Заря
  • Рус Тат
  • Зур Тигәнәле авылында яшәүче Яруллиннар гаиләсе мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге

    Зур Тигәнәле авылы - районыбызның иң төзек, иң матур, иң бай авылларының берсе. Ә аның иң зур байлыгы – аның тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре. Менә инде 36 ел иңне-иңгә куеп матур яшәгән Яруллиннар гаиләсе авылыбыз күрке.

    1985 елның салкын февраль аенда Наил абый белән Миңлегөл апа җылы гаилә учагын кабызалар. Аларның танышулары да кызык, аларның абыйлары үзара бик дус булалар, аралашып йөреп, Урта һәм Зур Тигәнәле авыллары арасында эзне суытмыйлар, урта мәктәпне Урта Тигәнәле авылында тәмамлыйлар. Абыйсы белән дустының өенә баргач, шунда ук инде Наил абый яшь кызга күз сала.

    1980 елның октябрь аенда яшь егет армия сафларыннан кайта һәм Урта Тигәнәле авылына китә. Октябрь бәйрәмнәре вакытында классташлар “вечер” уздыра. Казан шәһәрендә читтән торып укырга кергән, “Теплоконтроль” заводында эшләүче Миңлегөлнең дә туган авылына бәйрәмгә кунакка кайткан чагына туры килә. Наил Миңлегөлдән күзен дә алмый, әмма кулында гармун булгач, кызны биергә чакырып булмый. Озатырга чыгарга өлгерми, чөнки янәшә утырган күршесе, ялгыш кына урындык аягын егетнең ботинкасы бастырып, менеп утырган була. Наил берни дәшмичә түзеп утыра, күршесе торып киткәнче, вакыт уза, кыз инде өенә кайтып җиткән була. Шуннан соң Наил абый Урта Тигәнәлегә икенче көнне дә төшә, Миңлегөл апа белән шулай шәһәрдән кайткан вакытларда очрашып, дуслашып йөри башлыйлар.

    1984 елда Наил авылдашына ияреп Яр Чаллы якларына китеп, заводка эшкә керә. Шулай бер кайтуларында дуслашып йөрүләренә дүрт ел дигәндә, егет кызга өйләнешергә тәкъдим ясый. Яңа өйләнешкән яшь гаиләгә торак бирәләр, аннары Алабуга янындагы посёлокка чакыргач, шунда күченәләр. Ул вакытта гаиләдә Илнар белән Гөлназ үсә.

    Анда озак яшәмиләр, әти-әни чакыруы буенча туган авылларына кайтып, “Разумовский” совхозында гаилә башлыгы Наил абый машина йөртүче, ә Миңлегөл апа сыер савучы булып эшли башлыйлар. Эштә алар сынатмый, алдынгы эшчеләр рәтендә булалар. Үз көчләре белән тырышып эшләп, төзеп, 2002 елда яңа өйдә яши башлыйлар. Ул вакытта инде гаиләдә өченче бала - төпчек кыз Гөлинә дә була.

    Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Авыл җирендә гомер итүчеләрнең тормышы ихатасыннан ук күзгә ташланып тора. Чәчәкләргә күмелгән ишегалды, абзар тулы мал-туар һәм көне буена җитәрлек вак-төяк эш.

    Ә өйләренә керсәң, якты йөз белән каршы алып, сый-хөрмәт итүче кешеләр алар. Шулай булмаса, 30 ел элек бергә яшәгән дуслары бүгенгесе көндә дә белешеп, аралашып тормаслар иде.

    Бүгенгесе көндә Миңлегөл апа лаеклы ялда, Наил абый мәктәп автобусында балалар йөртә. Ял көннәрендә, бәйрәмнәр, туган көннәрдә район үзәгеннән гаиләсе белән Илнар, Юеш Көрнәледән гаиләсе белән Гөлназ, Казаннан Гөлинә туган йортка, туган нигезгә шатланып җыелалар. Өйдә биш оныкның шат тавышлары яңгырап тора.

    Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып гомер итә. Наил абый белән Миңлегөл апага әле күп еллар менә шулай бер-берсенә терәк булып матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез. Балаларыгыз, кияү-киленегезнең, оныкларыгызның ихтирамын тоеп, рәхәтләрен күреп яшәгез.

    Зур Тигәнәле авылы, С.Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музее мөдире Фаягөл Хәлилова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: