Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Балалар һәм әти-әниләр өчен көтеп алынган бәйрәм

Алексеевск районының барлык мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады. Уку елы үзенчәлекле шартларда башлана.

Биләр укучыларын һәм педагогларын яңа уку елы башлану белән район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков котладылар.

«Без яңа уку елын катлаулы шартларда башлыйбыз. Әмма сез, хөрмәтле педагоглар, балаларны дистанцион укытуны лаеклы оештырып, шәхси үрнәгегез белән теләсә нинди бурычларны да лаеклы башкарып чыга алуыгызны исбатладыгыз. Балалар, сезгә уңышлар һәм шушы гүзәл мәктәптә тырышып укуыгызны телибез! Сәламәт һәм имин булыгыз!»- дип мөрәҗәгать итте биләрлеләргә Сергей Демидов.

Федор Батков биләрлеләрне шәхсән үз исеменнән, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә котлады, аның мөрәҗәгатен укыды:

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, барлык оештыручыларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.

1 сентябрь җиткән саен безнең йөрәкләребез туган мәктәбебезгә, яраткан укытучыларыбызга, сыйныфташларыбызга карата иң җылы хисләр белән тула. Бу тормышта бик күп нәрсәгә ирешүебез белән без мәктәпкә бурычлыбыз, чөнки ул – мавыктыргыч белемнәр, иҗади ачышлар, кыю хыяллар, җаваплы гамәлләр һәм ихлас дуслык урыны булган бер дөнья. Хөрмәтле укытучыларыбызга, югары уку йортларының профессорлар-укытучылар составына, барлык мәгариф системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына татарстанлыларның һәм республикабызның яшь буыны хакына фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Яңа уку елы сезгә иҗади җиңүләр шатлыгы китерсен һәм сезнең иң яхшы башлангычларыгызга яңа ышаныч бирсен!

Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар, Белем көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X