Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

30 октябрьдә Алексеевск районында Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар

Барысы да истә.

30 октябрьдә Алексеевск районында Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина репрессияләнгәннең кызы Минзәдә Минеш кызы Җәләлетдинова янына бардылар. Кунаклар аңа азык-төлек пакетын тапшырдылар һәм нык сәламәтлек теләделәр. Минзәдә әби күрсәтелгән хөрмәт һәм мондый визит өчен рәхмәтләрен белдерде.

Җәләлетдинова Минзәдә Минеш кызы, 1935 елның 18 гыйнварында туа. Әтисен Чистай төрмәсенә алып барып, анда аны атып үтергән вакытта ул әле бик кечкенә була. Минзәдә әбинең әнисе алты бала белән бер ялгызы кала. Хәзерге вакытта Минзәдә әби Алексеевскида улы гаиләсендә яши. Аның ике баласы, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Бу көнне авыл җирлекләре вәкилләре туганнары репрессияләнгән, әмма соңыннан акланган 6 кешедә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев