Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Алексеевск районында санитария-эпидемиология хезмәте тарихы

1922 елның 15 сентябрендә Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кабул ителгән «Республиканың санитар органнары турында» гы декрет кабул ителүгә быел йөз ел тула.

Бу документ санитария-эпидемиология хезмәтенең бурычлары һәм хокукларын дәүләт санитария-контроль органы буларак билгеләде. Шул вакыттан алып, бу дата санитария-эпидемиология хезмәте барлыкка килүне исәпләү башы булып санала. Бу хакта Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов хәбәр итә.

Яңа хезмәтнең барлыкка килү ихтыяҗы илдәге авыр санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында килеп чыккан. Беренче бөтендөнья сугышы, ике революция һәм гражданнар сугышы нәтиҗәләре буенча хаосның горнилында илдә миллионлаган кешенең гомерен өзгән төрле авырулар эпидемиясе көчәя. Яңа хезмәтнең катгый чаралары һәм вәкаләтләре генә яшь Совет республикасына куркыныч тудырган «Испания», холера, тиф һәм башка авырулар эпидемияләрен туктата алды. Әмма санитар-эпидемиологик эш, әлбәттә, 22 нче ел Декреты кабул ителгәнче дә алып барылды. Рөстәм Рафикович йөз еллык хезмәтнең барлыкка килү тарихын тасвирлаучы архив мәгълүматларын китерә.   

1900 елда Казанда укуын тәмамлаганнан соң Лабзин Андрей Петрович Алексеевск волостена беренче медицина хезмәткәре – фельдшер итеп җибәрелә. Ул 21 авылга һәм Алексеевск авылына хезмәт күрсәтә. Медицина пункты ул үзе яшәгән йортта урнашкан (даруханә янында агач йорт) була. 1906 елда земство акчасына районның беренче медицина учреждениесе - 25 койкага Алексеевск хастаханәсе төзелә.

1920-30 нчы елларда районда малярия, трахома көчәя. А.П. Лабзин бөтен мед. персоналны һәм халыкны бу инфекцияләр белән көрәшергә мобилизацияли. Алар ярдәмендә бу авыруларның эпидемиясе 1930 ел ахырына кадәр җиңелде. Поликлиникада бу вакытта малярия станциясе булдырыла, ул клиник лабораториядә урнашкан була.

1936 елда малярия станциясендә мөдир Васнецова Зинаида Азарьевна, химизатор һәм регистратор Мария Ивановна Корчагина, лаборант Иван Шишкин (плазмодиядә малярия һәм гельминтта кан анализларын үткәргән) һәм ике урта медицина хезмәткәре Григорий Чабдаров һәм Михаил Савельев эшли. 1941дән 1947 елга кадәр   станцияне Кизевальтр Ирина Сергеевна җитәкли.

Ул елларда хезмәткәрләр районнарга үгезләрдә, атларда арба җигеп йөргән. СЭС штатында  конюхлар да була. Районнарга бер чыгып китсәләр берничә көн йөреп кайталар, кайчагында, атналар буе куна калалар. Трахома, малярия, дифтерия, корчаңгы, тиф кебек инфекцияләр белән каты көрәш алып барыла.

1946 елда район сәламәтлек саклау идарәсе каршында санитария хезмәте оештырыла. Аның штатына ике кеше генә керә: санинструктор һәм   эпидемиолог ярдәмчесе: Александра Ивановна Калабина һәм Анастасия Васильевна Сачина. Алар районда бөтен санитар-эпидемиологик эшне башкаралар.

1947 елга кадәр санитария-эпидемиология эшен (өлешчә) Алексеевск амбулаториясендә булган малярия станциясе башкара.

1947 елда санэпидем-станциянең яңа штаты раслана, баш табиб Жукова Евдокия Федоровна була; ике ярдәмче сан.табиб Клюшкин Петр Яковлович, Яшков Евгений Иванович, 2 лаборатория, 2 дезинфектор, 2 эпидемиолог ярдәмчесе О.В.Пилишкина  һәм А.В.Сачина,  1 санитар инструктор, 1 санитарка һәм 1 машина йөртүче.

1955 елда малярия станциясен СЭС белән берләштерәләр һәм 1957 елдан баш табиб булып Базина Агрипина Федоровна эшли һәм ул 1980 елга кадәр эшли.

 

 

Базина А. Ф.

 

1980 елдан 1996 елга кадәр Алексеевск районында санитария хезмәтен баш табиб Гыйләҗева Светлана Максумовна җитәкли.

 

 

Гыйләҗева С. М.

1996 елдан башлап 2005 елда үзгәртеп коруга кадәр баш табиб Хөснетдинов Рөстәм Рафыйк улы була.

1960 елдан алып 2005 елда үзгәртеп коруга кадәр Алексеевск СЭСыннан - Биләр авылына (район үзәгеннән 55 км ераклыкта) филиал эшли. Аларның аерым биналары, ГАЗ-52 автомобиле базасында күчмә дезкамералары бар иде. Филиал штатында эпидемиолог ярдәмчесе, дезинструктор, машина йөртүче иде. 1973 елдан 2005 елга кадәр күп еллар филиал эшен Шакирова Рамилә Мөнип кызы башкара. Ул 2002 елда «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» РФ медале, «2002 елда Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен» күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнә. 2004 елда «ТР Сәламәтлек саклауның Мактаулы хезмәткәре» күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнә. Һәм 73 яшендә дә Биләр авылындагы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләвен дәвам итә.

 

 

Шакирова Р.М.

 

1973 елда районыбызның санитария хезмәтенә Хәйруллина Тәнзилә Хөсәен кызы эшкә урнаша.

Районыбызда эшләү тарихы. 1971-1974 елларда ул Урта Тигәнәле участок хастаханәсендә санитар фельдшер, 1975-1992 елларда Алексеевск районының санитария-эпидемиология хезмәтендә табиб ярдәмчесе, 1992-2005 елларда Алексеевск районының дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәгендә табиб эпидемиолог ярдәмчесе, 2005-2008 елларда «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе филиалының Чистай районындагы Алексеевск бүлегендә табиб эпидемиолог ярдәмчесе булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2004 елның декабре).

 

 

Хәйруллина Т.Х.

 

70-90 елларда санитария хезмәте штаты 35 штат берәмлегеннән торды. ГАЗ-52 базасында ике күчмә дезинфекция камерасы һәм ике җиңел машина бар иде. Хезмәт санитар-гигиена һәм эпидемиология бүлекләреннән, бактериология һәм санитар-химия лабораториясеннән һәм профилактик дезинфекция бүлегеннән торды. Ул төрле елларда төзелгән 4 бинада урнашкан иде.

Районыбызның санитария хезмәтендә озак еллар санитария табибы ярдәмчесе Яшков Евгений Иванович, лаборант Корчагина Мария Ивановна, лаборант-химик Митачкина Мария Ильинична, лаборант Исаева Антонина Андреевна, дезинфектор Имаметдинова Роза Николаевна; машина йөртүчеләр - Анатолий Васильевич Иванов, Пантелеев Тимофей Федорович, Усанов Анатолий Владимирович; лаборант бактериолог Кузнецова Лидия Александровна; санитар табиб ярдәмчесе Колчина Ектерина Федоровна, дезинфектор Агапова Нина Игнатьевна, дезинфектор Абрамова Нина Петровна хезмәт итә.

2005 елда яңача оештырылганнан соң, районыбызда санитария хезмәте 5 кешедән торган Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай районында һәм Чистай шәһәрендә территориаль бүлеге (территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Р. Хөснетдинов җитәкли) һәм 11 кешедән торган «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе филиалының Алексеевск бүлеге (бүлек мөдире Н.И. Сидорова) тарафыннан тәкъдим ителде.

Күп еллар эшләп, лаеклы ялда булган санитария хезмәте ветераннары: табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Хәйруллина Тәнзилә Хөсәен кызы, табиб –эпидемиолог ярдәмчесе Шакирова Рамилә Мөнип кызы, мед. статист Кринина Александра Владимировна, фельдшер –лаборант Кравец Нурия Кәримулла кызы, санитарка Платова Валентина Михайловна, лаборант Синтюрева Валентина Михайловна, санитар табиб ярдәмчесе Фәссахова Гүзәлия Мөнип кызы.

1986 елда санитария, гигиена, эпидемиология белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Габделкәбирова Мөршидә Муса кызы Алексеевск районы санитария-эпидемиология хезмәтендә табиб-эпидемиолог булып эшкә урнаша. 30 ел табиб-эпидемиолог булып хезмәт иткәннән соң, ул 2015 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай районында территориаль бүлегендә баш белгеч-эксперт вазыйфасыннан лаеклы ялга чыга. 2010 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә.

 

 

Габделкәбирова М.М.

 

2017 елдан башлап Алексеевск районында 2 территориаль бүлек хезмәткәре һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалының Чистай, Спас районнарында 6 хезмәткәр эшли.

Хәзерге вакытта Алексеевск районында Роспотребнадзорның 2 хезмәткәре һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Түбән Кама районындагы филиалының 3 хезмәткәре эшли.

Хәзерге вакытта Алексеевск районында санитария хезмәте Ленин ур., 63 һәм Совет мәйданы, 2 (Роспотребнадзор) йорт буенча урнашкан.

 

Алексеевск районы малярия станциясе коллективы, 1951 ел.
 

Коммуналь гигиена буенча табиб ярдәмчесе Шәйхетдинова Татьяна Александровна, табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гайнулова Гөлнара Таһир кызы, дезинфектор Гулиева Лидия Петровна.
 

 

Территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Хөснетдинов Рөстәм Рафыйк улы, баш белгеч-эксперт Шәйхетдинова Чулпан Габделгазиз кызы.
 

 

 

 

Эпидемиолог ярдәмчесе Хәйруллина Тәнзилә Хөсәен кызы районның эпидемиолог картасын анализлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев