Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балалар тәрбияләү – ул минем гомерлек һөнәрем

Редакциягә Урта Тигәнәле "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы исеменнән тәрбияче Лилия Садыйкова хезмәттәше, шул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче, бу көннәрдә 50 яшен билгеләп үтүче Алия Җаббарова турында мәкалә юллаган.

1967 елның язы, бар табигатьнең кышкы йокыдан уянган мәле.
Гаршия апа белән Рафаэль абый Сәгъдиевлар гаиләсендә дә үзгәрешләр көтелә. Малаема иптәшкә (3 кыз, 1 малай ) тагын бер егет алып кайтабыз дигәндә кыз бала туа.
Аңа Алия диеп исем бирәләр. Төпчек булса да, гел иркә-назда гына үсәргә туры килми аңа. Тормышның авырлыкларын абый-апаларына ияреп тартырга туры килә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Чистай педучилищесына укырга керә.
1986 елда тәрбияче һөнәрен үзләштергәннән соң Урта Тигәнәле "Ләйсән" балалар бакчасында эшли башлый.
Бакчада эшләгәненә - 30, ә гомер узуына 50 ел икәненә ышанасы да килми.
Без Алия белән мәктәптә дә, Чистайда да бергә укыдык, аны бергә тәмамлап, инде менә 30 ел бергә, бер коллективта тәрбияче булып эшлибез. Без эштә дә, тормышта да бер-беребезне аңлап, булышып яшибез.
Алия бүгенге көндә иренә яраткан хатын, кайнанасына хөрмәтле килен, ул-кызларына, кияве белән килененә кадерле әни, ә инде оныкларына иң сөйкемле дәү әни. Ул һәрвакыт шундый булып калсын иде.
Гөлфирә апа Камалова (элеккеге хезмәттәше):
-Без Алия белән аның шул балалар бакчасына эшкә килгән беренче көннәреннән үк бергә эшләдек (мин тәрбияче ярдәмчесе булып). Ул берниинди эштән дә курыкмыйча, нинди эшкә алынса да башкарып чыга торган кеше. Коллективта да бик ярдәмчел. Ул чын хуҗабикә - матур итеп гөлләр, чәчәкләр үстерә, тәмле ашлар пешерә.
Илизә Әхмәтҗанова:
-Мин Алиянең җитезлегенә, булганлыгына сокланам. Эшкә килгәнче авыл җирендә генә була торган, бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарып килергә өлгерә. Йорт тутырып мал-туар, кош-кортлар үстерәләр. Әлбәттә, болар барысы да зур хезмәт сорый. Тәрбияче хезмәте дә зур түземлелек, сабырлык таләп итә. Ул әти-әниләр белән уртак тел табып эшли белә. Мин балалар бакчасында эшләүчеләрне бәхетле дияр идем, чөнки алар явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйлар арасында эшлиләр, биредә бернинди усаллык, явызлык юк. Эшләре авыр, билгеле, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә.
Алия өч дистә елга якын инде әлеге бакчада тәрбияче булып хезмәт итә. Балаларны яратканга үсеп җиткәч нинди һөнәр сайлавым алдан билгеле иде инде, - ди Алия үзе.
Бүгенге көндә аның канаты астында 19 бала тәрбияләнә. - Бакчадагы хезмәтем дәверендә бер тапкыр да ата-аналар белән ачуланышканым булмады, Ходайга шөкер. Алай гына да түгел, мондый уйның бер генә тапкыр да башыма кереп караганы юк. Мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан еш кына алар белән чәй өстәлләре әзерләп, гаилә бәйрәмнәре, кичәләр оештырабыз, - ди ул.
Алсу Мәүлетова, өч бала әнисе:
- Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми. Ул белә - һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы. Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яраткан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.
Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшәдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә. Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.
Алексеевскига күченеп киткәнче минем өч сабыем да Урта Тигәнәле балалар бакчасына йөрде. Мин биредәге тәрбияче апаларның, аларның ярдәмчеләренең тырыш хезмәтенә, сабырлык-зирәклегенә чиксез соклана идем. Шушы якты бәйрәме уңаеннан Алия апага исәнлек-саулык, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшендә зур уңышлар телим. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп, бәхетле яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев