Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

8 гыйнварда Россия Герое Александр Супонинский Биләр «Юнармеец» яшүсмерләр клубында кунакта булды

Яшь патриотлар аның тормыш һәм хезмәтенең катлаулы тарихын, шулай ук Псков десантчыларының 6нчы ротасының үлемсез батырлыгы тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар.

Балалар геройга сораулар бирделәр, ә чара ахырында аңардан автограф алдылар. Очрашудан соң кунакка Биләрнең мемориаль комплексын күрсәттеләр.

Александр Анатольевич Татарстан АССРның Чирмешән районы Шешминка авылында туа. 1998 елның көзендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә алына. Хезмәтен 104нче гвардия Кызыл Байрак парашют-десант полкында (Псков өлкәсе) уза. Бүлекчә командиры итеп билгеләнә. 2000 ел башыннан Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

2000 елның 29 февралендә өлкән сержант А.А. Супонинский 6нчы рота составында Шатой районында, Улус-Керт авылыннан ерак түгел, Аргун тарлавыгыннан чыгу юлын ябып, 776.0 биеклектә оборона ала. Десантчыларның позицияләре күп санлы боевиклар һөҗүменә эләгә. 90 десантчының 84е, шул исәптән 13 офицер һәлак була. Аяусыз сугыш барышында Александр Супонинский батырлык һәм каһарманлык күрсәтә, тезе яралануга һәм контузия алуга да карамастан, сафта кала. Россия Федерациясе Президенты указы белән “Төньяк Кавказ төбәгендә законсыз кораллы формированиеләрне бетерүдә күрсәткән батырлыгы өчен” гвардия өлкән сержант Супонинский Александр Анатольевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.

6нчы рота сугышчылары ахыргача көрәште. Алар чигенмәделәр, хәрби бурычларын ахыргача үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X