Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

«Алексеевск чаң тавышы»кунаклар көтә

"Алексеевск чаң тавышлары" XV кыңгырау чыңы юбилей фестивале чараларының расписаниесе. Шимбә көнне, 27 майда, алексеевскилылар район мәдәният йортында "Кыңгырау чыңы: тарих, традиция, хәзерге заман" фәнни-гамәли конференциясенә чакырыла. Аннан соң сәгать 1 дә Чиркәү мәйданында һәм чиркәү манарасында теләге булган бөтен кеше өчен төрле чаң кагу мәктәпләре вәкилләреннән мастер-класслар булачак.

Якшәмбе көнне, 28 майда, Чиркәүдә иртәнге 8 дән 10 га кадәр бәйрәм гыйбадәте кылыначак.

Фестиваль сәгать 11 дә ачылачак һәм гала-концерт белән дәвам итәчәк. Быел бәйрәм кыңгырау җыены (вечесы) формасында узачак һәм "Гасырлар кайтавазы - кыңгырау җыры" дип аталачак.

Сәгать 1 дә дини һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары катнашында биш сәгатьлек "Фестиваль марафоны" исемле кыңгырау чыңы концерты старт алачак. Ул кичке 6 га кадәр дәвам итәчәк.

Бераз тәнәфес булып алганнан соң кичке 8 дә ачык һавада кичке концерт башланачак. Кыңгырау чыңы бәйрәме кичке 10 да фейерверк белән тәмамланачак.

Иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр Чиркәү мәйданында "Осталар шәһәре" халык һөнәрләре әйберләре ярминкә-сатулары булачак, анда сирәк очрый торган кул эшләре әйберләре сатып алырга мөмкин булачак.

Хәрби-тарихи реконструкцияләрне яратучылар өчен көндезге 11 дән кичке 6 га кадәр икенче мәктәпнең спорт мәйданчыгында "Казаклар бистәсе" ("Казачья слобода") эшләячәк. Шунда ук балалар шәһәрчеге урнашачак. Бу стадионда фестиваль тамашачылары һәм кунаклары өчен автомобильләргә туктау урыны да булачак. Анда керү - автовокзал ягыннан.

Бу көннәрдә бәйрәм чаралары үткәрелү уңаеннан Чиркәү мәйданына керү чикләнәчәк. Ә турыдан-туры фестиваль көнендә Казаков урамында хәрәкәт чикләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев