Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Алексеевскилылар правослауларның төп бәйрәмен- Раштуаны төнге гыйбадәттә каршы алдылар

7 гыйнварга каршы төндә бистәбезнең Воскресенск чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте узды.

Көчле салкынга карамастан, йөзләгән алексеевскилы Раштуа уразасы тәмамлану уңаеннан гыйбадәт-ханәгә килде.

Бәйрәм гыйбадәтен Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов үткәрде. Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне Раштуа бәйрәме белән котлыйм.

“Менә инде ике мең елдан артык якты Вифлеем йолдызы дөньяның барлык христианнарына дингә, хакыйкатькә һәм әхлакый камил-леккә юлны яктырта, халыкның күңелен өмет, мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулыландыра. Шушы вакыт эчендә Раштуа күп илләр һәм халыкларның көндәлек тормышына һәм мәдәниятенә ныклап үтеп керде, гомумкешелек цивилизациясенең аерылгысыз өлешенә әверелде.

Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди.

Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек телим. Изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Аллаһы Тәгалә сезне үзенең ярдәменнән ташламасын. Сезнең барыгызга да тагын бер кат исәнлек, тынычлык, иминлек телибез»,- дип  дин тотучыларга Павел атакай Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл атакайның сүзләрен җиткерде.

Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торды, ягъни ураза тотты. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.

Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган. Әлеге көн, табигатьнең кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.

Бәйрәм уңаеннан правослау динендәгеләр 7 гыйнварда төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Шушы көннән башлап, христиан дөньясы тарихында ел исәбе яңадан алып барыла башлый.

 Ә 7 гыйнвар көнне гыйбадәтханәдә догалар кылынды, анда район башлыгы Сергей Демидов якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне, дин әһелләрен һәм мәхәллә кешеләрен бәйрәм белән котлады.

Сергей Анатольевич балаларга үз иманнарын ныгытырга, шулай ук ныклы сәламәтлек теләде һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук якшәмбе мәктәбенә акустик система тапшырды. Малайлар һәм кызлар бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм җавап итеп шигырьләр сөйләделәр, Раштуа колядкаларын җырладылар һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

Микрофоны белән музыкаль колонка шул ук көнне кирәкте, ул көнне якшәмбе мәктәбендә Раштуа концерты булды, анда балалар иҗади номерлар уйнадылар һәм сәхнәләштерелгән әкият күрсәттеләр.

Раштуа бәйрәмендә Дмитрий Тростянский исемендәге якшәмбе мәктәбендә дә тәрбияләнүчеләр өчен традицион бәйрәм чарасы узды. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм «Бәхетсез ятимә» сәхнә күренешен күрсәттеләр. Чара ахырында чиркәүнең настоятеле балаларны бәйрәм белән котлады һәм чарада катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Һәр бала татлы бүләк алды. Бәйрәмгә «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде, алар да игътибарсыз калмады: Павел атакай һәм Фотиния анакай аларга татлы ризыклар тапшырдылар.

Һәр елны гыйбадәтханә терри-ториясендә Раштуа вертепы барлыкка килә. Салкын һава торышына карамастан, аны инде ун ел рәттән Долгов Роман ясый. Бу эштә аңа Алексей Бахимов ярдәм итә. Бергәләп алар Раштуа матурлыгын тудыралар -кечкенә Христос туган урынны ясыйлар. Вертеп кардан ясалган һәм матур утлар белән җиһазландырылган.

“Алексий белән Романга рәхмәт әйтәсе килә! Алар тыныч кына изге эшләр кылып йөриләр, үз хезмәтләре белән Коткаручыны данлыйлар. Барысы өчен дә Аллаһыга шөкер”, - дип уртаклашты гыйбадәтханә хезмәткәре Галина Кривкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев