Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән!

Шушы искиткеч бәйрәм алдыннан район кешеләрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлады:

- Кадерле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре, кырыс корылык шартларында уңыш өчен көрәштә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт һәм котлау сүзләрен кабул итегез! Барлык кыенлыкларга да карамастан, әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешелде. Бу елның тугыз аенда районда 25 мең тонна сөт, 2 мең тонна ит җитештерелде, 83 мең тонна бөртекле ашлык үстерелде, шуның белән уңышлылык гектардан 17,1 ц тәшкил итте; 10 мең тонна печән, 91 мең тонна сенаж, 70 мең тонна силос әзерләнде: бер шартлы терлеккә 30 ц азык берәмлеге хәстәрләп куелды. Моннан тыш, 23 мең гектар көзге культуралар чәчелде. Боларның барысыфна да сезнең тырышлыгыгыз аркасында ирешелде, хөрмәтле авыл эшчәннәре! Хезмәтегез һәм каһарманлыгыгыз соклануга һәм мактауга лаек. Һәркем дә бит авылда эшләргә сәләтле түгел - мондый хезмәт аерым караш таләп итә.

Тагын бер кат сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга, сезгә һәм гаиләләрегезгә, бәхет, иминлек, һәм муллык теләргә рөхсәт итегез! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев