Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Алексеевск аграр колледжы студентлары өчен «Сайлау хокукы» исемле фильм күрсәтелде

Исегезгә төшерәбез, бу районыбызда «Плюс бер» федераль проекты кысаларында күрсәтелгән икенче фильм.

Әлеге фильм беренче тапкыр республикабыз башкаласында май аенда күрсәтелде. Шуннан соң аны күп сандагы кешеләргә күрсәтергә булдылар, чөнки илебездә абортлар проблемасы бик тә актуаль булып тора.

Миллионлаган тумаган сабыйлар ел саен уйланылмаган гамәлләр нәтиҗәсендә үлә. Фильм җәмәгатьчелек игътибарын әлеге темага җәлеп итүгә юнәлдерелгән, кешеләр нинди адымга баруларын, абортның медицина манипуляциясе генә түгел, ә кеше үтерү икәнлеген аңларга кирәк.

«Фильмны караганнан соң, яшь буынга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Алексеевск благочиниесе благочинные протоиерей Павел Чурашов мөрәҗәгать итте.

Изге Елизавета мәхәл-ләсе кешеләре абортка каршы тематикага мәгълүмати брошюралар тараттылар», - дип сөйләде Елена Фролова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X