Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Батырлык көне белән!

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: «23 февраль-бөтен халыкның яраткан бәйрәме. Бу көнне без гомерен Ватаныбызны саклауга багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез, илебез азатлыгы өчен кан койган сугышчыларны искә алабыз. Без яшь буынга данлы сугышчан традицияләрне сакларга, Ватанга фидакарь хезмәт итәргә өйрәнергә, гражданлык...

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә:
«23 февраль-бөтен халыкның яраткан бәйрәме. Бу көнне без гомерен Ватаныбызны саклауга багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез, илебез азатлыгы өчен кан койган сугышчыларны искә алабыз. Без яшь буынга данлы сугышчан традицияләрне сакларга, Ватанга фидакарь хезмәт итәргә өйрәнергә, гражданлык бурычын намуслы үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәбез. Иң җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кадерле ветераннарыбызга юллыйбыз. Сезнең каһарманлыгыгыз һәм сугышчан батырлыгыгыз мәңгегә бөтен кеше өчен ориентир булды. Сезнең турыда кайгырту-изге бурычыбыз!
Халкыбыз үзенең данлы улларына, Ватанын саклаучыларга һәрчак тирән ихтирам белән карады. Россиянең күп гасырлык тарихында алар Ватанга тугры һәм риясыз хезмәт иттеләр һәм аны басып алучылардан сакладылар.
Иң җылы теләкләрне хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, бүген балалары сугышчан бурычларын үтәүче ата-аналарга җиткерәсе килә.
Сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм аларны армиядә хезмәт итүгә әзерләү буенча игелекле хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Бу көнне ихлас рәхмәт сүзләребезне Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән һәм соңгы унъеллыкларның локаль бәрелешләрендә кырыс сынауларны намус белән үткән бөтен кешегә әйтәбез.
Фидакарьлегегез һәм тыныч күгебез өчен алдыгызда баш иябез!»
* * *
Бу котлау артыннан ук редакциябезгә тагын бер хат Алексеевск районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дмитрий Деруновтан килде.
"Иртәгә бөтен илебез иң халыкчан һәм Россиядә иң хөрмәт ителә торган бәйрәм-Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәк.
Без Бөек Ватан сугышларында сугышкан якташларыбыз, Кораллы Көчләр ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, контракт һәм чакыру буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләребез белән горурланабыз.
Хөрмәтле алексеевскилылар! Россия Кораллы Көчләренең иң төп бәйрәме-Ватанны саклаучылар көне белән иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Барыгызга да сәламәтлек, сабырлык, ныклык, кыюлык, тынычлык һәм игелеклелек телибез. Кулларына корал тотып бүген Ватанны саклаучы, шуның белән әтиләренең һәм бабаларының данлы традицияләрен дәвам иттерүче сугышчыларыбызның әти-әниләрен котлыйм.
Хөрмәт һәм дан сезгә, батыр Ватанны саклаучыларыбыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев