Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Авыл мэктэбенен кечкенэ тарихы

Актив хәбәрчебез, Кыр Шунталысы авылыннан Шәүкәт абый КАМАЛОВ газетага кызыклы-кызыклы мәкаләләрен гел җибәреп тора. Менә бу юлы да без аның үз авылының кешеләре, җитәкчеләре, укытучылары, аларның тормышы турындагы мавыктыргыч язмасын тәкъдим итәбез. Ул сезгә дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, кызык булыр, дип уйлыйбыз.

- Хөрмәтле редакция! 2016 елда Галим Хисамиевның Кыр Шунталысы тарихы турындагы китабы басылып чыкты. Китаптагы берничә язманы "Таң" газетасы редакциясе дә бастырып чыгарды. Кыйммәтле китап ул. Иң мөһиме - китапта язылганнар архив документларыннан алынган. Китапта исемнәре телгә алынганнарның күбесе бу дөньяда юк инде. (Урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәттә итсен иде).

Минем бу язмам исемнәре телгә алынып, арабыздан киткәннәргә дога булып барсын иде. Исәннәргә, әле дә арабызда яшәүчеләргә исәнлек-саулык, яшәү бәхете бирсен иде. Язмамдагы вакыйгалар барысы да үзем катнашып, үзем күреп, үз башымнан кичереп язылды. Гомер тиз үтә бит.

Мин язган вакыйгаларның да тере шаһитлары булмас. Шаһитлар язып, сөйләп калдырган вакыйгалар бик тә кадерле, кыйммәтле була. Булган хәлләрне икенче, өченче кешедән ишетү бик үк дөрес булмаска мөмкин, булмый да.

25 ел әзме, әллә күпме? Тарих өчен бер мизгел генә, ә кеше гомере өчен күп. Мәктәп тарихына кергән КАМА (Камалов, Әүхәдиев, Мәҗидуллин, Әхмәтҗанов - фамилияләр татарчалаштырып бирелде) тарихында катнашучылар Дилбәр Касыйм кызы Кыямованың арабыздан киткәненә - 15 ел, Марс Харрас улы Әхмәтҗановка - 28 ел, Гыймран Хафиз улы Миңнехановка 22 ел үтте. Язмамда хата китсә, кемнедер катырак сүз белән искә алсам, гафу да үтенәм, үпкәләмәссез, дип уйлыйм. Бары дөресен генә язам. Матур күрсәтергә күңелем (вөҗданым) кушмый.

Мәктәп тормышы, укытучы булу балачак хыялым иде. Авыл хуҗалыгы техникумында укып, техник-механик белгечлеге алсам да, икенче һөнәрем укытучы иде. Укытучылыкка беренче мәртәбә Нургали абый Әхмәтҗанов тартты. 1962-63 елларда Хөкүмәт карары белән авылда механизаторлар курсы оештырылып, шунда җитәкче, укытучы булырга туры килде. 1966-71 елларда Рәфкат Габдрахман улы Насыйбуллин белән эшләдек, ул директор иде.

Партоешма секретаре (12 ел), авыл Советы рәисе (2,2 ай) булып эшләгәндә укытучылар коллективыннан башка эшләп булмый, дисәм дә дөрес була. Сайлауларны гына искә төшерик. Укытучы агитатор да, комиссияләрдә дә алар.

Заманында өй саен йөреп йон, йомырка, сөт тә җыйдылар. Мәрхүмә Фәүзия Миңгали кызы Шиһабетдинова (Рәхимова): "Тагын нинди эшләрең бар, өйгә дә кайткан юк бит", - дип әйтә иде. Вафия Нурлыгаян кызы Исламова да үпкәләмичә генә (алда аның исеме булыр әле): "И, Шәүкәт абый, нәчәлство килеп киткәч, кыр станында тәмәке төпчеге дә җыйдык бит", - дия торган иде. Булды андый хәлләр.

1982 елның җәе иде. Авылда зур семинар булды ул елны. Кереш сүземнең озынгарак китү сәбәбе - алдагы язмамны тулыландыру, аңлау җиңелрәк булсын өчен яздым. Мәктәп кооперативы оешып, укытучыларның, укучыларның җәйге ял вакытында җирдә эшләүләре бераз гаҗәп булып тоелса да, үткәннәрне искә төшерсәк, могҗиза юк кебек.

Укытучыларның өстәмә эшләре булып колхоз кырларын саламнан чистарту, бәрәңге, чөгендер алу, урып-җыюда катнашу, ындыр табагында бөртек чистарту, хөкүмәткә ашлык озату, фермаларга көл, күмер илтүләр һәм башка тавык та чүпләп бетермәслек эшләр дә тора иде.

Укучылар (укытучыларсыз булмый инде) белән мәктәп колхозы оештырган еллар да булды. Үземнең инануымча, авыл җирендә мондый эшләр кирәк булгандыр. Мәктәптә укучыларның хезмәт тәрбиясе алулары - тормыш өчен иң кирәге. Бу хезмәт укытучы белән укучыны якынайта, укучының укытучыга карата хөрмәтен арттыра, фикердәш тә итә.

Бүген кемнең башына килгәнлеген хәтта төгәл генә әйтә дә алмыйм, без, дүрт укытучы Раниф Әхмәтов, Марс Әхмәтҗанов, Әнвәр Мәҗидуллин, Шәүкәт Камалов, 1992 елда җир алып эшләргә булдык. Билгеле, бу эшне үзебез генә эшли алмыйбыз, мәктәп коллективы кирәк. Кооператив законлы булсын өчен коллективның ризалыгы кирәк.

Җир алуны, кооператив оештыруны мәктәп директоры Гыймран Миңнехановтан кала укытучылар бердәм яклап чыктылар. Җир алуга бигрәк тә Марс Әхмәтҗанов шатланды. Тәкъдимне дә ул бирде кебек. Әнисе Нурания дә безне үсендереп җибәрде.

Җир алу ниятебезне колхоз рәисе Нургазиз Кыямов та хуплады. Чәчү орлыгы, ашлама, техника белән ярдәм итәргә булды.

Шәүкәт абый КАМАЛОВның "Авыл мәктәбенең кечкенә тарихы" исемле мәкаләсен бирүне дәвам иттерәбез.

Юридик оешма законлы булсын өчен район башлыгының рөхсәте, карары кирәк иде. Ул чактагы район башлыгы Алексей Иванович Демидовка бардык. Билгеле, кооперативның уставы булырга тиеш. Тиз арада (әйтүе генә җиңел) анысын да эшләдек.

Алексей Иванович ниятебезне хуплап, карар чыгарып, рөхсәт тә бирде. Уставта каралганча, кооперативның бурычы (эшчәнлегенең төп максаты), беренчедән, мәктәп коллективын (укучыларны) үзебез җитештергән продукция белән тәэмин итү булса, икенче яктан, укучыларны хезмәт тәрбиясенә тарту иде.

Уставта күрсәтелгәнчә, кооператив 3,5 га шикәр чөгендере, 3,5 га бәрәңге, 8 га бодай үстерергә планлаштырды. Исәп шикәр чөгендерен Нурлатка тапшырып, шикәр комы алу иде. Безнең бу ниятебезне Алексей Иванович, "Сельхозтехника"ның район берләшмәсе управляющие Владимир Константинович Козонков, колхоз рәисе Нургазиз Вәгыйз улы Кыямов берсүзсез хуплагач, эшкә тотындык.

Үзем эшләгән "Тельман" совхозы директоры Николай Григорьевич Баранов янына бардым. Совхоз укучылары да Шунталыда укыйлар бит. Кешелекле, ярдәмчел җитәкче иде. ДТ-75 тракторы, чөгендер алу өчен яссы кискеч бирде.

Совхоз инженеры В.А. Гвардеев тракторны рәсмиләштерергә ярдәм итте, запчастьләр белән булышты. Колхоз мастерскоена алып кайтып, ДТыбызны яхшы хәлгә китердек. Колхоз трактор арбасы, бәрәңге чәчкеч (СН-4Б) бирде.

Колхоз яңа чәчкеч алды. Безгә биргәне күп ремонт сорый иде. Айга якын ремонтлап яңарттык. Шуның белән колхозчылар бакчаларын утырттылар. "Тельман" совхозы да бәрәңгесен безнең чәчкеч белән утыртты.

Икенче елны без бәрәңге утыртмагач, сажалка кулдан-кулга китте, ватып, яңадан иске урынына - металл ватыкларына ташладылар. Сөйләшеп, "Тельман" совхозы агрономы Е.Л. Трошин Нурлаттан шикәр чөгендере орлыгы алып кайтты.

"Родники совхозы директоры Кәлимулла Хамматвәлиевтан ЮМЗ тракторы скелеты алып кайттык. Җыеп булмады. "Игенче" совхозы директоры Илгизәр Әхмәтов янына бардык. Илгизәр белән кооперативчы Раниф Әхмәтов - сыйныфташлар.

Дипломатиябез уңышлы булды. Илгизәр Мортаза улы эшкә ярый торган МТЗ-50 тракторы бирде. Йөрү-мәшәкатьләрне язып кына бетерерлек түгел. Сизәбез, укытучылар безнең хәлне сүзсез генә яклыйлар, рухи яктан булышалар.

92 нең язы иртә килде. Апрель азагында кыр эшләре бара иде инде. Бодайны, чөгендерне дә чәчтек. Бәрәңге утыртасы бар. Бәрәңге орлыгын колхоз бирә, орлык - подвалда. Укучы, игътибар ит әле: укытучылар дәрестән соң киемнәрен алмаштыралар да, салкын, юеш подвалда бәрәңге чүплиләр. Дилбәр Кыямова авырый да иде, эштән калмый, зарланмый эшләде. Бу эшләр барысы да бушлай башкарылды, акча түләүче юк.

Бәрәңгене 3 майда утыртып бетердек. Бу урында тракторчыбыз Марс турында да язмыйча булмый. Яшь, энергиясе ташып тора, тракторда эшләргә ярата иде. Осталыгы да бар. Кайвакыт мин дә утыра идем. Минем эшне ошатып бетермичә : "Шәүкәт абый, ял ит, үзебез эшлибез", - дип әйтә иде.

Килешергә туры килә иде. Чөгендерне алганда аны өскә күтәрү өчен яссы кискечне бик төгәл йөртергә кирәк. Дөрес бармаса, чөгендерне кисә, эш брак була. Бу эшне дә Марс кына эшли иде. Укытучы-физик үз эшенең дә фанаты иде.

Эшләребез җайлы гына баргач, күңелләр дә күтәренке, безнең эш белән кызыксынучылар да күп. Механизаторлар да төрле яктан ярдәм итәргә тырышалар, итәләр дә. Үзебез дә иртән сәгать 3 тә торып, колхоз эшкә тотынганчы тырма, катоклар алып, эшләп куябыз.

Иң җаваплы, зур эшләребезнең берсе - шикәр чөгендерен үстерү. Хезмәт куймыйча гына уңыш алып булмый, оятка гына калуың бар.

Чөгендер тигез, яхшы тишелеп чыкты. Рәт араларын эшкәртергә совхоз директоры Н.Г.Баранов техника бирде.

Бәрәңге җиребезне эшкәрткәндә Ранифның бабасы (хатынының әтисе) Сәхап Сәләхиев булышты. Көпчәкле Т-4 тракторы белән тырмалады, өйде. Язуым җиңел генә кебек булса да, эшләребез күп хезмәт куюны сорый иде. "Ура!" кычкырып кына эш бармаганын һәркем белә инде.

Эшебездә мәшәкатьләре, авырлыклары белән бергә мәзәккә охшаган хәлләр дә булды. Шуларның берсе бодай чәчкәндә килеп чыкты. Марс - тракторда, Раниф, Әнвәр чәчкечтә орлык, ашлама салалар. Чәчкечтә орлык беткәч, Марсны туктаталар. Марс сикереп төшә дә, чәчкеч өстенә менеп, авыл ягына карап, куллары белән ниндидер ишарәләр ясый. Чәчкеч өстеннән төшеп, канәгатьләнеп, агрегат тирәли әйләнеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев