Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кыр Шунталысы тыл хезмәтчәннәре

Редакциябезгә Кыр Шунталысы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ МӘҖИДУЛЛИНА әлеге мәктәп укучыларының хатларын юллаган.

Эх, апалар, сугыш

елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын

күтәрергә,

Зур кайгылар баштан

үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч

таптыгыз да,

Кайдан алдыгыз сез

сабырлык?!

Сезнең сабырлыкка,

батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран

калырлык.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Бу бәйрәм һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының мәңге онытылмас газаплы хатирәләрен яңарта. Чөнки 1418 көнгә һәм төнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмас эз калдырган. Ни кызганыч, өлкәннәребез безнең арадан, бакыйлыкка күчеп баралар. Сугыш хатирәләре, бик күп сөйләнмәгән, әйтелмәгән сүзләр, истәлекләр дә алар белән китәләр. Аларның батырлыкларын, түземлекләрен, сабырлыкларын, тырышлыкларын, Ватанга чын күңелдән бирелгәнлекләрен яшь буынга аңлатасы, аларның күңелләрендә өлкән буынга карата соклану, ихтирам һәм игътибар тәрбиялисе иде.

Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелә. Сыйныф сәгатьләрендә сугыш дәһшәтен, тылдагы хатын-кызларыбызның фидакарьлеген, сугыш чоры балаларының гыйбрәтле язмышларын төрле чаралар аша аңлатырга тырышабыз. Күпме яралы язмышлар! Нәни укучы балаларыбызга моны ничек аңлатырга? Мин укучыларга бу чор турында әбиләреннән сөйләтеп, истәлекләр язып алырга куштым. Әбиләренең җанлы сөйләме аларда зур кызыксыну уятты. Юа, кузгалак, какы, акбаш, кычыткан һәм башка ашарга яраклы үләннәрнең сугыш чоры балаларының төп ризыгы булуы аларны уйланырга мәҗбүр итте. Ә көздән бакчада калып черегән бәрәңгенең язын нинди көтелгән ризык булуы тагын да гаҗәпләндерде аларны. Бу бит чыннан да булган хәлләр. Әбиләре сөйли бит моны, алар кичергән язмыш бит ул. Менә ул язмышларның кайберләре.

Фәизов Филүс әбисе Вәлиева Асия Гали кызының истәлекләрен язып алган:

- Әбием - тыл ветераны. Ул 1930 елның 17 мартында Кыр Шунталысы авылында туган. Сугыш башланганда, аңа нибары 11 яшь була.

- Тормышның ачысын да, төчесен дә күп күрдем, бәбкәм, - дип искә ала әбием. - Өйләр суык, ягарга утын, ашарга ризык юк. Каян нәрсә таба алабыз, шуны ягабыз. Кул арбасы тартып, урманга утынга бара идек. Көч-хәл белән төяп бәйли идек. Әй, ул арбаның авырлыклары, шуңа күрә Габделфәт "Уфалла арбасы"н җырлаганда елыйм бит мин, улым. Бу бит әле бала дип тормадылар, күрше Салих абыең белән урман кисәргә дә җибәрделәр. Икебез дә балалар, кул пычкысы белән агач кистек. Хәл кертерлек ризыгы да юк бит әле аның. Ач килеш ничек эшләгәнбез, уйласаң уелыплар китәрлек, ди әбием. Кыр эшләреннән дә калдырмадылар. Әниләр белән бергә кырда башак тырмаладык, көлтә бәйләдек, кул арбасы белән көлтәләрне амбарларга ташыдык. Молотилкага көлтә биреп тордык, шулай ашлыкны суктыра идек. Ул беләкләрнең, тәннәрнең арып сызлаулары... Яшьлектер инде. Иртүк торып тагын китә идек, тагын караңгыга чаклы эшли идек. Яз җитүгә, чана тартып орлыкка йөри идек. Чабаталарыбыз юешләнеп, аякларыбыз бозланып ката иде. Язны тизрәк көтеп ала идек. Өйләрне кояш җылыта башлый, ә бакчадан черек бәрәңгеләрне җыеп, шуңа кычыткан яфракларын кушып, җәймә (халык телендә ләпәшкә дия идек) пешерә идек. Кырда калган башакларны җыеп, аларны киптерә идек. Кул яргычында он ясап, бәрәңге белән кушып, әни бик тәмле ризык пешерә иде. Икмәкле ризык ашау ул зур бәхет иде инде. Ашарга яраклы нинди үлән бар, барысын да ашадык. Юа җыярга Иванаево кырларына чаклы бара идек. Әле шул арада төннәрен кич утырып оек, бияләйләр бәйли, солдатларга җибәрергә бәрәңге киптерә идек. Аларны посылкалар белән сала идек.

- Әй, балам, ул елларның авырлыгын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Инде минем кебек нужа күрүчеләр сирәгәеп тә барадыр. Яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, шөкер, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде, сезгә мондый сугышларны күрергә язмасын, балам, дип, әбием авыр яшьлеген хәтерендә кабат яңартты.

Гатина Алинә әбисе Гатина Исламия Нуретдин кызының сөйләгәннәрен язып алды:

- Әбием 1933 елның 1 августында дөньяга килә. Сугыш башланганда әбиемә бары 7 яшь кенә була. Сугыш башланыр алдыннан гына аларның әтиләре үлә. Әниләре ике бала белән кала. Кечкенә булуына карамастан, әбием әнисенә бөтен эшләрдә дә булыша. Ачлык-ялангачлык, юклык аларны да читләтеп үтми. Уракка да, утауга да йөрдем, ди әбием. Сугыш вакытында безне ачлыктан юа, кычыткан, черек бәрәңге коткарып калды, ди ул. Безнең кебек балалар әтиләрен сугыштан көткәндә, безгә бик авыр иде. Чөнки безнең көтәр кешебез, өметебез юк иде. Сугыш беткәч, безнең кебек ятимнәр белән авыл тулды. Миңа ул вакытта инде 12 яшь иде. Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Шул ук эшләр безнең җилкәдә иде. Безгә уку бәхете дә бик тәтемәде, 4 класс белем белән калдым. Салкын мәктәп, өскә кияргә кием, язарга ручка, укырга китап юк иде. Укытучыбыз Галия апа китап юллары арасына яздыра иде. Ул вакытта займ, тагын төрле түләүләр үзәккә үтә иде. Түли алмасаң, авыл Советыннан килеп, соңгы самавырыңны да алып чыгып китәләр иде. Безнең кебек ятимнәрнең тормышлары бик авыр барды. Норма тутыра идек. Урагын да, печәнен дә нормалап бүлеп бирәләр иде бит. Чыдадык, сер бирмәдек. Аллага шөкер, авырлыктан соң җиңеллек килде бит менә.

Нуретдинов Нурфәт әнисенең дәү әтисе турында язып килгән.

Аның сугышчан батырлыклары, фронттан кайткач, колхозларны төзекләндерүгә күп көч куюы, гомеренең азагына кадәр актив эшчәнлек алып баруы, колхозның ревкомиссия рәисе булуы турында матур итеп язып килгән ул.

Укучылар бу язмаларны сыйныф сәгатьләрендә укыдылар. Сугыш истәлекләре аларны җитди уйлануларга этәрде. Үзләренең бүгенге тормышлары белән сугыш чоры балаларының язмышларын чагыштырдылар, ризык кадере, чыдамлылык турында фикер алыштылар.

Бу сөйләшүләр илдәге тынычлыкка, иминлеккә, муллыкка сөенеп, тырышып укырга, Ватан, әти-әни каршындагы бурычларны аңларга ярдәм итте.

Фото:https://yandex.ru/images/search?viewport=narrow&text=%D0%B3%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B9&redircnt=1429530691.1&img_url=http%3A%2F%2Fi1071.photobucket.com%2Falbums%2Fu515%2Fseydiali2%2FComputerDesktopWallpapersCollection429_031.jpg&pos=6&rpt=simage&_=1429530716411&pin=1&uinfo=sw-1024-sh-819-ww-980-wh-674-pd-1.25-wp-5x4_1280x1024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев