Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Укучыларыбыз иҗаты

А.К. Толстой Василий Шибанов Кенәз Курбский патша җәбереннән качып китте, Аның белән Васька Шибанов та, өзәңгече. Олпат иде кенәз. Хәлдән таеп аты егылды. Ни кылырга соң инде бу томанлы төнне? Колларга хас тугрылык саклап, Шибанов та Гаскәр башлыгына тәкъдим итте атын: "Чаптыр, кенәз, дошман станына, ә мин Йөгерермен җәяү, калмам...

А.К. Толстой

Василий Шибанов

Кенәз Курбский патша

җәбереннән качып китте,

Аның белән Васька

Шибанов та, өзәңгече.

Олпат иде кенәз. Хәлдән таеп аты егылды.

Ни кылырга соң инде бу

томанлы төнне?

Колларга хас тугрылык

саклап, Шибанов та

Гаскәр башлыгына

тәкъдим итте атын:

"Чаптыр, кенәз, дошман

станына, ә мин

Йөгерермен җәяү, калмам

синең арттан".

Барып җитте кенәз. Литва чатырында инде

Утыра ул каһәрләнгән

гаскәр башы.

Гаҗәпсенеп литвалылар

чолгап алды аны,

Этешәләр, барысы да

яланбашлы.

Һәрбересе кадер-хөрмәт

итә баһадирны;

Гаҗәпләнми литва халкы,

тикмәгә тик.

Башлары да каткан шушы

сәер вакыйгадан

"Кенәз Курбский безгә дус

булды бит".

Шатландырмый кенәзне

тик яңа кадер-хөрмәт,

Эче тулы ачу аның һәм дә

ярсу.

Хәзерләнә телләнергә ул

патшага каршы,

Җанын ялмап алган

гарьлек һәм хурлану:

"Озак еллар саклап үз

эчемдә йөреткәнне

Язам мин патшага бик

җентекләп кенә.

Туры итеп, боргаланмый

әйтеп бирәм аңа

Рәхмәтемне барлык

"иркәләүләренә".

Һәм төн катышы язып

чыкты бояр,

Каләме дә үч алам дип сулый,

Укып чыга, елмая, янә укый,

Тагын яза ялсыз,

бертуктамый.

Усал сүзләр белән ул

зәһәрен чәчә,

Һәм менә таң сирпелә

тирә-юньгә.

Шатлыгына каршы

өлгереп тә җитте

Хат эчендә агу тулы

җөмлә.

Кыю сүзләрен кенәзнең

Иоаннга

Кем алыныр җиткезергә

илтеп?

Кем йөрәге кысылмас та

бу халәттән,

Җилкәсендә кемнең башы

ике?

Кенәздә икеләнүләр,

ирексездән,

Керә тир-тузанга баткан

Шибанов:

"Кенәз, минем хезмәт

соралмыймы тагын?

Күр, безнекеләр

тоталмады куып?"

Һәм шатлыктан кенәз

юллый инде колын,

Ашыктыра түземсезлек

белән:

"Бәдәнең дә таза, рухың

көчле,

Ал тәңкәләр, болар бүләк

миннән!"

"Яхшы! - диде хакименә

Шибанов та, -

Кирәгрәк үз көмешең

монда.

Ә мин тапшырырмын

газап бәясенә

Синең хатны патша

кулларына".

Бакыр чыңы гүли Мәскәү

өсләрендә;

Тыйнак киемендә патша

чаң кага.

Чакырамы элгәреге

тынычлыкка,

Куямы әллә нокта

намусына?

Еш һәм көйгә салып ул

кыңгырау кага, Василий

Мәскәү халкы колак сала

чаңга.

Үтсен, диеп, бу көн

җәзаларсыз гына,

Шүрли-шүрли алар дога

кыла.

Һәм "теремнар" гүли,

хакименә җавап

Явыз Вяземский аның

белән бергә кага,

Барлык опричниклар кага,

кап-каралар,

Һәм Васька Грязной, һәм

Малюта.

Шунда горурланып

матурлыгы белән,

Хатын-кыздай елмаюлы,

елан җанлы,

Алла тарафыннан

читләтелгән, Иоанның

Якын дусты Басманов та

кага.

Тәмам итте эшен һәм

таянып "таягы"на,

Яраннары белән

җыелышка патша килә.

Кинәт чапкын чаба этә-

төртә барын,

Баш өстендә хәбәр

җилфердәтә.

Һәм сикерде атыннан ул

тиз һәм җитез,

Җәяүләтеп килде патша

янына.

Әйтте курыкмый һәм

агарынмый гына:

"Кенәз Андрей

Курбскийдан сиңа!".

Ялкынланып китте

күзләр кинәт кенә:

"Миңамы? Яман-

явызданмы?

Дьяклар, укыгыз миңа

кычкырып

Сүзен-сүзгә җибәрелгән

хатның!

Бир хат-грамотаны

монда, кыю чапкын!"

Һәм батырды аягына

Шибановның

Патша "жезл" ының

очлатылган башын.

Таянды да, дикъкать

итте тагын:

"Патшага, данланганга

элек-электән үк,

Батучыга әшәкелек

"муллыгында"!

Җавап бир, акылсыз, ни

гөнаһ хакына

Үч аласың яхшылардан,

кыюлардан?

Җавап бир син, авыр

сугышларда

Күпме ил дошманы

кырылды?

Шулар батырлыгы

данлатты бит сине,

Кайда тиңлек, кайда

тугрылык?

Акылсыз! Үлемсезме әллә

берүзең син,

Юк-бар сафсатага

азгынланган "ересь".

Дикъкать ит шуңа: Килер

җәза сәгате,

Язылган ул һәр кешегә өстән!

Бертуктаусыз

сугышларда, синең өчен

Аккан судай түгелде бит

безнең кан да,

Синең белән хөкем

каршысына басам!"

Шулай язган Курбский

Иоаннга.

Дәшми Шибанов, аяк

ярасыннан

Ток узгандай ага кызыл

кан,

Тыныч күзләренә

хезмәтченең патша,

Карап тора усал итеп,

сынап.

Хәрәкәтсез тора

опричниклар сафы

Һәм хакимнең авыр

карашы.

Тутырылган ул, гүя, сагыш

белән,

Чишелеш көтәләр барысы.

Телгә килде патша: "Әйе,

хаклы бояр,

Юктыр тормышымда

минем шатлык,

Яхшылар һәм көчлеләрнең

канын коючы

Мин лаексыз бер эттер

һәм сасык.

Чапкын, кол түгел син,

иптәш һәм дус,

Күптер Курбскийның

тугрылары.

Тик нигә сатты сине бик

арзанга?"

Бар Малюта белән, көтә

төрмә диварлары.

Җәзалыйлар чапкынны

җәлладлар,

Алыштыра берсе -

икенчесен:

"Әйтеп бир син

Курбскийның дусларын,

Ач аларның этлек

хыянәтен!"

Һәм патша да сорый:

"Нәрсә чапкын?

Атадымы "карак"

дусларын?

"Патша - аның сүзе бер,

бары тик бер

Данлый ул үзенең

хуҗасын!"

Сүлпәнләнә көн, якынлаша

төнге вакыт,

Шыгырдап ачыла зиндан

капкасы.

Җәлладлар да керә, баш

кисүче,

Башлана эш яңабаштан

тагын...

"О, кенәз, ничек сата

алдың мине,

Бер шелтәлек татлы

мизгел өчен,

О, кенәз, гафу итсен сине

Алла

Ватаныңа хыянәтең

өчен!"

"Ишет мине, Аллам, үлем

алды сәгатендә,

Гафу ит син минем

әфәндемне.

Телем көрмәкләнә, ә

карашым сүнде,

Ә сүзем гел шул, ул

бердәнбер:

"Явыз патша өчен, Аллам,

мин ялварам,

Безнең изге Бөек Русь өчен!

Һәм нык көтәм теләп

алган үлемемне!

Шулай үлде Шибанов та -

өзәңгече...

1840 еллар

Б.Шәйхетдин тәрҗемәсе.

23-26 август, 2015 ел.

Василий Шибанов - 1858 елда "Русский вестник"журналында "Баллада" исемле баш астында басылып чыккан беренче әсәр. Толстой Н.М. Карамзинның "История государства Российского" исемле әсәренең тиешле битләрен шигъри формада бәян итә, анда кенәз Курбскийның Литвага качуы һәм патша җәберләвенә дучар ителгән кенәз Андрейның үзенең тырыш хезмәтчесе һәм бердәнбер дусты Василий Шибанов аркылы Явыз Иван патшага язган хаты турында сөйләнелә. Яхшы күңелле хезмәтче тотып алына, аны патша боерыгы белән җәзалыйлар, ләкин ул, Карамзин сүзләренә караганда, "бернәрсә дә әйтми, коточкыч газаплауларда үзенең хуҗасын мактый һәм аның өчен үлүен уйлап сөенә. Толстой балладага кенәз Курбскийның Явыз Иванга язган хатын да кертеп җибәрә. Вяземский лютый, Васька Грязной, Малюта, Аллаһ тарафыннан кагылган, И.Грозныйның якын дусты Басманов, "Кенәз Серебряный" битләрендә дә, Толстойның драма әсәрләрендә дә еш очрый торган опричниклар тасвирлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев