Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Алексеевскилыларны бөтендөнья язучылар көне белән котлыйбыз

3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар "International PEN Club"ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә.

1921 елда оешкан халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клубның башлангычы Лондонга барып тоташа. "PEN" аббревиатурасы Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ул шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата.


Клуб язучы Кэтрин Эми Доусон-Скотт ярдәме белән оеша, ә аның беренче җитәкчесе булып Джон Голсуорси санала. Оешма дөньяда сүз иреген яклау, фальсификацияләү, ялган мәгълүмат таратуга, фактларны дөрес күрсәтмәүгә каршы булу белән шөгыльләнә.


Клуб әгъзалары карары белән, 3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне аерым уңышларга ирешкән язучыларны хөрмәтләү чаралары була.


Рус ПЕН-клубына 1989 елда нигез салына, аның штаб-фатиры Мәскәүдә урнашкан. Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярскида клубның бүлекләре ачылган. Россиянең әлеге клубында 250 әгъза исәпләнә.


Татар ПЕН-клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата. Аның составында 30 кеше - язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар ПЕН-үзәгенең президенты - Разил Вәлиев (беренче президенты - Туфан Миңнуллин), башкаручы директоры - Әхәт Мушинский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев