшь аз гомер түгел. Рәшидә апа белән 64 ел бергә үткән гомерне сизмәгәннәрдер дә әле. Чөнки бик матур, тату, мәхәббәткә төренеп яшәделәр алар. Әле хәзер дә аларга карап сокланасың. Рәхәт аларда. Бер-берсен кадерләп, үзара ярдәмләшеп, кызык итеп яшьлекләрен искә төшереп яшиләр алар. Ир белән хатын арасында чын татар гаиләләренә генә хас мөлаемлелек, затлы бер татулык хөкем сөрә монда. Алар янында көннәр буе сөйләшеп утырсаң да, арымыйсың да, туймыйсың да. Рәхәтлек алып китәсең, әле ничә көннәр буена шул мохиттән чыгып китә алмый йөрисең.

    Шушы көннәрдә якын туганнарымда булган кебек кунакта булып кайттым үзләрендә. Кадер-хөрмәттә үтә аларның картлык көннәре. Матур үткән тормышларының җимешләрен татып яшиләр. Кызлары Эльза, оныклары, оныкчыклары төп йортның юлына тузан төшермиләр. Өч онык, дүрт оныкчык - Гомәр абый белән Рәшидә апаның шатлыклары, горурлыклары. Мин килгәндә Эльза үзенең оныгы белән иде. Җиде яшьлек бу баланың сабырлыгы, акыллы күз карашлары Гомәр абыйныкы. Төпле нәселнең дәвамы, киләчәге бар, димәк.

    Менә шулай бүрәнәләрдән салынган, тәмле ис, саф һава бөркелеп торган гадәти авыл өендә тормыштан зарланмыйча, барына канәгать булып, күршеләренә, авыл җитәкчеләренә, авылыбызның медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле булып, авылда хөрмәт казанган карт белән карчык яши. Алар Гомәр Миңгәрәй улының юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнәләр. Котлаулар, һичшиксез, күп булачак. Котлауларга мин генә түгел, ә аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә кушыла. Сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телибез сиңа, безнең яраткан Укытучыбыз, Хәерле Кешебез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: