Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

АВЫР ЯШЬЛЕКТӘН БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫККА КАДӘР

ГОМЕР БИК ТИЗ ҮТӘ. НИ КЫЗГАНЫЧ, ЕЛЛАР ШАТЛЫКЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ, КАЙГЫ-ХӘСРӘТЛӘРЕН ДӘ, АВЫР ЮГАЛТУЛАРЫН ДА КАЛДЫРЫП КИТӘ. ХАТЫН-КЫЗ ИҢНӘРЕНӘ СЫНАУЛАРНЫҢ ИҢ АВЫРЫ ТӨШӘ. ТҮБӘН ТИГӘНӘЛЕ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДРИЯ АПА ВӘЛИУЛЛИНАГА ДА БУ ДӨНЬЯДА ШАТЛЫГЫН ДА, ХӘСРӘТЕН ДӘ КҮП КҮРЕРГӘ ТУРЫ КИЛӘ. ЛӘКИН ГОМЕР ҺИЧ КЕНӘ ДӘ ТУКТАЛЫП ТОРМЫЙ, УЛ АЛГА...

Карлар эреп, сулар агып, чирәмнәр яшәреп, алмагачлар, шомыртлар чәчәк аткан, кырларда чәчүләр чәчелеп, язгы эшләр беткән чак. Бу - табигатьнең иң матур мизгеле. Шул матурлык сыйфатларын яңартып, шул хозурлыкка ямь өстәп, 11нче бала булып әниебез Кадрия Кашаф кызы, ямьле май кичендә дөньяга килгән.
Әти-әниеңә шатлык, картлык көннәрендә аларга таяныч, үсеп җитеп кияүгә киткәч, иргә тугрылыклы хатын, балаларга әни бәхете алып килгәнсең.
Сугыш язмышы белән яшьли әтисез, туганнарсыз, газиз әниең ирсез калгансыз. Әниең сезне ятим итмәгән, үстергән, кеше иткән. Ә шулай да авырлыкның калын башы сиңа төшкән. Сер бирмичә, сынатмыйча яши биргәнсең.
1964 елның февралендә әтиебез Галиулла белән гаилә учагы кабызып җибәргәнсез. Гаиләдә өч сабый дөньяга килгән: Сурия, Ирек, Алия. Шул балаларны үстереп, аякка бастырганда кинәт аяз күкне кара болыт каплый.
Әтиебез кинәттән фаҗига чыгып, үлеп китте. Әнием, син тагын ятим, ялгыз, ирсез хатын булып калдың. Бөтен тормыш авырлыгын өстеңә алып, өч балаңны кеше итеп урнаштырдың.
Тормышың, әни - шау чәчәкле алмагач бакчасы, шул алмагачтагы өлгермәгән әче алмаларның әчесен йота-йота яшәдең. Алмалары өлгереп, татлы-баллы булгач, өлгергәч, тигез итеп бүлә белдең. Әнием, сиңа без мең-мең рәхмәтле. Син безне кеше иттең, юктан бар ясадың, пөхтәлеккә-чисталыкка, ягымлы, сабыр, ярдәмчел булырга өйрәттең.
Өч шатлыгыңның биш баласы, оныкларың Дамир, Ләйлә, Зилә, Илүзә, Илназга шушы тәрбияне, төпле киңәшләреңне биреп үстердең. Балаларың, оныкларың кайсы кая таралышып бетте. Тормыш корып, яныңда улың Ирек, киленең Фәния калды. Бүгенгесе көндә рәхәтләнеп, хөрмәттә, бергәләп яшисез. Балаларың, оныкларың кайткан саен, колач җәеп каршы киләсең, мең рәхмәт сиңа!
Яраткан әниебез, зур әниебез, синең өчен газиз балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың исеменнән туган көнең белән котлыйбыз! 80 яшьлек юбилееңда бары тик тыныч картлык, исәнлек-саулык, сәламәтлек, күтәренке күңел, аяз күк йөзе, гел шулай елмаеп, безнең нигез учагын сүндермичә, безне каршы алып, озатып калуыңны, киленең, малаең тәрбиясендә рәхмәтле булып газиз әни, күршеләр өчен гел шундый шат күңелле күрше апа булып калуыңны телибез!
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк!
Бу күркәм бәйрәмдә барлык туганнарыңны, дусларыңны, якыннарыңны бер табын янына җыярга язды Аллаһы Тәгалә. Һәрвакытта да синең җылы сүзләрең, чын күңелдән сөйләшүләр берләштерсен, балаларыңның шат авазы илhам чыганагы булып.
Сиңа гомер буена шатлыклы кәеф юлдаш булсын, якыннарыңның елмаюы йөрәкләрегезне жылытсын.
Сиңа сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, сүрелмәс яшәү көче hәм гомерләреңнең hәр көнен якыннарыңның күңел жылысын тоеп, исән-имин яшәвеңне теләп калабыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев